|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.02.2019 Мәдәният
Рәнис Габбазов "Голос" проектында катнашырга әзерләнәШушы көннәрдә Ваһапов фестивале лауреаты Рәнис Габбазов “Голос” проектынды катнашырга әзерләнүе турында белдерде. Үзенең инстаграмындагы аккаунтында ул болай дип язды: “Кадерле #дусларымтуганнарым!
Мин чыннан да @1tv каналында баручы, бик популяр "Голос" проектында катнашырга әзерләнәм. Моның турында инде әллә кайчан уйлап йөри идем, дөресен генә әйткәндә. Янымда басып торучы @dina_garipova га менә дигән мисал өчен рәхмәт!
Әлбәттә, мин ул конкурста татар җырын җырларга җыенам. Әмма ниндиен җырларга, кайсы җыр нәкъ минем башкаруымда отышлырак буласын әле уйлап бетермәдек. Булышыгызчы”
Рәниснең сүзләрен продюсеры Рифат Фәттахов та раслады: “Әйе, Рәнис белән без бу хакта уйланабыз. Әлегә февраль-март аенда үтәсе гастрольләргә бик нык әзерләнәбез. Алар Татарстан район-шәһәрләрендә үтәчәк. Ә Казанда 25 февраль – Ваһаповфест йолдызларының өстәмә концерты. Менә шул концертларда күз күрер: тамашачы Рәниснең кайсы җырын күбрәк ярата икән? Шул җырны, мөгаен, “Голос” програмасына тәкьдим итәрбез”. Унышлар телибез!
--- |
Иң күп укылган
|