поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
15.04.2010 Матбугат

“ТАТАРСТАН” ЖУРНАЛЫНЫҢ РӘСМИ САЙТЫ АЧЫЛДЫ

“Татарстан” иҗтимагый-сәяси журналы үзенең рәсми сайтының яңартылган версиясен тәкъдим итә. Сайт ачылу – 2009 елның маенда узган рестайлингтан соң, журнал үсешендәге чираттагы этап. Сайтта мәгълүматның урнашу тәртибе кызыксынучыга: укучымы ул, реклама бирергә теләүчеме – һәркемгә үзенә кирәкле мәгълүматны тиз арада табарга мөмкинлек бирә.

Сайт “Журнал турында”, “Журнал яңалыклары”, “Журнал проектлары” дигән бүлекләрне үз эченә ала. Биредә шулай ук киләсе санга кертелгән темалар буенча анонс та урнаштырыла. Моннан тыш, элеккеге саннар тупланган архивка да күз салырга мөмкин булачак. “Авторлар колонкасы”нда басмабызның даими авторлары – Рафаэль Мостафин, Юрий Алаев, Леонид Толчинский һәм Татьяна Колчиналарның мәкаләләре урын алган. Укучы һәр материалга карата үзенең фикерен язып калдыра ала. “Журналга язылу” һәм “Реклама хезмәте” бүлекләре сайтка керүчеләр өчен югары дәрәҗәдә уңайлы итеп эшләнгән. “Татарстан” журналының партнерлары исә бөтенләй бушка тиешле бүлекләрдә үз яңалыкларын калдыра алалар.

 

On-line-мөмкинлекләргә ия сайт журналның басма версиясенә ярдәм итүне, аны тулыландыруны күз уңында тота. Киләчәктә сайт үсәр, өстәмә контент һәм файдалы мәгълүмат белән баетылыр дип көтелә. Төрле темалар буенча мәгълүмат алмашу максатында укучылар өчен форум ачу планлаштырыла.

 

«Татарстан» журналы сайтына рәхим итегез - www.tatarstan.ru.com

 

Белешмә:

 

“Татарстан” журналы – республиканың күп кырлы тормышын чагылдыручы иҗтимагый-сәяси басма. Аның битләрендә татарстанлыларның сәяси, икътисадый, рухи һәм мәдәни тормышына кагылышлы көнүзәк проблемалар карала. Һәр санда – республика тормышының иң әһәмиятле вакыйгалары турында мәгълүмат, бизнес һәм хакимият вәкилләре белән әңгәмәләр. Эшлекле һәм иҗтимагый структураларга иң мөһим мәсьәләләр буенча үз карашларын белдерергә мөмкинлек тудырып, абруйлы әңгәмәдәшләрне фикер алышуларга чакырып һәм өр-яңа мәгълүмат нигезендә әһәмиятле темаларны ачып, “Татарстан” журналы үзенә һәм укучыларына югары планка куя. Журналны укучы – актив тормыш позициясендә торучы, карарлар кабул итәргә яки аларны кабул итәр өчен турыдын-туры йогынты ясарга сәләтле кеше. Ул үз эше белән мавыккан, тәҗрибәсе белән уртаклашырга һәм яңалыкны кабул итәргә әзер шәхес. Аның өчен тамырларны онытмау һәм эшлекле абруйны саклый белү үтә мөһим.

 

2009 елның ноябрь аеннан “Татарстан” журналы, рестайлингка бәйле рәвештә туктап торганнан соң, үзенең татарча вариантын да нәшер итә башлады. Хәзерге вакытта журналның татар телендәге басмасының күләме 64 полоса, шуларның өчтән икесен рус телендәге басмадан тәрҗемә ителгән мәкаләләр, ә өчтән берен татар публицистларының оригиналь материаллары тәшкил итә. Журнал белән даими хезмәттәшлек итүче авторлар арасында Вахит Шәрипов, Хәмидә Гарипова, Рәмис Латыйпов, Рузилә Мөхәммәтова, Артем Субботкин кебек журналистлар бар. Журналның татар телендәге саннарында, рус телендәге басмада анализланган темалардан тыш, республика өчен мөһим гомуми проблемалар белән бергә, татар халкы үсешенә бәйле актуаль мәсьәләләр дә күтәрелә. Алар арасында – милли телебезне саклау, милли мәдәният һәм мәгариф үсеше проблемалары...

 

Журналның татар телендәге басмасы рус телендәге басма белән бердәм иҗади процессны тәшкил итә, татар укучысы өчен кызыклы һәм әһәмиятле булган темаларны арттыру һәм киңәйтү юлыннан бара.

 

2010 елның декабрендә журнал оешуга 90 ел тулачак.

 

Тираж: 6 200 данә, рус һәм татар телләрендә нәшер ителә. Басмага язылырга һәм берәмләп сатып аларга була. Айга 1 мәртәбә бастырыла.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»