|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.01.2019 Криминал
Казанда пассажирына аткан такси йөртүче кулга алынган (ВИДЕО)Казанда Leroy Merlin кибете янында бер такси машинасын йөртүче пассажирына пневматик пистолеттан аткан. Узган ялларда өч ир-ат такси чакырткач, Renault машинасы килгән һәм аны йөртүче ирләргә аякларындагы карларын кагып утырырга кушкан. Пассажирлар аның сүзенә колак салып тормаган. Шуның аркасында низаг килеп чыккан һәм ачуы кабарган машина хуҗасы пневматик пистолеттан аткан. Бер ирнең муены җәрәхәтләнгән, әмма ул хастаханәгә барудан баш тарткан.
Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара. Низагта катнашучылар барысы да полиция бүлегенә озатылган. Такси йөртүче аткан пистолет табылмаган.
Фото: скриншот видео
--- |
Иң күп укылган
|