поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 10.05 "Муса.Моабит". Кариев театры, 13:00 / 18:30.
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 10 Май
  • Камил Фасиев (1919-2005) - галим
  • Рәмзия Закирҗанова - актриса
  • Алия Кәлимуллина - актриса
  • Рамил Муллин - дәүләт эшлеклесе
  • Мәликә Гыйльметдинова - хәйрияче
  • Гариф Галиев (1903-1985) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
25.12.2018 Мәдәният

Тамыр тирәнлеген яфрак тояр

Бу сәяхәт миңа тагын бер кат үземнең милләтем, туган телем белән горурланырга, татарның зурлыгын тоярга мөмкинлек бирде. Һәм ул шул ягы белән аеруча кадерле, истәлекле. Юкса, сәяхәткә җыенганда мин үземнең нинди матур дөньяга барып эләгәсем турында гоманлый да алмаган идем. Бары Венгриядә төрки халыклар Корылтае үтүе мине беркадәр сәерсендерде һәм... зур кызыксыну уятты.

Чөнки без венгрларны фин-угор халыклары исемлегендә күрергә гадәтләнгән. Ә монда төрки халыклар Корылтае! Җитмәсә, ул шулкадәр масштаблы итеп, дәүләт күләмендә үткәрелә... Иң элек аны «Мадяр-Туран» фонды башлап җибәргән. «Мадяр-Туран» фонды, Корылтай һәм бүгенге венгрларның төрки дөньяга нисбәте турында мин әлеге чараның төп оештыручысы, фондның рәисе Андраш Биродан бик төпле аңлатмалар алдым.
 
Андраш Биро үзе тарихчы-антрополог, Венгрия Милли фәнни музееның Антропология институты профессоры.
 
«Соңгы 30 елда дөньякүләм башланган глобализация күп кешеләрне үзенең милләте, үзенең тамырлары турында уйларга этәрде. Элек, социализм чорында, мондый омтылыш милләтчелек дип бәяләнә иде. Ләкин кешенең үз тамырлары белән кызыксынуы ул табигый хәл. Бүгенге Казахстанның Кустанай өлкәсендә дә мадьяр дигән халык яши. Әмма исем бер булу гына ул әле без бер халык дигән сүз түгел, бары эзләнергә җирлек бирә торган фал гына. Шуңа күрә мин 2006 елда Казахстанга экспедиция оештырып, бу халыкны өйрәндем: 165 кешедән ДНК анализы алынды. Y(игрек)-хромосома анализы ясалды, чөнки бу хромосома үзгәрми диярлек. Анализ нәтиҗәләрен Казахстандагы тургай мадьярлары да (яшәгән урыннарына карап аларны шулай атыйлар), без дә бик кызыксынып көттек. Нәтиҗәләр безнең үзебезне дә шаккатырды: бик ерак араларда яшәсәк тә без генетик яктан бик якын булып чыктык.
 
 
Венгриядә мондый легенда яши: Ике бертуган — Мадьяр белән Ходеяр болан ауларга чыкканнар. Ходеяр, боланны эзәрлекләүдән арып, өенә кайтып киткән, ә Мадьяр болан артыннан куа-куа ерак Карпат тауларына барып чыккан... Шунысы кызык, бу легенда тургай мадьярларында да бар Һәм алар да үзләренең ерак бабалары дип Мадьярны саныйлар.
 
2007 елның җиденче аенда Казахстанда беренче Корылтай үтте. Без аны Казахстанның «Бөек дала» иҗтимагый фонды белән бергәләп оештырды. «Бөек дала» бүген дә безнең төп партнерыбыз. Беренче Корылтайда биш мең кеше катнашты. Ат чабышлары оештырылды, зур форум булды. Мин анда: «Икенче Корылтай Венгриядә булачак», — дигән идем. 2008 елда Венгриядә үткән Корылтай 60 мең кешене җыйды. 2010 елда инде күп илләрдән төрки халыкларны китертә алдык. Корылтай ике елга бер үтә торган даими чарага әйләнде.
 
 
Алып барган тарихи һәм антропологик эзләнүләргә нигезләнеп шуны әйтергә мөмкин: венгрларның ерак бабалары IX-X гасырларда Евразия далалары буйлап, Тургайдан Дунайга кадәр аралыкта күчмә тормыш алып барганнар.
 
Урал таулары итәгендә дә, Идел ярларында да калган аларның эзләре. Без —Туран халкы, бөек Атилланың дәвамчылары. Без шул хакта онытмаска, шул берлекне тоеп яшәргә тиеш! Корылтайның төп максаты бу».
 
