|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.01.2019 Фаҗига
Казан-Ульяновск трассасында фаҗига: ике бала һәлак булганТатарстан территориясендә Казан-Ульяновск трассасында булган юл һәлакәтендә алты һәм җиде яшьлек ике бала үлгән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. 24 гыйнварда 18.36 сәгатьтә әлеге трассаның 112нче километрында «Ниссан Кашкай» машинасы каршы як полосага чыккан. Ул Казанга таба барган. «Ниссан» каршы як полосадан килә торган «МАН» йөк машинасына кара-каршы бәрелгән.
Авария вакытында җимерелгән «Ниссан» машинасының салонында дүрт пассажир һәм йөртүче үзе кысылып калган. Аларның бишесен дә янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар чыгарган, дип яза агентлык.
Имгәнүчеләрне Буа Үзәк район хастаханәсенә илткәннәр. Алар арасындагы алты һәм җиде яшьлек ике бала үлгән.
Фото: https://pixabay.com/
--- |
Иң күп укылган
|