поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
20.04.2010 Җәмгыять

ИҖАТ КЕШЕСЕНӘ ХӨРМӘТ

Төн йокыларын калдырып, ашау-эчүне онытып күңелеңдә йөрткән иң кадерле, иң яшерен хисләрне кәгазь битенә күчерәсең... Көннәр буе, кайберәүләр хәтта еллар буе иҗат газапларында янганнан соң, кемдер синеке генә булган иҗат җимешеңне урлый... Югыйсә авторлык хокукларын яклап «карак»ны хөкем итәргә, дөреслекне эзләргә дә була. Тик иҗатчыларның күбесе моңа кул селти...

«Катюша»ны җырларга ярыймы?

 

Имеш, авторлык хокукларын яклау максатыннан хәзер хәрби җырларны сәхнәгә менеп башкару тыела икән. Җырлыйсың икән – акчаңны түлисең. Гадәттә, фронт җырларын ветераннар, олы яшьтәгеләр җырлый. Хәзер «Катюша»ны башкарган өчен алар акча түләргә тиеш буламыни? Бу имеш-мимешләргә ачыклык кертү өчен (Россия авторлар җәмгыяте) РАҖ белән элемтәгә кердек. ТРның халык артисты, композитор, башкаручы Зөфәр Хәйретдинов әйтүенчә, бу Самарада булган очрактан соң бер журналистның күпертеп язган фикерләре генә. Чынбарлыкта исә хәл болайрак.

 

Узган ел Самараның Октябрь районына 70 ел тулу уңаеннан шәһәр хакимияте концерт оештырган булган. РФ Гражданнар кодексының 1229 нчы маддәсе нигезендә, теге яки бу әсәрне куллану (аерым искәрмәләрдән тыш) автор рөхсәте яки авторга гонорар түләү шарты белән башкарылырга тиеш. Октябрь районы хакимиятенә дә әлеге чараны оештырганда РАҖ белән килешү төзеп, башкарылачак җырларга рөхсәт сорарга кирәк булган. Әмма алар әлеге законны үтәүдән баш тарткан. РАҖның Идел буе филиалы Октябрь районының Прокуратурасына мөрәҗәгать иткәч, авторлык хокукларын бозмау өчен хакимияткә РАҖ белән лицензия килешүе төзергә тәкъдим итсәләр дә, нәтиҗә уңай булмаган. Хакимият җаваплылыкны үз өстеннән төшереп, җырны барысын да башкарган үзешчән җырчылар һәм ансамбльләргә кайтарып калдырырга тырыша.

 

РАҖ хезмәткәрләре исә, сугышны кичергән җиңүче ветераннарыбызга зур ихтирам, хөрмәт белән карыйбыз, диләр. Алар фикеренчә, бу очракта авторлык хокуклары сакланмау өчен әсәрләрне башкаручы үзешчән коллективлар түгел, ә нәкъ менә чараны оештыручы хакимият органнары җавап бирергә тиеш. Тиздән Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан узачак бәйрәм тантаналарында да фронт темасына җырлар яңгыраячак. РАҖ белән килешү төземәгән оештыручылар белән тагын судлашып йөрисе булырмы икәнни? Бу мәсьәләне күздә тотып, аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен РАҖ РФ Гражданнар кодексына үзгәрешләр кертергә кирәк дип саный. Дәүләт бәйрәмнәре, хәйрия чаралары вакытында башкарылган җырларны ирекле куллану турындагы тәкъдим белән ул РФ Дәүләт Думасына да мөрәҗәгать итәргә җыена. Чын авторлары инде күптән вафат булган, халык җырларына әйләнеп беткән җырлар өчен акча түләттермәү чыннан да гаделрәктер мөгаен.

 

Балаңны тартып алган кебек

 

Авторлык хокуклары сакланмау очраклары белән язучылар, шагыйрьләр аеруча еш очраша. «Бер мәктәпкә очрашуга баргач, үземнең әсәремне пьесалар җыентыгында күргәч, гаҗәпләнеп калдым. Мондый китап басылганын белми дә идем әле», – ди язучы Мәдинә Маликова. Ә бит мондый очраклар санап бетергесез. Кайдадыр басылган хикәя, җыентыкларда кулланылган өзекләр өчен гонорар түләүче юк. Авторның хезмәте тиешенчә бәяләнми. Ә бит якынча гына исәпләп караганда да, авторларга шактый сумма түләнми кала. Әйтик, ниндидер җыентыкта үзенә әйтеп тормый гына бер танылган язучының алты битлек әсәрен бастырганнар ди. Бер табак 2000 сум тора дип кенә санасак та, 6000 сум гонорар «тәти»се булган. Бүгенге язучылар өчен бер меңе дә акча югыйсә. Хәер, татар иҗатчылары теләнеп йөри торганнардан түгел. Акча түләмәгәнгә күнегеп беттеләр бугай инде.

