|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.12.2018 Дин
«Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды 2019 елда берничә яңа проектка керешергә ниятлиБу хакта “Ярдәм” хәйрия фондының 2018 елдагы социаль эшчәнлеккә нәтиҗә ясауга багышланган зур чара вакытында билгеле булды. Әлеге фонд президенты Илһам Исмәгыйлев хәбәр иткәнчә, киләсе елда фонд тарафыннан ике объектны төзи башлау көтелә. Күпфункцияле дини “Сөләйман” комплексы, коляскада утырып йөрүче инвалидлар өчен комплекс һәм 5 күп балалы гаилә өчен торак Күпфункцияле дини “Сөләйман” комплексы үз эченә зур мәчетне, Изге Коръәнне ятлау үзәген, кызлар өчен көндезге курсларны, социаль ашханәне алачак. Ә “Ярдәм” мәчете янында коляскада утырып йөрүче инвалидлар өчен комплекс төзү көтелә. Анда коляскада утырып һәм таякка таянып йөрүчеләр, ДЦП диагнозлы авырулар өчен бөтен уңайлыклар булдырылып, тернәкләнү узу бөтен шартлар тудырылачак.
Шулай ук Кама Тамагы районында күп балалы гаиләләр өчен торак төзү буенча проект тормышка ашырылачак. Әлеге районнан 5 гаилә эш һәм торак белән тәэмин ителәчәк.
2019 елда “Ярдәм” фонды тарафыннан күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен биш тапкыр курслар оештыру көтелә. Шулай ук ишетмәүчеләр өчен һәм “Бер-беребезгә булышыйк” курслары да 3 тапкыр җыелачак. Тәрбиягә алынган балалар өчен “Гаилә учагы” йорты, Балтач районы Бөрбаш авылындагы малайлар өчен пансионат, “Ярдәм” мәчете карамагында Изге Коръәнне өйрәнү мәркәзе, эчкечелектән һәм наркоманиядән котылырга ярдәм итүче үзәк эшләп торачак, Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе белән берлектә эш алып барылачак.
Тәфсир елында күрмәүчеләр өчен татар һәм рус телләрендә Коръән тәфсирләре
Яңалыкларның тагын берсе Татарстанда 2019 елны Тәфсир елы итеп игълан итү белән бәйле. Декабрь аенда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашкан Президиум утырышында шундый карар кабул ителде.
“Ярдәм” хәйрия фонды җитәкчелеге, мөфтинең инициативасын хуплап, “Бөтен кешегә дә – Коръән” дип аталган хәйрия марафонын башлап җибәрә. Әлеге марафон вакытында күрмәүчеләр өчен махсус эшләнгән әлифба – Луи
Брайль язуында рус һәм татар телләрендә Коръән тәфсирләрен (аңлатмаларын) чыгару өчен акча җыела.
"Ярдәм" (Помощь)” инвалидларга ярдәм күрсәтү үзәге” автоном коммерцияле булмаган оешма генераль директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова хәбәр иткәнчә, күрмәүчеләрнең дә Коръәнне аңлап укыйсылары килә. Ә Луи Брайль язуында басылган дини әдәбият җитәрлек күләмдә түгел. Шулай итеп, “Ярдәм” фонды, 2019 елда күрмәүчеләр өчен 3000 китап бастырып, республика китапханәләренә җибәрергә ниятли.
2018 ел нәтиҗәләре: РФ Президенты гранты, Татарстан Президенты премиясе һәм Балтач районында малайлар өчен пансионат, ишетмәүчеләрнең футбол командасы
Утырышта 2018 елда фонд тарафыннан алып барылган социаль эшчәнлеккә нәтиҗәне “Ярдәм” фонды Советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов ясады. Узып баручы елдагы мөһим вакыйгалардан ул күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләрне тернәкләндерү буенча Россия Президентын грантын отуны, Татарстан Президентының республикадагы гражданнар җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен премиягә лаек булуны, Балтач районы Бөрбаш авылында малайлар өчен пансионат ачылуны атап үтте.
2018 елда “Игелекле Казан” проекты белән хезмәттәшлек кысаларында “Ярдәм” фонды махсус автобуста торыр урыннары булмаган, мохтаҗ кешеләрне кайнар ризык белән сыйлады. Бу эш киләсе елда да дәвам итәчәк.
Меценатлар көче белән футбол кыры өр-яңадан ясалды. Хәзер ул заманча таләпләргә туры килә һәм инвалидларга спорт белән шөгыльләнергә – футбол, волейбол, баскетбол һәм теннис уйнарга мөмкинлек бирә.
Узып баручы елда ишетмәүчеләр һәм начар ишетүче яшьләрдән “Ярдәм” футбол командасы тупланды. Авырулары көчле булуга карамастан, безнең команда шәһәрнең футбол лигаларында алдынгы урыннар яулый.
“Ачык йөрәкләр” фонды теләктәшлеге белән, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен, Казанда беренче инклюзив уен паркы ачылды. Әлеге паркта балалар мәйданчыгы һәм өлкәннәр өчен тренажерлар зонасы бар.
--- |
Иң күп укылган
|