поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
18.04.2010 Могҗиза

«БЕЛМӘҮ ЯХШЫРАК...»

(Фантастик хикәя)

Ишек тавышсыз-нисез генә ачылып китте. Бүлмәгә очып диярлек 2044 нче килеп керде. Ул, туктап та тормастан, туп-туры 114нченең өстәле янына узды.

 

– Миңа рух ясарга кирәк иде.

 

1141нче ашыкмыйча гына күзлеген салды, пыялаларын парландырып сөртте һәм аны яңадан борынына элде. Шуннан соң гына 2044нчегә күтәрелеп карады:

 

– Йә?

 

2044нче 114нченең салмаклыгына күнеккән иде инде. Шуңа да үтенечен сабыр гына кабатлады:

 

– Миңа рух ясарга кирәк иде.

 

114нче күзлеге өстеннән генә 2044нчегә карап тора башлады.

 

2044нче яшь кыз. Хәер, «Дуслык» станциясендә кешенең яшен билгеләү мөмкин түгел. Яңа вакцина уйлап табылганнан бирле станциядәгеләр картаймыйлар, барысы да 20-30 яшьлек булып кала бирәләр. Чынлыкта күбесе 300нең теге ягына чыккан булса да. Ә 2044нче 114нче өчен һәрвакыт япь-яшь кыз ул. Чөнки аны кечкенә кызчык итеп хәтерли. 114нче эшкә киткәндә 2044нче комлыкта уйнап кала иде. Аның исеме... Сөмбел иде. Станциядә, үткәннәрен оныттыру максатыннан, кешеләргә исемнәре урынына саннар таккач, барысының да исеме онытылган. Хәтта үзенеке дә. Ә 2044нченеке истә менә: Сөмбел...

 

114нченең уйга калуын күреп, 2044нче сабыр гына көтеп торды. Карт белән бу еш була иде. Әйе, хәзер аңа 25тән артыгын бирә алмыйсың. Әмма кыз аны кечкенә ак сакаллы уйчан бер карт итеп хәтерли иде әле. 2044нче уйнаган комлык яныннан үткәндә ул аңа гел тәмле прәннекләр бирә торган иде. Аның әтисе белән бергә эшли иде 114нче.

 

114нченең уйга калып торуларына «Дуслык»та ияләшкәннәр инде. Станция тирәли ниндидер билгесез инерция белән әйләнеп йөрүче Ай кебек үк, гадәти бер күренеш иде бу.

 

Ай дигәннән, күпме тырыштылар ошбу үткән калдыгын ирекле очышка җибәререгә. Булдыра гына алмадылар. Ай, хуҗасын югалткан эт беренче очраган кешегә ияреп киткән кебек, «Дуслык» артыннан инде ничәмә-ничә еллар ияреп йөри ул.

 

Җир белән бәйле хатирәләрне яңартучы бердәнбер нәрсә булып шул Ай гына калды. Нәрсә әйтәсең инде, кешеләр үзләре үк үткәннәре белән бәйле бөтен нәрсәне эзлекле рәвештә юкка чыгардылар. Станция төзелгәндә үк Җирдән «Дуслык» ка артык бер нәрсә дә алмаска дигән килешү төзеделәр. Бер нәрсә дә. Хәтта исемнәрен дә. Бу килешүне үтәмәгән һәркем Җирдә кала ала иде. Тик тиздән юкка чыгачак планетада калу үлемгә тиң иде. Әлбәттә, берәүнең дә күрәләтә үз-үзен үтерәсе килмәде. Шуңа да станциялеләр «Дуслык»ның язылган һәм язылмаган кануннарын бер карусыз үтиләр дә. Ниһаять, 114нче дөньялыкка әйләнеп кайтты. Ул 2044нчегә туры карап:

 

– Сурәт каян алдың? – дип сорады.

 

2044нче башын аска иеп, идәнгә төбәлде.

 

«Дуслык»та сурәт саклау тыела. Йөзләрчә еллар элек качырып Җирдән алып килгәннәрен дә вакыт юкка чыгарган. Ә нәрсәне дә булса кәгазьгә сурәт итеп төшерү катгый тыела.

 

114нченең күзе кысыла төште.

 

– Сөмбел?

