поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
19.04.2010 Шоу-бизнес

ДИЛӘ ҺӘМ БУЛАТНЫҢ “БӘХЕТ АЧКЫЧЫ” (ФОТО)

10-11 апрель көннәрендә “УНИКС” концертлар залында Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннарның концертлары гөрләп узды. Татар эстрадасына үзенчәлекле абый-сеңел дуэты буларак килеп кергән әлеге җырчыларны күрергә тамашачы шактый җыелган.

Урамда яз, күңелдә наз, йөрәктә назлы хисләрнең бөредәй ачылган мәле. Әнә шундый язгы кичләрдә Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар бәхет ачкычын эзләде. “Дорога из города” шоу-балетыннан Эльза Кәлимуллина берничә ел рәттән концертка сценарий язып, сәхнәгә чыгаручы булып тора. Фәнил Вакказов һәм Данир Закиров әлеге тамашаны алып барырга булышты. Ә бихисап күп сабыйларның долматин костюмында сәхнә тутырып биюе шулкадәр күңелле килеп чыкты.

 

Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннарның быелгы концертлары исәп буенча алтынчысы. Алар һәр концертка ниндидер яңалык кертергә тырыша: я итальянча җырлый, я вакыт машинасында сәяхәт итә. Бу юлы исә Диләнең рояльдә уйнап җырлавы, Булатның залда утырган тормыш иптәшенә махсус җыр һәм чәчәкләр бүләк итүе искиткеч гүзәл күренеш булды. Бу вакытта залда утыручы күпчелек ханымнарның күзләре яшьләнде. Булатның “Мин бөтен уңышым белән сиңа бурычлы. Рәхмәт сиңа, Матурым!”, - дигән сүзләре чыннан да бик ихлас тоелды. Гомумән, Булат Нигъмәтуллин үзенең ихласлыгы белән башкалардан аерылып тора. Аның йолдыз чире белән авырмавы да сүзләрдә генә түгел. Сәхнәдә, тамашачы алдында да ул үзен иркен тота. Сеңлесе Дилә дә аңардан калышмый. Залда утыручы шагыйрь Рәмис Аймәтнең сүзләренә караганда, ул соңгы арада интеллект ягыннан шактый зур үсештә. Бу концертта да сизелде. Кайчандыр “Ком сәгате”н яланаяк җырлаучы гади генә Дилә, концерт башланганда тамашачылар арасыннан озын күлмәктә, искитмәле прическада тулы матур образда җырлап чыкты. Р.Аймәт сүзләренә караганда, ул әдәбият, шигърият өлкәсен яхшы аңлый. Һәрчак үсәргә, үзе өчен нидер алырга омтыла. Шагыйрь Дилә һәм Булатка хезмәттәш кенә түгел, ә якын дуслары да. Шуңамы, һәр чыгышларында яхшы килеп чыксын дип теләп утыруын әйтте. Җырчыларның концерт программасын башлаучы һәм тәмамлаучы дуэтлар (“Бәхет ачкычы”, “Безнең гомер”) Р.Аймәтнең иҗат җимеше.

 

Шагыйрь үз җырлары өчен әллә ни борчылмый икән, бүгенге концертта аларның тиешле дәрәҗәдә башкарылып, тамашачы күңеленә җиткереләчәгендә аның шиге юк. Ул концерттан бик канәгать калуын сөйләде.

 

Чыннан да, концерт тамашачыга ошарлык итеп оештырылган иде. Яңа җырлар белән беррәттән ретро җырлар да яңгырады. Дилә тәкъдим иткән “Утыр әле яннарыма”, Булат башкаруындагы “Сау булыгыз, кызлар” җырлары тамашачы күңеленә якын тоелды. Концертның күпчелек өлешен Булат тарткан кебек тоелды. Шулай булмый ни, ул сценарийдән тыш та үзенең чып-чын абый икәнен күрсәтте. Ә Дилә исә чибәр сеңел роленә бик тә туры килде. Аңа караган саен карап кына торасы килде ул кичтә.

 

Дилә башкарган күпчелек җырларның көен аның тормыш иптәше Марат Мухин язган. Аларның бергәләп башкарган дуэты тамашачыда соклану тудырды.

 

Белүебезчә, Дилә һәм Булатның уртак иҗатларының визит карточкасы булган җыр - ул “Абый-сеңел” дуэты. Ләкин тамашачы бик көтсә дә, бу концертта ул яңгырамады. Әйткәнемчә, әлеге җырчыларның визит карточкасы булган җырны программадан төшереп калдырмаскадыр, бәлки. Ә таныш җырлардан күпчелеге яңгырады. “Хатын-кыз бәхете”н җырлагач, Дилә еш әйтә торган шаяртуын кабатлады. “Әлеге җырны башкарганнан соң кияүгә чыктым, җыр авторы Ләйлә Дәүләтова, бала кирәксә, “обращайся” диде, әйтәсе булыр”, – дип елмайды. Залда автор үзе дә бар иде. Аның сүзләренә язылган, үзе катнашында төшерелгән клип та тамашачыга тәкъдим ителде.

 

Абый-сеңел дуэты язгы кичтә тамашачыга тагын бер кат рухи кыйммәтләрен барларга булышты. Гаилә, мәхәббәт, якын кешеләр – дөньяда иң зур байлык булуын тагын бер кат искәртте.

 

 

 

 

 

2

 

 

3

 

 

4

 

 

 

5

 

 

6

 

 

7

 

 

8


Лилия КАДЫЙРОВА
Матбугат.ру
№ |
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»