поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 10.05 "Муса.Моабит". Кариев театры, 13:00 / 18:30.
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Гөлназ Мирхәлилова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
20.04.2010 Авыл

ТАТАРСТАНДА ЯҢА ТӨР АВЫЛЛАР БАРЛЫККА КИЛӘЧӘК

Соңгы елларда авылларны саклап калу йөзеннән, дәүләт төрле чаралар күрә башлады. Әйтик, авыл җитештерүчесенә ягулыкка, ашламага ташламалар бирелә. Ләкин дә хезмәтчәнгә шулкадәр көч белән тапкан продукциясен шактый арзан бәягә сатып җибәрергә туры килә. Шуңа да яшьләр акчалырак эшкә, шәһәр җиренә китү ягын карый.

Хәзер авылга яңа технологияләр кертү белән бергә, авыл кешесенә яшәү, ял итү өчен дә уңайлыклар тудыру турында уйланулары да ныграк сизелә. Әйтик, “Үтемле торак” илкүләм проекты кысасында авыл белгечләренә йортлар салына. Авылга укытырга кайткан яшьләргә өстәмә акча түләнеп баруы да мәгълүм.

 

Ял итү дигәннән, бүген авыл мәдәният хезмәткәрләрен йә шул ук авылдашлары көче белән, йә читтән профессиональ җырчылар чакыртып, даими рәвештә күңел ачу программалары оештырып торырга кушалар. Авыл җирендә кинотеатрлар да булдырмакчылар ди әле. Моның өчен шартлар булмаса, күчмә кинотеатрларны эшкә җикмәкчеләр. Барысы да авылны яшәтү, авылда яшьләрне калдыру өчен.

 

Ульян өлкәсендәге эшмәкәр Юрий Шевченко бетеп баручы авыллар проблемасын чишү юнәлешендә үз проектын тәкъдим итә. Ул – Россия өчен яңа булган авыл төрен торгызу. Анда эшләү тормыш-көнкүреш итү өчен заманча шартлар тудырылган. Ике катлы йортлар, һәр хуҗалыкта мини ферма, заманча җиһазландырылган мәктәп, кинотеатр, ресторан һ.б. Бер уйласаң, әкият кебек. Ләкин илебездә авылның яңарасына ышанган инвесторлар проектка 1 миллиард сум акча кертеп, Ульян өлкәсендә Александровка бистәсен төзеп ята. Исәпләүләр буенча, проект 7 ел эчендә үз-үзен аклап, елына 1,5 миллиард сумлык табыш китерергә тиеш.

 

Татарстан инвесторлары да мондагы шартлар белән танышып кайткач, күршедәге тәҗрибә хакында республика Президентына җиткергән. Узган шимбәдә Рөстәм Миңнеханов Татарстан авыл хуҗалыгына кагылышы булган барлык кешеләрне җыеп, Ульянннан килгән кунаклар белән бергә “Яңа авыл” проекты белән танышты.

 

Проект авторы Юрий Шевченко сүзләренә караганда, мондый авылларда яшәүчеләр бәйге нигезендә сайланып алына. Аларның яшь (30га кадәр), авыл хуҗалыгы өлкәсендә югары белеме булуы таләп ителә. Сайлап алгач, авыл хуҗалыгында идарә итүче компания һәр гаилә белән 10 елга килешү төзеп, гаиләнең мини-фермасы өчен мал-туар бирә. Хезмәтчән шул вакыт дәвамында фермада терлек асрап көн күрергә тиеш була. Ә инде аннан соң ул бу ферманы үзенә калдыра ала. Проект авторы әйтүенчә, мондый авылда яшәүчеләр аена башта 15, ә аннан 25-30 мең сум акча алып эшли.

 

ТР Президенты Ульян өлкәсенең «Яңа авыл» проекты белән кызыксынып, аны Татарстанга гамәлгә кертергә тәкъдим итте. «Безгә бу эш буенча хезмәттәшлек итү юлларын табарга кирәк. Бәлки, белгечләребезнең мондый авыллар салу технологиясенә өйрәнеп кайтуы да таләп ителер», – ди Рөстәм Миңнеханов.

 

Татарстанның берәр районда беренчел проект рәвешендә яңа авыл төзү карала. Аның авыл хуҗалыгы өлкәсендәге фәнни-инновацион үзәк буларак формалашуы да ихимал. Бүген үк ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында бу проект белән шөгыльләнә торган эшче төркем оешкан.


Миләүшә ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ | 19.04.2010
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»