поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 10.05 "Муса.Моабит". Кариев театры, 13:00 / 18:30.
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 10 Май
  • Камил Фасиев (1919-2005) - галим
  • Рәмзия Закирҗанова - актриса
  • Алия Кәлимуллина - актриса
  • Рамил Муллин - дәүләт эшлеклесе
  • Мәликә Гыйльметдинова - хәйрияче
  • Гариф Галиев (1903-1985) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
09.01.2019 Мәдәният

Яшел Үзән районында “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең кышкы сменасы тәмамланды (ФОТО)

“Сосновый бор” шифаханәсе концертлар залында “Созвездие-Йолдызлык” ачык республика телевизион яшьләр фестивале кышкы иҗат сменасының гала-концерты узды.

 Бер сәхнәдә Татарстанның 22 районыннан 10-14 яшьтәге 200 артык фестиваль лауреатлары чыгыш ясады. Алар - “Дорога из города” бию театры (Казан), “Изумрудный город” эстрада биюе студиясе (Казан), “Камские звездочки” үрнәкле бию коллективы (Балык Бистәсе), “ВЭД” халык бию студиясе (Яшел Үзән), “Лачыннар” вокаль коллективы (Актаныш) шәкертләре, шулай ук җырчылар Зәринә Бикмуллина, Миләүшә Ногманова, Инсаф Ганибаев (Казан), Диана Гайнетдинова, Әдилә Зиннәтуллина (Биектау), Аделина Җафарова (Әлмәт) һ.б.

Танылган фестивальнең мәдәни-белем бирү сменасы “Сосновый бор”да быел унбишенче тапкыр оештырылды. “Йолдызлык” балалары республика Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси ярдәменә күрә кышкы каникулларын файда белән үткәрә алды.
 
Концертны ачканда Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин фестивальнең популярлыгы, киңлекләре кебек үк, елдан-ел артуын искәртте. “Быелгы фестиваль сезонында “Йолдызлык”ның төрле этапларында Яшел Үзән районыннан гына меңнән артык бала катнашачак. Хезмәттәшләрем – башка районнар һәм шәһәрләр башлыкларының да бу юнәлештә үзләренә югары таләпләр куйганын беләм. Фестивальгә күрә безнең сәләтле балалар һәм алар яулаган дипломнар саны, чыгышларының матурлыгы һәм артистлыгы буенча үзара ярышуыбыз бик яхшы күренеш. Барыбыз да шәһәрләребезнең балаларда булган якты талантларыннан януын, балкуын тели”, - дип билгеләде Тыгин.
 
Смена кысаларында балалар Татарстанның атказанган артистлары Рузил Гатин һәм Айдар Сөләйманов белән иҗади очрашуларда, Казан консерваториясе профессоры, фестивальнең жюри рәисе, Россия һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллинаның – вокал буенча, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры, Россиянең атказанган артисты Раилә Гарипованың – бию буенча, “Эфир” телеканалының мәдәни күзәтүчесе, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Дмитрий Пивоваровның сөйләм техникасы буенча мастер-классларында катнашты.
Сменаның әйдаманнары булып ГИТИС Россия театраль сәнгать университеты чыгарылышлары һәм студентлары эшләде.
 
 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 09.01.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»