|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.02.2019 Криминал
Бер ай элек «ышаныч югалта» язган Чистай Башкарма комитеты җитәкчесе отставкага китте. Сәбәбе - акчаЧистай районы башлыгы Дмитрий Иванов ришвәт алуда тотылган Чистай башкарма комитеты җитәкчесе Александр Заиконниковның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылуы хакында белдерде. Чистай шәһәр советының 31нче утырышында шул хакта билгеле булды. «Александр Геннадьевичтан аннан Чистай шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вәкаләтләрен алу турында гариза керде», - диде Иванов.
Парламентарийлар моны бертавыштан хуплады. Бушаган вазифага конкурс игълан ителде, дип яза Татар-информ.
Моннан бер ай элек, 11 гыйнварда, район хакимиятендә узган коррупциягә каршы комиссия утырышында Заиконниковны «ышанычны югалтуга» бәйле рәвештә вазифасыннан азат итәргә тәкъдим иткәннәр иде.
Тикшерүчеләр фаразлавынча, 2017-2018 елларда Заиконников «Тесла» компаниясе белән Чистай шәһәрен төзекләндерү һәм урамнарны җыештыру эшләрен башкару буенча килешүләр төзегән. Башкарылган эшләр турындагы актларны имзалау өчен, компания җитәкчелеге Заиконниковка 880 мең сум акча биргән. Казанның Яңа Савин районы суды ришвәт алуда гаепләнүчене 7 мартка кадәр өй арестына озатты.
Фото: https://pixabay.com
--- |
Иң күп укылган
|