|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.01.2019 Мәдәният
Ваһапов фонды “Дуслык күпере” товар билгесен рәсмиләштердеШушы көннәрдә Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фондына “Дуслык күпере” товар билгесенә ия булу турында рәсми Таныклык тапшырылды. Бу уңайдан фонд директоры, продюсер Рифат Фәттахов болай диде:“Узган ел шаулап-гөрләп “Дуслык күпере” фестивален үткәргәч, бу исемне, хәтта безнең логотипны файдаланып төрле чаралар үткәрүчеләр табылды. Бездә шулай бит инде: әзергә-бәзер. Хәер, ул “левый” концертларга безнең бернинди катнашыбыз булмаса да. Ә шушы көннәрдә “Дуслык күпере” дигән товар билгесен без рәсми төстә теркәдек. Һәм бу хакта Ваһапов фондына махсус документ та тапшырылды. Кем белә бит, бәлки, татар шоу-бизнесы да кайчан да булса цивилизацияле юлдан бер китәр әле...”
Сүз уңаеннан: быел “Дуслык күпере” татар-башкорт эстрада фестивале апрель аенда Россиянең 17 шәһәрендә үтәчәк.
--- |
Иң күп укылган
|