 

 Бер галимне беләм мин. Аның ничә еллар буе сәяхәттә йөреп, үз темасын җентекләп, ныклап өйрәнеп, архивларда казынып язылган хезмәтеннән өзекне икенче берәү үз язмасында кулланып, журналда үз фамилиясе белән бастырып чыгарды. Бу көтелмәгән плагиатны галим бик авыр кичерде, хәтта хастаханәдә дә дәваланып чыкты. Әйе, гонорар түләнмәү бер хәл, үзләренең рөхсәтеннән башка әсәрен алып бастыру иҗат кешесенең күңелен тырный, йөрәген әрнетә шул. Драматург, күп җырлар авторы, башкаручы Зөлфәт Хәким дә: «Әле күптән түгел генә бер яшь җырчының «Нәрсә булды сиңа бүген?» дигән җырымны башкарачагын белеп алдым. Рөхсәт бирмәдем. Җырларым – ул минем шәхси әйберләрем кебек, аларны берәүгә дә рөхсәтсез бирәсем килми», – ди. Монда хаклык та бар. Ни өчен әле автор үзенең товарын бер белмәгән кешеләргә таратырга тиеш? Хакын түләмәсәләр дә, рөхсәт булса да сорасыннар ичмаса!

 

Җырларны кем ничек отып кала – шулай башкару элек тә булган. Бөек Ватан сугышы елларында аеруча популярлашып киткән С. Хәкимнең «Юксыну» җырының, мәсәлән, 30дан артык варианты башкарылган. Аны хәзер дә кайвакыт ялгыш татар халык җыры дип игълан итәләр. Профессор Илдар Низамов гел, журналистның язмасы, иҗат җимеше – ул аның яңа туган сабые кебек, дип әйтергә ярата. Монда да әдип тудырган образларны, аның стилен, язу үзенчәлекләрен күчерү, сорамыйча алу баласын урлауга тиң ләбаса.

 

 РФ Җинаятьләр кодексының 146, 180 нче маддәләрендә искәртелгәнчә, авторлык хокукларын бозу иң авыр җинаятьләрнең берсе булып санала. Автор рөхсәтеннән башка аның әсәрен кулланган өчен 500 меңгә кадәр штраф каралган. Әмма бездә үз хокукларын яклап, гаделлек даулап йөрүчеләр юк диярлек. Язучыларның күбесе җан азыгы алу өчен яза, рәхмәт сүзенә дә риза була. Менә шул рәхмәт дигәнгә күнә-күнә татар язучылары, татар әдәбияты мескен хәлгә төшеп бара да кебек инде. Татар китабының урыны подвалда, татар язучысын күпләр акчасызлыктан интегеп йөрүче хыялый итеп күзаллый. Язучы өстәлгә язарга тиеш, дигәнме берәү?! Югыйсә иҗат кешесе дә җан азыгы белән генә тук булмый...

 

Дөрес, хәзер һәр язган иҗат кешесенә түли башласаң, гонорар җиткереп булмас иде. Үз акчасына китап бастыручылар моңа мохтаҗ да түгел анысы. Бәлки, кемнең хикәя, повестьларына сорау зур, кайсы авторның әсәрләре китап киштәләрендә җыелып ятмый – шуларга даими гонорар түләү гаделрәк булыр?! Һич югы, кемнең дә булса шигырен үз җыентыгыңа кертергә телисеңме, җырын зур сәхнәдә башкарасыңмы, композиторның әсәреннән кайбер өлешләрен үз әсәреңә кушарга уйлыйсыңмы – бу хакта авторны алдан кисәтеп, рөхсәт сорарга кирәк. Талантлы иҗатчыларны хөрмәтләү, хезмәтен бәяләү, аларга олы ихтирам билгесе булыр иде бу.


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»