 

Кыз дертләп китте. Болай итеп аны 114нче генә атый иде. Һәм бары – икесе генә калгач. Башкалар ишетсә, бу гап-гади исем икесенә дә үлем белән яный. Шуңа да 114нче аны бик сирәк, бик мөһим очракларда гына куллана иде.

 

– Миңа кирәк. – Кызның тавышы ныклы иде. Каршы килүдән файда юк. Бөтен станциядән бер шушы кыз гына 114нчегә якын-үз иде. Башкалар эш турында гына сөйләшә, эш буенча гына аралаша иде. Ә 2044нче белән ул Ай турында да, кайчандыр аларга тормыш биргән Җир турында да сөйләшергә курыкмады. Чөнки 2044нченең шымчы булмавын төгәл белә. Станциягә килгәндә яңа 7 яше тулган кызчыкны шымчы итеп билгеләргә берәүнең дә башына килмәс иде. Бу кызчык станциядә булырга тиеш тә түгел иде. Аның әтисе 114нче белән бергә эшли иде. Станция төзелгәч, анда җибәреләчәкләр исемлегенә кертелде. Гади кешеләр өчен Җир тирәлеген өйрәнү үзәге дип аталса да, «Дуслык»ның кешелек яшәп калачак бердәнбер нокта икәнен институтта һәркем төгәл белә иде. Тик аңа Җир шарының барлык халкы сыймый иде шул. Шуңа күрә исән калырга лаеклы шәхесләр исемлеге төзелде. Җиргә якынлашучы комета турында кешеләргә берни дә әйтмәделәр– нигә алдан куркытып куярга ди?

 

2044нченең әтисе үзе урынына «Дуслык»ка кызын җибәрү өчен барысын да эшләде. Кызының үзенчәлекле зат икәнен исбатлаучы тикшеренүләр, гадәти булмаган геннарны билгеләүче анализлар, кирәкле кешеләргә ришвәт төртү – берсе дә калмады. Нәтиҗәдә, җиде яшьлек кыз зур абый-апалар арасына килеп эләкте. Уйнар, аралашыр яшьтәше булмаган кыз бердәнбер таныш кешесенә – 114нчегә тартылды. Ул да берөзлексез «Дуслык» кирәк-яраклары турында гына сөйләшеп һәм уйлап арыганнан соң кызчык янында чын-чынлап ял итә иде. Күңеленә рәхәт булып китә иде аның. Кызга әтисе турында да, ничек бергә эшләүләре турында да бәян итә, хәтта хәтер төбендә сакланып калган әкиятләрне дә сөйли иде һәм үзе дә кызның киләчәкне күзаллап сөйләвен рәхәтләнеп тыңлый иде.

 

2044нче чынлап та үзенчәлекле зат булып чыкты. Ул киләчәкне күрә иде. Шуның белән, станциядә яшәүчеләрне ялгыш адымнардан, киләчәксез тикшеренүләрдән саклый иде. Аның өчен бу – гадәти хәл, калганнар өчен могҗиза иде.

 

– Ярар,– 114нче бүлмә уртасында эленеп торган үтә күренмәле элпә янына килеп басты да, һавадагы бер ноктага төртте. Элпәгә җан керде. Ул зәңгәрсу төс белән балкый башлады.

 

– Нәрсәнең рухын ясарга җыенасың, йә?

 

Ул тагын бер-ике ноктага кагылып, элпәгә катлаулы бер схема чыгарды.

 

– Тик бел,– 114нче кызга җитди-кырыс кына карап алды.– Син миннән берни дә сорамадың! Рух ясау турында берни белмисең! Килештекме?

 

– Мин берни дә белмим, Әхмәт абый.

 

Кызның тыныч, ишетелер-ишетелмәс тавышы 114нчегә яшен суккан кебек тәэсир итте.

 

Әхмәт! Аның исеме – Әхмәт! Ничек онытырга мөмкин булган моны? Кара әле, хәтерендә саклап калган бит Сөмбел. Аның исемен саклаган.

 

114нче беркавем югалып торганнан соң, башын чайкап алды. Аннары Сөмбелгә бакты.

 

– Йә, кемне ясыйбыз инде!?

