поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
15.01.2019 Дин

Мондый мәчеттә намаз кабул булырмы?

“Моннан 30 еллап элек өебездән безнең өчен бик кадерле, бик изге, бик кыйммәтле булган, ата-бабаларыбыздан калган Коръән югалды. Шул рәвешле ата-бабаларыбыз белән тоташтыручы рухи җепләр өзелгән кебек булды.

Без ул Коръәнне шактый озак эзләдек. 30 ел үткәч, Алланың рәхмәте белән, без аңа Казанның бер мәчетендә тап булдык. Коръән­не сорап килгәч, мәчет мулласы мине аферист дип атады, китапны бирмәде. Аферистлар шулай дистә еллар ата-бабаларыннан калган Коръәнне эзләп үткәрәме икән? “Ул иске Коръәннәрне нигә җыясыз?” – дип сорадым. “Үзләре китерәләр”, – дигән җавап алдым. Мин әлеге китапның өебездән ничек юкка чыгуын белмим. Тау кадәр алтын бир­сәләр дә, мин кемгәдер биреп җи­бәрүгә риза булмас идем. Яд­кәр­ләребезгә битараф булган сурәттә, нәсел агачының ботакларын ки­сәбез түгелме соң? Иртәме-соңмы нәселебез китабын кулыма алырмын, ата-бабаларым алдындагы бурычымны үтәрмен дип ышанам.
 
Коръәнне укый белүче юк, диләр. Белүемчә, Коръән гарәп телендә языла, аны шул телдә укырга да кирәк. Хәзерге вакытта мең кешенең берсе гарәпчә укый бе­ләме икән? Алай булгач, ислам динен  ничек итеп халыкка җитке­рергә уйлыйлар? Халыктан калган борынгы китапларны җыепмы?
 
Бүген урам саен яңа мәчет төзелә. Нинди акчага төзелгәне берәүне дә кызыксындырмый. Тө­зе­лешкә бер тиен хәрам акча керсә, мәчет дөрес булмый, диләр. Дөрес булмаган мәчеттә намаз укыган кешеләрнең намазлары дөрес булырмы? Алар рухи яктан чистара алырмы? Аларның намазларын Алла кабул итәрме? Коръән ул яшәеш законнарының җыентыгы түгелме?”
 
Казанда яшәүче М. әфәндедән менә шундый эчтәлектәге хат алдык. Соңрак  ул үзе дә, редакция­без­гә килеп, ярдәм итүебезне сорады, нәзарәткә баруын да әйтте. Шактый каршылыклы тоелды безгә бу хат. Шуңа күрә аны, бераз гына кыскартып, дин сәхифәсендә, ТР Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев аң­лат­масы белән бергә бастырырга булдык.
 
– Билгеле, бу кешегә кайчандыр өйләрендә сакланып, ни сәбәп­ледер югалган Коръәнен тапкан өчен рәхмәт кенә әйтергә кирәк. Бу тырышлыгы, үҗәтлеге өчен, җомга намазыннан соңмы, саклагыз, югалтмагыз, балаларыгызга тапшырыгыз, бабаларыбыздан калган истә­лекләргә барыбыз да шушылай игътибарлы булсак иде, дип, мәчеттән бүләк биреп, рәхмәт әйтеп, мактап, халык алдында хуҗасына кайтарырга кирәк. Шәт шулай булыр да.
 
Тик менә автор, мең кешенең берсе булса да Коръәнне укый беләме икән, дип шик белдерә. Бүген гарәп хәрефе белән язылган Коръән китабын кулына алып укый алучылар шактый күп (аңламаган кешеләр өчен тәфсирләр дә аз түгел). Казанда гына түгел, районнарда да байтак алар хәзер. Хәтта безнең Балтач районында егер­медән артык мәктәп баласы Коръ­әнне яттан белә. Бүген Коръәнне өйрәнүчеләр, Аллага шөкер, меңгә бер генә түгел, шактый күп. Укырга өйрәним дигән кешегә бөтен мөмкинлек бар. Омтылырга, өй­рәнергә кирәк, тыйган кеше юк. Алланың рәхмәте бу.
 
Тик менә, андый мәчетләрдә укыган намазлар кабул булырмы-юкмы, дигән дәгъва бик сәер яң­гырый. Шулай бервакыт бер хатын энесенә кунакка барган. Моның энесе банкир икән. Ул кайтыр юлга кузгалам дигәндә, энесе: “Мә, кирәгеңә тотарсың!” – дип аңа шактый зур күләмдә акча биргән. “Энем, мин бу акчаны ала алмыйм. Син бит – банкир!” – дигән апасы. Шуннан соң энесе, ярар, апа, мин бу акчаны алам да, күңел ачуга тотам, бер көндә казинода туздырып кайтам, дигән. Шуннан соң тегесе, ярый, ул чагында мин ул акчаны бер кирәк җиргә тотармын, йә бер мохтаҗга бирермен, дип ризалашкан. Чынлап та, кайберәүләр акчасын казиноларда туздыра, чит илләрдә кәеф-сафа коруга сарыф итә, фахишәләр белән типтерә. Болай иткәнче мәчет төзелешенәме, башка бер изге эшкә бирә икән, бәлкем шул рәвешле, шушы изге эшкә өлеш керткәнен күреп, Аллаһы Тәгалә аны туры юлга бас­тырыр?! Акчаны бу рәвешле тоту төрле шикле гамәлләргә сарыф итүгә караганда уңайрак бит.
 
Аллаһы Тәгаләнең, хәтта намаз укымаучылар кулы белән мәчет­ләр­не аякка бастырырмын, шуннан соң да тәүбә кылып, иман китер­мәсәгез, арагыздан зәгыйфь­рәк­ләрне өстегездән әмир итеп куярмын, дигән мәгънәдәрәк вәгъдәсе бар. “Ислам дине алтын тәңкә шикелле. Бүген пычрак аталар. Моңа карап, аның кыйммәте югалмый. Берзаман ул ялт итеп күтәреләчәк”, – дип әйтә иде әбиләребез. Бүген­гебез – шуның мисалы бит инде. Мәчетнең нинди акчага тө­зелгәнен тикшерергә кирәк түгел. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте киң: кырык ел элек мәчетләр шушылай күпләп төзелер дигәнгә беркем дә ышанмый иде. Гариф Гобәй китабында да моны шиккә алган урыннар бик күп. Безгә мәчетләргә барып намаз укырга, Раббыбыз кушкан башка гыйбадәтләрне үтәргә кирәк. Телә­гән кеше – ысулын, телә­мәгән кеше сылтавын таба, дип шуңа күрә әйтәләр дә инде. Элек мәчет юк, дин кушканнарны өйрәнергә совет власте мөм­кин­лек бирми, дип әй­тәләр иде. Хәзер мәчетне, аның имамын тикше­рәләр, мәчеткә йөр­мәс өчен, төрле кимчелек эзлиләр. “Тәһарәт алып, мәчеткә барырга иренәм”, – дими. Мәчет төзүчене, имамны хурлый. Безнең бабайлар – иманлы ке­шеләр, мәчет булмаганда да намаз укыды, мәчет салынгач, сөенә-сөенә йөрде. Укыган, дингә тартылган кеше элек тә намаз укыды, хәзер дә укый.

Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ --- | 14.01.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»