|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.12.2018 Криминал
Казан үзәгендә ике кешене пистолеттан атып яралаган ир-атка ориентировка чыктыКичә кич белән Казан үзәгендә атыш оештырып, ике ир-атны яралаган кешенең ориентировкасы чыкты. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. "Татар-информ" язуынча, кичә кичке якта Островский һәм Университет урамнары чатында бер ир-ат пистолеттан атып ике кешене яралады. Казанда яшәүче 55 яшьлек ир-атны эзлиләр. Яраланган ике дусны авыр хәлдә хастаханәгә озаттылар. Әлеге вакыйгадан соң җинаять эше ачылды.
Казанда яшәүче 55 яшьлек ир-ат ике кешене үтерергә җыенган дип шикләнәләр.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы әлеге кеше турында мәгълүматы булучыларга "Япеев" дежур частенә 8-843-221-46-02 номерына шалтыратырга сорый.
Фото: МВД РТ
--- |
Иң күп укылган
|