Инде Корылтай узып, аны анализлаганда, оештыручылар үзеләренең максатына тулысынча иреште, дип төгәл әйтеп була. Әле Венгриянең башкаласы Будапештка килеп төшеп, кунакханәгә урнашканда ук (безне шәһәр үзәгендәге «Hungary» гранд-отеленә урнаштырдылар) үзебезнең гаҗәеп бер төрки дөньяга килеп эләккәнебезне аңладык. Чөнки бөтен җирдә төрки тел ишетелеп тора: казахлар, азәрбайҗаннар, төрекмәннәр... барысы да үзенең туган телендә сөйли һәм бер-беребезне тулысынча диярлек аңлыйбыз. Безне каршы алучы венгрларның сөйләменә дә колак салып карыйм: бик тиз сөйлиләр, бер дә таныш сүзләрне тота алмыйм. Алга таба аралаша башлагач, венгр телендә дә төрки нигезле сүзләр табылды, ләкин күп очракта авазлар системасы үзгәреп алар шактый имгәнгәннәр. Лифтта каракалпаклар белән очраштым. Гадәттәге сорау: «Сез кайдан?» Мин «Казаннан» диюгә, каршымдагы әфәндем балкып китте: «О-о, Нәкый Исәнбәт иленнән, бөек Тукай ватаныннан! — дип елмайды ул. — Рәшит Җәгъфәров белән таныш идек», — дип тә өстәде. Фольклорчы, димәк, дип уйлап куйдым. Корылтай көннәрендә каракалпак фольклорчысы Әмирлан Сейдан белән уртак мирасыбыз турында шактый гәп куерттык. Уртак борчу-әрнүләр берләштергәнгәме, уйгыр делегациясенең җитәкчесе Ваккас Аббас улы белән дә ниндидер бер кардәшлек тоеп аралаштык без. Уйгыр делегациясе биш илдән: Англия, Германия, Голландия, Швецария, Казахстаннан җыелган, барлыгы 25 кеше иде. Уйгырларга нисбәтле һәр чыгыш аларга мөстәкыйльлек теләү белән тәмамланды. Үз чиратында Ваккас әфәнде миңа да «Татар милләтенең, уйгыр милләтенең тамырлары бер, тарихы бер, омтылышлары бер. Мөстәкыйльлекә ирешеп, бер-беребез өчен куанып яшәргә язсын иде!» — диде.
 
 
Венгриядә үтәчәк һәр көнебез сәгатьләп-минутлап бүленгән, оештыручылар ун көн эчендә үзләренең илләре белән мөмкин кадәр күбрәк таныштырып калырга тырышалар иде. Иң беренче нәтиҗә — мадьярлар (үзләрен алар нәкъ шулай атый) бик ватанпәрвәр халык икән! Милли горурлык хисләренең никадәр көчле булуын без беренче көнне үк аңлап өлгергән идек. Ә инде Корылтай көннәрендә үзләренең тарихына, мәдәниятенә, фольклорына булган сакчыл һәм горур карашларын күреп, чын күңелдән сокландык. Будапешт — Дунай елгасының ике ярына урнашкан Буда һәм Пешт шәһәрләре берләшеп барлыкка килгән кала икән. Дунай тиз агымлы, шактый киң елга. Суы көрән-саргылт. Дунай ярына килеп баскач, нигәдер минем күңелгә иң элек Бөек Ватан сугышы чорында безнең солдатларның шул елганы кичүләре турындагы хатирәләре килде... «Сорнай» ансамбленең җырчысы Илгиз Шәйхеразиев исә:
 
«Ай, Дунайда айлы кичтә
 
Су эчерәм атларга», — дип җырлап ук җибәрде.
 
Халык җырына килеп кергәч, безнең өчен ят түгел инде бу Дунай...
 
 
Кичке ашка безне шәһәр читенә алып киттеләр. Ачык һавада оештырылган бу табын төрле илләрдән җыелган төрки кардәшләр белән танышу чарасы итеп уйланган иде. Әле табынга утырганчы мадьяр егетләре безгә ат өстендә тамаша күрсәттеләр. Бу тамаша үзе үк җыелган халыкны алда торган Корылтай рухына көйләп куйды. Алга таба һәр көнне диярлек безгә шундый тамашалар күрсәттеләр. Мадьярларда ат культы гаҗәп көчле. Җирле халык белән танышуның икенче нәтиҗәсе шул булды. Бу фикер Будапешт урамнарында, үзәк мәйданнарында, Милли парк белән танышып йөргәндә тагын да ныгыды. Шәһәрдә бөтен җирдә атлы һәйкәлләр, паркларда, авылларда ат араннары, анда яхшы тәрбияләнгән, елкылдап торган атлар.... Күпме гасыр утрак тормышта яшәп тә, дала рухын саклаган мадьярлар. Аларга карагач, Тукайның «без дә хакның бәндәсе» дигән юллары йөрәкне сызып үтә... Шагыйрь Равил Фәйзуллинның «Үткән бөеклеккә кайтып булмый, сагынып кына була» дигән юллары хәтергә килә...
 
