поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 18 Май
  • Энҗе Мөэминова (1924–2009) - балалар язучысы
  • Фаил Шәфигуллин (1939-1982) - шагыйрь
  • Хәким Гыйләҗев - журналист
  • Алинә Заһитова - фигуралы шуучы
  • Артем Здунов - дәүләт эшлеклесе
  • Камилә Гафурҗанова - рапирачы
  • Ольга Павлова - дәүләт эшлеклесе
  • Динар Хөснетдинов - актер
  • Зилә Яз - журналист
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
11.02.2019 Ир белән хатын

«Улымны санлап яшәрдәй хатынлы итәсем килә...»

Аерылышучылар саны елдан ел арта. Гаеплене эзли башласаң да, очына чыгармын димә. Олылар яшьләрне, яшьләр өлкәннәрне гаепли.

– Байлыгы да, бернәрсәсе дә кирәкми, Аллага шөкер, үзебезнеке җитәрлек. Әти-әнисе төшеп калганнардан булмаган, уртача гына гаиләдән авыл кызы кирәк иде киленлеккә, берәр димләрдәй танышың юкмы? – дип өметле күзләрен миңа төбәгән Земфира ханымның соравына җавап та биреп өлгермәдем, ул үзенекен дәвам итте. – Өйләнеп карады инде улым бер бай шәһәр кызына. Алар белән каберләрең якын булмасын. Бер сүз әйтергә ярамый, серкәсе су күтәрми, йокы бүлмәсенә кереп бикләнә дә телефоннан әти-әнисенә зарлана. Ярты сәгать тә үтми, тегеләре разборкага килеп җитә. Без кысылсак, зурга китәр дип курка идем. Малай бераз җебегәнрәк, ир була белмәде анысы да, булмаган гаепләре өчен гафу үтенә-үтенә тәмам чүпрәккә әйләнеп бетте. Көн дә «спектакль» куя башлагач, түзмәдем: «Тагын бер зарланып әти-әниеңә шалтыратасың икән, монда эзең дә булмасын», – дидем. Шул сүзләремне генә көткән диярсең, машинасына кием-салымнарын, бер шкаф туфлиларын төяде дә чыгып китте. Аллага шөкер, мин әйтәм, котылдык. Ярты ел эчендә күрсәтмәгән «спектакле» калмады, моңа тагын берәр ел түзсәм, валлаһи, баш өянәгеннән үлеп киткән булыр идем.
 
Дөрес, улым гына ямансулап, миңа бераз үпкәләп йөрде, тик вакыт барысын да дәвалый, онытты бугай инде теге явызны.
– Нигә менә нәкъ авыл кызы кирәк соң? – дим.
 
– Сүзгә килгән саен чемоданын төяп чыгып китә торганнар кирәк түгел. Ә авыл кызлары аерылып кайтудан куркып, кеше алдында хурлыкка калмыйм дип яши. Дөрес, төрлесе бар хәзер авылда да, әмма юньлеләре бөтенләй үк бетмәгәндер әле. Әнә күршемнең малае авыл кызын алды, рәхәтләнеп яшәп яталар, тавыш-тыннары да чыкмый, тупылдап торган ике бала үстерәләр. Ә безнеке, бала турында сүз кузгатсаң, кара көя иде. Имеш, утызга кадәр баланы юләрләр генә таба. Хәзер яшьләрнең эш бик җайлы икән, аз гына сабыр итү турында уйларына да килми. Менә минем үземнең дә чыгып китәсем килгән чакларым күп булды, ләкин түздем бит, Аллага шөкер, гаиләмне саклап калдым. Улымны кеше танырга өйрәтә алмаганмындыр инде, шуңа күрә үзем исән-сау булганда, аны санлап яшәрдәй хатынлы итәсем, оныклар сөясем килә.
 
Тиешле кандидатура табып бирә алмагач, Земфира ханым: «Быел булмаса, бәлки, икенче елга берәр кыз таба алмассыңмы?» – дигән өметтә минем белән саубуллашты.
Фото: https://pixabay.com

Гөлнара ЗИННӘТУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 09.02.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»