поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
16.01.2019 Җәмгыять

Бала табып кына эш бетми. Әнигә дә, бәбигә дә түзәргә кирәк

Мәктәпкәчә яшьтәге баласы булган әти-әниләргә яңа ел күңелсез хәбәрдән башланды. 1 гыйнвардан Татарстанда балалар бакчасы өчен түләү артты. Хәер, бала-чаганың да кәефе кырылмагае. Түрәләр балаларны циркка йөртүне тыючы канун проекты әзер­ләгән. Дуңгыз елында ни көтә?

Кыйммәтле дә соң бакча!
 
1 гыйнвардан балалар бакчасы өчен түләү 8 процентка кыйм­мәтләнде. Хәзер сабыен бакчага йөртүче әти-әниләргә тагын да күбрәк түләргә туры киләчәк. Гыйнвар квитанциясенә ничә сум акча өстәләчәген төгәл генә әйтеп булмый. Барысы да бакчаның ничә сәгать эшләвенә, балага ничә яшь булуына һәм төркем­дәге сабыйлар санына бәйле. Бәяне арттыру турында документны имзалаганда, түрәләр атап күрсәткән абонент түләве күләме дә әти-әниләр түли торганнан аерыла. Чөнки югарыдагылар субсидия билгеләнә торган уртача саннар белән генә эш итә. Белгечләр фаразлавынча, быел баласын 10 сәгать ярым эшләүче төркемгә йөртүче әти-әниләргә ай саен 3 мең 367 сум (былтыр – 3 мең 118 сум) түләргә туры ки­ләчәк. 12 сәгатьлек “дежур төрке­ме” исә аена 3 мең 691 сумга (былтыр – 3 мең 418 сум) төшәчәк. Баланы логопед төркеменә йөртү – иң кыйммәте. Былтыр ул аена 4 мең 481 сум торса, хәзер 4 мең 839 сум торачак, дип фаразлана. Гыйнвар өчен түләү кәгазьләре килә башлады инде. “ВТ” хәбәр­чесенә килгән квитанциядә абонент түләве 122 сумга арткан.
 
Субсидия күләме исә үз­гә­решсез калган. Әти-әниләр федераль һәм республика күләмен­дәге матди ярдәмгә өмет итә ала. Федераль субсидия, гаиләдәге балалар санына карап, беренче балага – 20, икенчесенә – 50, өченче сабыйга исә 70 процент тәшкил итә. Айлык керем җан башына 20 мең сумнан кимрәк туры килгән очракта, гаилә республика күләмендәге ярдәмгә дә өмет итә ала.
 
Әти-әниләргә тагын бер нәрсә тынгылык бирми: ил күләмендә фәкать Татарстанда гына бакчага йөрмәгән көннәр өчен яңадан исәп-хисап ясамыйлар. Дөрес, тук­лануга киткән акчаны кире кайтаралар. Тик ул гомуми чыгым­нар­ның бик аз өлешен генә алып тора. Мәсәлән, былтыр әлеге күрсәткеч аена 552 сум тәшкил иткән. Димәк, көненә 27 сум тирәсе. Моның белән генә баеп китеп булмый, билгеле. Җәй көне бала бакчага йөрмәгән яки ул авырган көннәр өчен акча түләргә теләмәгән әти-әниләр судка да мөрәҗәгать итеп карады. Тик, кем әйтмешли, йөк һаман шул ук урында.
 
Бушка тапсыннар?!
 
Балалар бакчасына бәя артуга бәйле моң-зарга кул селтәп кенә караучылар да бар. Аларның үз мәшәкатьләре. Илдә түләүле суррогат әни хезмәтен канун ниге­зендә тыярга тәкъдим иткәннәр. Яңалыкны Россия Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов уйлап тапкан. Аның әйтүенчә, суррогат әни хезмәте ул балалар белән сәүдә итүгә тиң. “Кызганыч, әлеге өлкәдә бернинди кануннар да юк. Дәүләт исә әлеге мәсьә­ләдән читләшергә тиеш түгел.  Безгә суррогат әни хезмәтенең кагыйдәләрен булдырырга ки­рәк”, – дигән түрә. Канун проектыннан аңлашылганча, чит ке­шегә бала табып биргән өчен акча алуны тыймакчылар. Суррогат әниләргә йөклелек чорына бәйле чыгымнарны гына кайтарачаклар, дип көтелә. Һәрхәлдә, Милонов шул фикердә.
 
Мәсьәләнең рухи ягы турында күп бәхәсләшсәләр дә, суррогат әнигә мөрәҗәгать итү яки чит гаиләгә бала табып бирү – һәркемнең үз эше. Шуңа күрә әлеге өлкәне ничек тәртипкә салырга җыенулары да аңлашыл­мый. Моның бик күп акча китерә торган бизнес булуын да истән чыгарырга ярамый. Мәсә­лән, ил башкаласында суррогат әни хез­мәте 2 миллион ярым сум тора, ди. Түрәләргә әнә шул читкә киткән акча тынгылык бирми, күрәсең. Икенче яктан карасаң, кем кешегә бушлай бала табып бирсен?
 
18дән соң да өлгерә
 
Балаларга циркка йөрүне тыярга да мөмкиннәр. Бу хактагы үтенеч белән илнең мәдәният министры Владимир Мединскийга Ленинград өлкәсе депутаты Владимир Петров мөрәҗәгать иткән. Түрә сүзләренә караганда, цирк­та хайваннарны төрле күнекмә­ләр ясарга өйрәткәндә, алар белән бик рәхимсез кыланалар. “Бу исә балаларның психикасына тискәре тәэсир итәргә мөмкин”, – дигән Петров. Ул циркта тамашачыларга яшь чикләве билгеләргә киңәш иткән. Аз да түгел, күп тә түгел, кәмит карарга 18 яшьтән өлкәнрәкләрне чакырган ул. Менә шундый тамаша!

Эльвира ВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 16.01.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»