|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.01.2019 Криминал
Татарстанда таксист пассажирга атканКазанда «Леруа Мерлен» парковкасында таксист һәм пассажирлар арасында чыккан конфликт атыш белән тәмамланган. Бу мәгълүматны «Татар-информ»га Казан буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә расладылар. Башлангыч мәгълүматларга караганда, кичә кичке дүртләр тирәсендә парковкада таксист һәм өч пассажир арасында конфликт чыккан. Пассажирларның берсе травматик пистолет чыгарып ата башлаган.
Бер пассажир яраланган, дип яза агентлык.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, әлеге кешеләрнең дүртесе дә кулга алынган һәм полиция бүлегенә китерелгән. Тулырак мәгълүмат ачыклана.
Фото: https://pixabay.com
--- |
Иң күп укылган
|