|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.04.2010 «65»
ӘТИСЕЗ БАЛАЧАК...Сугыш… Шушы сүзне ишетү белән күз алдыма әтисез балачагым килеп баса... Әтием, Нурмөхәммәт Әхмадиша улы 1941 елның салкын яңгырлы ноябрь аенда сугышка алына. Ә инде бер айдан мин, аның кызы Таһирә дөньяга килгәнмен. Бу шатлыклы хәбәрне әнкәй хат аша әткәйгә хәбәр итә. Җавап хатлары өзелми. Бар хатларында да ул безнең хакта сораша, авыр булса да түзәргә куша, сугыштан исән-сау әйләнеп кайтырга өметләнә. Әмма соңгы хатында үзенең тиздән һәлак буласын сизенеп төш күрүе турында бәян итә. “Шартлау булды, ярты гәүдәм күккә очты, яртысы җирдә калды. Исән калмам, ахрысы. Балаларны үстереп кеше итәргә тырыш”, – дип яза ул. 1943 елның 24 февралендә Новая Водолага дигән авыл өчен барган катлаулы бәрелешләр вакытында аның гомере өзелә...
Җиңү көне якынайган саен, әткәемне ешрак искә алам. Олы яшьтә булсам да, “әткәй” диеп эндәшәсе килә ( бу сүзне гомер буе күңелдән генә кабатлап йөрдем бит мин!). Җиңүнең 65 еллыгын каршылар язны күңелдә шигырь юллары туды. Бу юллар иң якын, газиз кешем, әткәемнең якты истәлегенә багышлана.
Сагыну җыры
Каберләрең бигрәк ерак калды, Барып җитеп башым ия алмам. Туган авылың туфракларын салып, “Таныйсыңмы, әткәй?” – дия алмам.
Син киткәчтен туган балаң бит мин, Йөзләреңне бер дә күрмәдем. Әнкәебез гомере буе көтте, Аның өчен син бит үлмәдең.
Кайгы-шатлыкларны уртак итеп Язмаган бит бергә яшәргә. Хыялланып көттем, бер кочаклап, “Әткәм!” – диеп сиңа дәшәргә.
Әле дә бит ишетәсем килә, “Кызым”, – дигән назлы сүзеңне. Кочагыңа сыенасым килә, Күрә алмам инде үзеңне.
Язмыш безгә шулай язгандыр да, Аергандыр безнең юлларны. Әле булса йөрәккәем сызлый Искә алсам синсез елларны.
Мәңгелеккә мине күрми киттең, “Кызым”, – диеп бер дә дәшәлми. Хәзер инде үзем зур әнимен, Әмма күздә һаман яшь әле.
“Әткәй!” – диеп, сагынып көтә идек, Шәһит киткәнеңне белсәк тә. Тыныч йокла, – син яшисең әле Элеккечә безнең йөрәктә.
Башкортстан, Тәтешле районы Кашкак авылы.
Таһирә МИҢНЕМӨХӘММӘТОВА |
Иң күп укылган
|