 

Бу юлы аның тавышы тыныч-сабыр иде. Сөмбел куеныннан кечкенә кәгазь битен чыгарып, уңайсызланып кына 114нчегә сузды.

 

– Песи...

 

– Песи? – 114нче кулындагы кәгазь битендә бик оста итеп төшерелгән мәче баласын күрде.– Үзең ясадыңмы?

 

Сөмбел башын ия төште. Күзләрен яшереп кенә:

 

– Әйе,– диде.

 

114нче елмаеп куйды. Сәләтле кеше һәрьяктан сәләтле шул инде. Югыйсә Сөмбелне «Дуслык»та берәү дә рәсем ясарга өйрәтеп утырмады. Кемнең дә булса сурәт төшергәнен күргән булуы да мөмкин түгел. Нинди оста ясаган үзе.

 

Кыз 114нченең уйларын укый иде, ахрысы.

 

– Әти мине 5 яшьтән рәсем мәктәбенә йөртте.

 

– Аңлашылды. Ә нигә кирәк сиңа песи?

 

– Минем кечкенә чакта песием бар иде. Ялгызлыктан куркам мин. Бүлмәмдә үзем генә калудан куркам.

 

Бу вакытта һавада эленеп торучы элпәдәге схема хәрәкәткә килеп, бүлмәнең диварларында чагыла башлады. 114нче схемадагы кызгылт ноктага кагылды һәм хасил булган турыпочмаклыкка Сөмбел ясаган песи сурәтен терәде. Сурәт кәгазьдән турыпочмакка күчте. Буш калган кәгазь идәнгә төшеп җиткәнче эреп юкка чыкты. Бу вакытта турыпочмактагы песи сурәте тулылана, гәүдәгә ия була башлады. Ясалган йон бөртекләре чынга әйләнеп кабарды, яссы гәүдәсе тулыланды, яшькелт күзләре очкын чәчеп яна башладылар. Күз ачып йомганчы кечкенә мәче баласы һавада эленеп тора иде инде. Ул, үзенең кайда икәнен аңлап, кызганыч тавыш белән мяулап та куйды әле һәм шунда ук идәнгә егылып төште. Сөмбел мәче баласын тиз генә тотып алды да, 114нчегә сузды. 114 нче мәченең баш артындагы йонын капшый-капшый бер ноктаны эзләп тапты. Шул ноктага басуга, песи баласы юкка чыкты. Аның урынына Әхмәт кулында нечкә генә беләзек барлыкка килде. Сөмбелнең кулына кигезгәндә, 114нче сорап куйды:

 

– Куша беләсеңме?

 

– Әйе.

 

– Акрын гына тартырга кирәк...

 

– Әйе.

 

– Акрын гына...

 

– Әйе.

 

Беләзек кулына күчү белән, 2044нче тизрәк китү ягын карады.

 

– Әй, гел онытканмын! Мин бит 5589нчыга килешү төзеп кертергә тиеш идем.

 

– Ярар. Бар.

 

144нче схемадагы кызыл ноктага кагылды. Схема элпәгә җыелды. Элпә читенә төрткәч, ул да төссезләнеп юкка чыкты.

 

Бик ашыгып чыгып киткән булып кыланган Сөмбел ишек төбендә басып игътибар белән 114нченең элпә өстендәге эшләрен карап торды. Шуннан соң гына бүлмәдән чыгып, тавыш-тынсыз ишек артында бераз уйланып торды. Кинәт, ниндидер мөһим нәтиҗә ясагандай, башын селкеп куйды һәм кабат 114нченең бүлмәсенә үтте. 25 яшьлек карт инде кабат ниндидер мөһим эшләренә батып өстәл артында утыра иде. 2044нче кергәч, ул башын калкытты:

 

– Әллә берәр нәрсәңне оныттыңмы?

 

2044нче баш какты һәм, «Рәхмәт», диде. Аннары 114нченең маңгаена беравык иреннәре белән кагылып торды ул.

 

– Рәхмәт!

 

Һәм ишек артында юк булды.

 

114нче исә, чынмы бу дигәндәй, ишеккә текәлеп карап торды. Аннан булган хәлнең чынлыгын исбатларга теләгәндәй, маңгаена кагылды. Бер минут элек кенә кызның иреннәре кагылган урын ут кебек яна иде.

