|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.02.2019 Криминал
Татарстанда күршеләре 13 яшьлек баланы көчләүдән коткараКүршедә яшәүче 13 яшьлек кызга яман ният белән бәйләнгән ир-атны күршеләре тоткан, дип хәбәр итә «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. «Тикшерү фаразлары буенча, 1 февраль көнне 30 яшьлек ир күршеләре фатирына кергән. Бу вакытта фатирда 13 яшьлек кыз үзе генә булган. Ир-ат аңа карата бозык гамәлләр кыла башлаган», – дип сөйләде агентлыкка Андрей Шептицкий.
Кыз бала кычкырган тавышка күршеләре йөгереп кергән, дип яза агентлык. Алар ир-атны тоткарлаган, шуннан соң полиция хезмәткәрләрен чакырган.
Тоткарланучы үз гаебен танымаган. «Бозык гамәлләр» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Тикшерү вакытында шикләнелүче Тикшерү изоляторында булачак.
Фото: https://pixabay.com
--- |
Иң күп укылган
|