|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.01.2019 Фаҗига
Яшел Үзәндә янып беткән "Лада"да ир-ат мәетен тапканнар (ФОТО)Төнлә Яшел Үзәндә янгын сүндерүчеләр янып беткән "Лада"да ир-ат мәетен тапканнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бүген 2.20 сәгатьтә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Дзержинский урамында 40нчы номерлы йорт янында җиңел машина яна дигән хәбәр килде, дип яза Татар-информ.
Урынга килгән 53нче янгын сүндерү бүлеге машина эчендә ир-атның үле гәүдәсен тапкан.
Беренче версия буенча, янгын чыгу сәбәбе - транспорт чарасының төзек булмавы. Ир-атның үлү сәбәбен белгечләр ачыклый.
--- |
Иң күп укылган
|