поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
12.02.2019 Шоу-бизнес

Татарча солянка концерты: бәйрәм һәм “любовник” турында уйланулар

Узган шимбә Филармония концертлар залы иң популяр артистлар эпицентрына әйләнде. “Татарча солянка” Мәскәү, Уфа, Буа, Чаллы һәм башка шәһәрләрдә яшәүче җырчыларны бер урында җыйды.

Кич буе тамашага Айваз Садыров белән Рамил Шәрәфиев тон биреп торды. Егетләр буйдаклар рәтендә йөри. Шуңа флюидларын әле беренче рәттә утыручы туташларга, әле арттарак утыручы яшь кызларга тараттылар.
 
Концертны Римма Никитина ачып җибәрде. Җырчының сәхнәдә берәр киемен салып ата торган гадәте бар диләр. Бу юлы Филармония тамашачысының зәвыгын истә тотты – туфлиләрен салу белән генә чикләнде. Ә менә иҗатына тел-теш тидерерлек түгел. Римма эшенә йөз процент бирелгән - иң дәртле биюләре белән кунакларга заряд биреп китте.
 
Риммадан эстафетаны алган Раяз сәхнәдә үзен тыйнак тотты. Әллә мин дә ботинкамны салыйммы соң, дип шаярып алды да, залны җыр-моңнарына күмде. Сәхнәгә ак яулыклы әбиең менеп үзен мактап та төште: җылы сүзләрен әйтеп, чәчәкләрен тапшырды. Әбиең бик тәҗрибәле булып чыкты. Тамашачыларга кул болгап, үзенә тигән алкышларын да алып төшеп китте.
 
Татарча солянка бәйрәмнәр марафонын ачып җибәрә. Алып баручылар артистларның бәйрәмне ничек уздыруларын тәмләп сөйләп торды. Яшь әти Илшат Хәмәдиевка, мәсәлән, гашыйклар көнен искә төшерделәр. Баксаң, узган ел ул хатынын бик оригиналь котлаган: кызының тәненә марганцовка белән мәхәббәт сүзләре язып куйган.
 
Ватанны саклаучылар көнен дә читләп узмадылар. Рамил, миңа Мессиның кулы куелган футболка, футбол чемпионатын карау булачак дип башлаган иде, егетнең нибары татлы төшен сөйли икәне ачыкланды...
 
8 мартка алып баручылар иң яхшы бүләк Ринат Рахматуллин диештеләр. Хатын-кызлар мондый перспективага бик шат идеме, Ринат иҗатына бик сусаганнармы, тамашачы җырчыны аеруча кайнар каршы алды.
 
Ә менә Рамазановлар сәхнәдә гашыйклар көненең репетициясен үк оештырды. Башта бер парны сайлап алып үбештереп карадылар. Ошаса, сольный концертыбызга билет бирәбез дигәннәр иде. Ошавын-ошады, кесәдә билет кына юк булып чыкты. Нишләргә? Ризат залогка ни калдырырга белми аптырады. Вариантлар арасында хәттә Айваз да бар иде. Чая ханым югалып калмады, Айваз бит любовнигым түгел дип ярып салды! Соңрак билет табылды, ә тамашачы Рамазановлардан «бис»ка өченче җыр сорады.
 
Сәхнәнең утларыннан да яктырак күлмәк кигән Айгөл Рәхимова бу кичтә барыннан да бәхетле иде. Шуңа алып баручыларның төртмәле шаяруларына исе китмәде. Күптән түгел Филармониядә узган сольный концерты хаман күңелен җылыта иде.
 
Татарча солянка концертның хейдлайнеры – Хәмдүнә Тимергалиева. Легендар җырчыбызның хыялы тормышка ашкан булса, ул сәхнәгә очучы костюмыннан чыгар иде. Балачакта очучы булырга теләгән бит. Хәер, болай да яшьләрне бер якка куеп, сәхнә буенча ялт-йолт йөрде. Хәрәкәтләреннән болай сүзләре көчле: “70не генә тутырдым әле, “махы” биргән юк. Үлгәч тә, өч көн дошманнарга бирешми селкенеп торам”, - дип, җор теле белән халыкның күңелен күрде.
 
Шимбә кич булуы тәэсир иттеме, концерт тәмамланды, тамашачы гына таралашырга ашыкмады. Залдан салмак кына чыктылар, фойеда сөйләшүләр, фикер алышулар башланды. Һавада “ябыккан-тазарган”, “тагын барабыз” ише сүзләр эленеп калды..

---
Барс-Медиа
№ --- | 12.02.2019
Барс-Медиа печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»