|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.12.2018 Әдәбият
Түбән Камада Рәмис Аймәт иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә үттеЗаманында Идел буеның мәдәни башкаласы буларак танылу алган Түбән Кама бүгенге көндә дә үз традицияләренә тугрылык саклавын дәвам итә: биредә берсеннән-берсе тирән эчтәлекле, әхлакый-рухи кыйммәтләргә ия мәдәни чаралар, әдәби кичәләр оештырыла, күренекле шәхесләр белән очрашулар үтә. Әйтик, әле соңгы араларда гына да шәһәребезгә Алмаз Хәмзин, Роберт Миңнуллин, шул исәптән, Данил Салихов, Гәрәй Рәхимнәр килеп китсә, күп тә үтми, бөтен республика җәмәгатьчелеге “Кама таңнары” әдәби берләшмәсенә илле ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичәгә җыелды. Соңрак мәдәни чаралар тезмәсен “Җидегән чишмә” берләшмәсе дәвам итте: Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама драма театрына багышланган кичәдә якташыбыз –халык шагыйре, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев үзе катнашты.
Чираттагы әдәби очрашу шәһәрнең Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә узды. “Шагыйрь күңел тәрәзәләрен ача...” дип исемләнгән әлеге очрашуга кунак булып, шигырьләре татар, рус, төрек, азәрбайҗан телләрендә дөнья күргән танылган шагыйрь, Муса Җәлил, Һади Такташ исемендәге премияләр лауреаты, төрки халыклар поэзиясе фестиваленең Хөсәен Байкара исемендәге әдәби бүләк иясе, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт чакырулы иде. Әле күптән түгел “Кама таңнары” әдәби берләшмәсенә багышланган кичәдә үзенең кыю фикере, үтемле сүзе, моңлы җырлары белән Түбән Кама тамашачысының мәхәббәтен яулаган Рәмис Аймәт белән очрашуга зал тулы халык җыелды.
“Түбән Камада милли җанлы кешеләр яши, сездә энергетика көчле”, - диде очрашу кунагы үзе дә, тамашачыларны сәламләп. Китап укучыларга “Шомырт салкыннары”, “Айның аръягында”, “Бозлы җилкәннәр”, “Син –минем җанымның яртысы” кебек җыентыклары белән яхшы таныш Рәмис Аймәт очрашу барышында тамашачылар алдында үзенең туган җире, балачак хатирәләре белән уртаклашты, иҗат эше, каләм дөньясына килү юллары турында сөйләде; әдәбиятыбызга Зәки Нури, Шәрәф Мөдәррис кебек күренекле шагыйрьләребезне биргән Чүпрәле төбәгендә тууы, ун балалы гаиләдә төпчек малай булуы, әти-әнисенең дә шигъри җанлы кешеләр, күңеленә әдәбият орлыклары салуда икетуган апасының роле зур булуы турында аерым бер җылылык, аерым бер хөрмәт белән искә алды. Кечкенәдән артист булырга хыялланган егетнең татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керүенә исә авылдашы, остазы, галим Нурмөхәммәт Хисамов сәбәпче булган. “Университетта “Әллүки” әдәби түгәрәгенә, “Каз канаты” ансамбленә йөрдем. Әлбәттә, болар барысы да миңа әдәбият һәм сәнгать дөньясына кереп китәргә этәргеч булды”, - ди Рәмис Аймәт. Әлбәттә, әдәбият-сәнгатькә мөнәсәбәте һөнәри эшчәнлегендә дә чагылыш тапмый калмаган: ул берничә ел “Мәгърифәт”, “Шәһри Казан” газеталарында эшли, Шәриф Камал, соңрак Габдулла Тукай музейларын җитәкли; кайда гына эшләсә дә, үзен милли җанлы шәхес, оста оештыручы,җәмәгать эшлеклесе буларак таныта.
Очрашу әдәбият сөючеләргә шагыйрьнең әдәби мирасы белән якыннанрак танышу мөмкинлеге дә бирде: шагыйрьнең китапханәчеләр тарафыннан укылган “Минем вакыт”, “Әнкәйгә кайту”, “Мәгънә эзлим”, “Ишетелә Тукай ютәле” кебек шигырьләре китапсөючеләргә Рәмис Аймәт лирикасының фәлсәфи көче, уй-фикерләренең тирәнлеген ачып бирүгә этәргеч булды. Кичәнең сценарий авторы һәм алып баручы Гүзәлия Гыйбадуллинаның: “Шигырь нинди мәлдә туа?” – дигән соравына автор үз шигырьләренең кайсыдыр дәрәҗәдә моңсу күңелле Дәрдмәнд иҗатына аваздаш булуын искәртеп үтте, “Күңелемнең шигырь язмыйча мөмкин булмаган бер халәтендә мин каләмгә алынам. Шушы бөтен эчке кичерешләремне иҗат аша чыгарып, әйтик, кайвакыт үз-үземне саклап та калам. Иҗат әле ул - минем өчен кайбер вакытта үз- үземне авыр хәлләрдән саклап калу чарасы да”,- дип җавап бирде. Очрашуда шулай ук туган тел мәсьәләсе, милли хәят, бүгенге көн татар әдәбиятының торышы, аның киләчәге турында да сүз барды. Рәмис Аймәтнең сәхнә түреннән укылган “Гыйбрәт булсын сезгә бу югалту” шигырен кичәдә катнашучылар тын да алмый тыңлады, зал әдипне алкышларга күмде.
Соңгы елларда җыр өлкәсендә актив эшләүче Рәмис Аймәт тамашачыларга “Нурлар чәчеп яшә, әнкәй”, “Син минем җанымның яртысы”, “Бәхеткә илтсен юлыгыз” кебек җырларын да бүләк итте. Үз чиратында, түбәнкамалылар – “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина Рәмис Аймәтнең иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлеген аерым билгеләп, татар әдәби мохитен үстерүдәге эшләре өчен рәхмәтен җиткерде, Ралия Кәримова шагыйрьгә багышлап язылган шигырен укыды, Нәфисә Баязитова Рәмис Аймәтнең үз шигырен укып узды; “Илһам” студиясе җырчысы Рөстәм Әсәдуллин исә музыкаль сәлам ирештерде.
Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры урынбасары Римма Хәсәнова Рәмис Аймәткә әлеге очрашуга килеп, түбәнкамалыларга, чын мәгънәсендә, зур бәйрәм оештыруы өчен рәхмәтен җиткерде, иҗади уңышлар теләде.
Очрашу ахырында Рәмис Аймәт китапханә вәкилләренә үзенең әле яңа гына табадан төшкән җыентыкларын бүләк итте, һәркемне әдәбиятны яратып, шигырь сулап яшәргә чакырды, дип хәбәр итә Гөләндәм Галиева, Түбән Кама хакимияте рәсми сайты мөхәррире.
--- |
Иң күп укылган
|