 

2044нче исә бүлмәсенә кайту белән язу өстәле артына утырды. Тик ул бернинди дә килешү төзергә уйламый иде. Кыз яңа гына 114нче биргән күренер-күренмәс беләзеген акрын гына тартып карады. Мизгел эчендә беләзек урынына кечкенә мәче баласы пәйда булды. Сөмбел куркынган песине сыйпап тынычландырырга тырышты. Йөзенә якын ук китереп, аның яшел күзенә бакты.

 

– Беләсеңме, нәнеш, Әхмәт абый иртәгә безне калдырып китә бит.– Кызның күзенә яшь тыгылды, тавышы калтырый башлады.– Әйе, китә. Ләкин курыкма син. Мин хәзер ничек рух ясаганнарын беләм. Мин барысын да, барысын да хәтерлим. Курыкма...

 

Кыз песинең баш артындагы ноктасына басты. Аннан, өстәл тартмасыннан чиста кәгазь алып, ашыга-ашыга рәсем ясый башлады. Ун минуттан кәгазь битеннән аңа 114нче карап тора иде инде. Кыз берара сурәткә текәлеп торды. Күзенә кабат яшь бөелә башлагач кына кәгазьне түшенә яшерде. Стена янына килеп, аңа алты урынлы сан сызды. Бүлмәдә станция белән идарә итү берлеге башлыгының тавышы яңгырады:

 

– Нинди яңалыклар бар, 2044нче?

 

– Иртәгә 114нче безне калдырып китәчәк.

 

– Аңламадым, 2044нче.

 

– Иртәгә 114нче үләчәк.

 

– Үләчәк? Сез ялгышмыйсызмы?

 

– Минем моңарчы ялгышканым булдымы, 1нче?

 

– Юк та бит... Ләкин картлыкны җиңгәчтен...

 

– Сез әҗәл даруы уйлап таптык дип уйладыгызмы?

 

– Әйе ... Юк! Ләкин моңа ышану авыр бит.

 

– Мин сезгә мәгълүмат бирдем. Ышану-ышанмау – сезнең эш.

 

– 114нче үзе беләме?

 

– Юк. Тиеш тә түгел. Белмәү яхшырак. Шулай бит?

 

2044нченең тавышында Җирнең гади халкына тиздән юкка чыгачаклары турында әйтелмәвенә үчегү яңгырый иде. 1нче, аннан йөзләрчә чакрым ераклыкта булса да, моны сизде. Уңайсызлыкны бетерү өчен йөткереп алды.

 

– Ммм... Ярар. Нәрсә эшләргә тиеш инде без?

 

– 114нченең бүлмәсен миңа бирергә. Тентүсез.

 

– Риза. Тик...

 

– Булды, мин арыдым.

 

Бу сүзләрдән соң сөйләшү тәмамланырга тиеш. Шуңа да 1нче кыска гына:

 

– Ярар. Килешәм,– диде.

 

Элемтәне өзү хокукы һәрвакыт 2044 нчедә. Ул, дивардагы саннарны сөртте дә, шул диварга башын терәп үксеп елап җибәрде.

 

Алия Габделхакова

 

* * *

 

АЧЫШЛАР ҺӘМ ЯБЫШЛАР

 

Каләм белән планета табу

 

