поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
10.01.2019 Җәмгыять

Сау-сәламәт иде бит ул...

Чаллыда яшәүче Резеда белән Ринат Аптеевлар нарасыйларын бик көтеп ала. Тик, ни кызганыч, алты айга кадәр сау-сәламәт булган сабыйның ки­нәт авырый башлавы алар­ның тормышының астын өскә китерә.

 – Без моны прививкадан гына күрәбез. Алты ай тулгач, тиешле уколны салдырырга бардык. Шуннан соң кызымның хәле начарланып китте. Баштарак, бәл­­ки, рәтлә­неп китәр дип тә көттек. Тик өмет­ләр акланмады. Кызыбыз үрмәләп китәр дип хыялландык. Башка яшь­тәшләре тәпи дә китте, ә кызыбыз һаман бер килеш торды. Ул чактагы борчылуларымны аңлатып бетереп булмый. Бик авыр иде. Нишләтергә дә белмәдек. Безне төрлечә юаттылар. Кайбе­рәүләр, әле тагын балагыз булыр, дип тә әйтте хәт­та. Тик безгә кызыбызның сау-сәламәт булуы кирәк! – дип сөйли Резеда. – Кызымны күрсәт­мәгән табиб калмады. Невропатолог без­гә массаж һәм башка дәва­лау курслары билгеләде. Табиб куш­каннарның барысын да үтә­дек, ләкин алга китеш булмады. Мас­саж­ның файдасы бул­ма­ганын аңлагач, безне хаста­ханәгә салдылар. Анда дә­валап карадылар, ләкин ярдәме тимәде.

 
Регинага “спинальная мышечная атрофия” дигән диагноз куялар. Бу – генетик авыру. Кеше башта аякларын тоймый, соңын­нан куллары зәгыйфьләнә, ахырда тын алу системасына зыян килә. “Безгә, гади генә иттереп, үлемгә китерә торган чир, дип аңлаттылар. Организмның хәрә­кәт нервлары үлә икән. Аяктан башлап йоту рефлексларына кадәрге нервлар яшәү сәләтлә­рен югалта. Россиядә әлеге диаг­ноз белән авыручыларны дәва­ламыйлар. Ә мин үз баламның әкрен генә үлеп баруын карап тору белән килешмим”, – ди Ре­зеда.
 
Бер ел элек чит илдә бу авырудан котылырга ярдәм итә торган дару уйлап тапканнар. Хәтта чирне бөтенләй онытырга була икән. “Әлеге дару – минем хыялым. Кызымны бары тик ул гына коткара алыр төсле. Тик ул бик кыйммәт. Чит илләрдә авыруларга даруны бушка бирәләр. Бездә генә алай түгел, чөнки Россиядә әлеге дару теркәлмәгән”, – ди Резеда.
 
Бер дәвалау курсы 88 мең евро тора. Безнең акча белән әйт­кәндә, 7 млн сум кирәк. Вакыт уз­ган саен, Регинаның хәле начарлана.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ â | 10.01.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»