1781 елда инглиз астрономы Уильям Гершель озак еллар, гасыр буена диярлек йолдыз дип исәпләнгән бер күк җисеменең чынбарлыкта Кояш тирәсендә йөрүче планета икәнен ачыклый. Аны Уран дип атыйлар. Яңа планетаның орбитасын өйрәнгәндә астрономнар аңа үзенең тартуы белән тәэсир итүче тагын да ераграк билгесез бер планета барлыгын ачыклыйлар. Астрономнар алдына бик кыен мәсьәләләр килеп баса: Уранның теоретик орбитасыннан аз гына булган тайпылышларын тикшереп, әнә шул тайпылышларның «провокаторын фаш итү”, X тамгалы планетаның орбитасын өйрәнү, орбитаның рәвешен һәм киңлекләрдә торышын белеп, күк йөзендәге күренмәле траекториясен, ягъни эфемерида дип атала торган «юлын»билгеләү. Оныкларның холкын өйрәнеп, аларның әби-бабаларының психикасын тасвирлауга охшатам мин андый катлаулы тикшеренүләрне. Шундый кыен математик мәсьәләне бер үк вакытта ике галим, француз У. Леверрье һәм инглиз Дж. Адамс чишеп бирә. Хәер, Адамс ул чакта студент кына була әле. Гринвич һәм Кембридж астрономнары студент галимнең нәтиҗәләренә ышанмыйлар, ул тәкъдим иткән эфемериданы файдаланып яңа планетаны эзләү турында уйлап та карамыйлар. Студентның мәкаләсе фәнни журналда бастырылмый да. Шул арада Адамсның эше турында берни белмәгән Леверрье үз тикшеренүләренең нәтиҗәсен матбугатта да бастыра, хат язып, Берлин обсерваториясенең астрономы И. Галлега да җиткерә. Галле 1846 елның 23 сентябрендә хат алгач та күк йөзенең Леверрье атаган өлкәсендәге эфемерида нокталарын күзәтә башлый һәм шул кичтә үк яңа планетаны таба. Аны Нептун дип атыйлар. Ф. Энгельс яңа планетаны «каләм очында»ачу фактын Ньютон раслаган бөтендөнья тартылыш законына иң көчле дәлил дигән иде.

 

Ике Академия, Париж Фәннәр академиясе һәм Анлия Король җәмгыяте арасында бу хакта, ягъни «иң башта кем: Адамсмы, әллә Леверрьемы «әһә!»дип кычкырды?»темасына бик ямьсез бәхәсләр башлана. Адамс белән Леверрье гомерлек дуслар булып китәләр. Кызык бит: «фән фанатлары»арасында ызгыш бара, ә «фән локомотивлары»хезмәттәшлек һәм дуслыкка омтыла.

 

ХХ гасыр башында америкалы астроном П. Ловелл, Леверрье һәм Адамсның алымнарын кулланып, Нептуннан да ераграк тагын бер планета барлыгын раслый. Әмма аны йолдызлар арасыннан эзләп табу өчен озак еллар буена фоторәсемнәрне өйрәнергә, йөзләрчә меңләгән йолдызларның торышын тикшереп, «яшеренеп»йөргән планетаны «фаш итү»кирәк була. Бу тикшеренүләр 1930 елда «Плутон»дип аталган яңа, тугызынчы планетаны ачу белән тәмамлана.

 

Ачылганны ябу мисалы

 

Шундый зур хезмәт нәтиҗәсендә табылган Плутон сиксән ел чамасы Кояш системасының «абруйлы»әгъзалары, ягъни планеталар исәбендә йөрде. Әмма берничә ел элек галим халкы Плутон белән аның табигый иярчене Харонның үзара охшашлыгына игътибар иткән иде. Иң мөһиме: алар массалары белән бертуган шикелле. Әгәр үз планетабыз Җирнең массасы иң якын космик күршебез Айныкыннан 81 мәртәбә зуррак булса, Харон үзәк планетасы Плутоннан ике генә тапкыр җиңелрәк. Шуңа күрә Халыкара Астрономия Союзы Плутонны планета дип түгел, ә шактый зур, массасы Җир массасының 1/500 өлешен тәшкил иткән астероид дип исәпләү хакында карар кабул итте. Ягъни сиксән ел элек башкарылган ачыш хәзер инде «ябылган»дип исәпләнә.

 

Ким ШАКИРОВ

 

* * *

 

ЯХШЫ ДУС – ҖАН ЗИННӘТЕ

 

(Дуслык турында татар халык мәкальләре)

 

Күңелсез кеше дус тапмас.

 

Дус дусының этен дә дус күрер.

 

Дусың дус булып калсын дисәң, аңа баш булма, иш бул.

 

Корымнан корым йогар, начар дустан сөрем йогар.

 

Кеше кеше белән дус булса да, кесә кесә белән дус түгел.

 

Дус көлгәндә беленми, бөлгәндә беленә.

 

Атаң-анаң – чын дусың, дус-ишләрең – юлдашың.

 

Ялган дус – мәче: алдан ялый, арттан тырный.

 

Яхшы кием – тән зиннәте, яхшы дус – җан зиннәте.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»