17 илдән 25 милләт вәкиле катнашкан, 150 меңнән артык тамашачыны җыйган Корылтай нәрсә? Шул бөеклекне сагыну галәмәте генәме? Юк. Моның сәбәпләре тирәндәрәк. Үткәнгә түгел, киләчәккә багу бу. Даими үзгәреп, катлауланып торган дөньяда мадьярларның үз урыннарын тәгаенләп куярга тырышуы. Корылтай кебек чараның дәүләт тарафыннан хуплау табып, төрле илләрдән җыелган кунакларны Венгрия Парламенты рәисе урынбасары Лежак Шандорның Парламентның үзендә кабул итүе дә шуның бер дәлиле булды. Парламент Будапештның иң матур биналарыннан санала һәм венгр халкының горурлыгы булып тора икән. Рәсми очрашудан соң, фуршет вакытында Лежак Шандор белән иркенләп сөйләшергә дә форсат чыкты. Безнең исә аңа аерым үтенечебез бар иде: венгр галиме Игнац Конушның Беренче бөтендөнья сугышы вакытында мөселман хәрби әсирләре лагеренда татар әсирләреннән туплап калып музейга биргән материалларны табуда ярдәм сорап язган хатыбызны тапшырдык. Альманахыбызның беренче санында Игнац Конуш турындагы язманы Лежак Шандор бик кызыксынып карады һәм безгә мөмкин булганча ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Парламент рәисенең ачыклыгы, гадилеге, һәркем белән тигез күреп сөйләшүе безне бик сокландырды. Корылтай барган көннәрдә ул һәрвакыт халык арасында булды. Бугац шәһәренең мэры үзәк паркта Корылтайда катнашучылар хөрмәтенә оештырган кабул итү вакытынды да Лежак Шандор чыгыш ясаган һәр үзешчән артистның кулын кысып рәхмәт әйтеп торды, парк тирәсенә җыелган шәһәр халкы белән рәхәтләнеп аралашты.
 
Корылтай үзе Бугац шәһәре янындагы киң дала-кырда үтте. Бәйрәмгә Венгриянең төрле төбәкләреннән генә түгел, якын-тирә илләрдән: Словакия, Сербия, Германия, Италиядән килүчеләр бар иде. Корылтай үтәчәк мәйданнан ерак түгел палаткалар шәһәрчеге оешкан. Анда да урын җитми калучылар Бугац шәһәрендә шәхси йортларда яшәүчеләрнең биләмәләренә чатырлар куйганнар. Корылтай үтәчәк мәйданынга күз салуга, биредә ниндидер гаҗәп зур тамаша көтелгәнлеге аңлашыла: атлы тамаша өчен әзерләнгән төп мәйданнан тыш, ике зур сәхнә, кыр буйлап корылган ике йөздән артык тирмә. Бу тирмәләрдә халык һөнәрчеләре үзләре ясаган җәя-уклар, кылычлар, шаман бубеннары, төрле чорларга караган милли һәм сугыш киемнәре үрнәкләрен тәкъдим итәләр. Ике зур чатырда мадьяр тарихын чагылдырган архиологик һәм антропологик материаллар тупланган чып-чын музей эшли. Бәйрәмне тамаша кылырга килгән мадьярлар күбесе милли киемнәрдән.
 
Бу чара Корылтай дип аталса да, ул сәяси карарлар чыгару өчен җыела торган җыелыш мәгънәсендә түгел, ә этник музыка, атлы ярышлар, тәңречелек йолаларын күрсәтә торган бер фестиваль кебек. Аны безнең Сабантуебыз белән дә чагыштырырга мөмкиндер. Мадьярлар үзләренең борынгы төрки-хун тамырлары белән бик нык горурланалар һәм бу Корылтайны үзләренең бөек дала мәдәниятенә нисбәтен күрсәтүче бер чара итеп карыйлар.
 
Корылтайның төп өлеше, әлбәттә, атлы тамашалар: сугыш уеннары — уктан ату, сөңге ташлау; егетләрнең ат иярләү, ат өстендә чабу осталыкларын күрсәтү... 700 кеше, шул исәптән 200 атлы җайдак катнашкан бу тамашалар шулкадар тәэсирле ки, тамашачы бердәм халәткә кереп, үзенең хис-тойгыларын һәртөрле хуплау авазлары белән җиткереп тора. Тамашада катнашкан һәркем төрле өлкәләрдә, төрле чорларда яшәгән мадьярларның милли киемнәрен дә тәкъдим итә.
 
Атлы тамашадан тыш, ике зур сәхнәдә төрле илләрдән җыелган фольклор коллетивларының концертлары бара. Төрек, кыргыз, үзбәк, каракалпак, уйгыр... Һәркайсының үзгә, кабатланмас көй-моңнарын тамашачы яратып, үзенеке кебек кабул итә: кемдер сәхнәдәге артистларга кушылып биеп китә, кемдер алкышлары белән хуплавын белдерә. Казахстаннан килгән «Туран» фольклор ансамбле үзенең киемнәре белән дә, уен коралларының төрлелеге белән дә, виртуоз башкару осталыклары белән дә тамашачыны таң калдырды. Мин моны милли сәнгатькә, фольклорга дәүләткүләм игътибарның нәтиҗәсе дип бәяләдем һәм казах кардәшләребез өчен куанып, кызыгып, үзебез өчен беркадәр әрнеп күзәттем.
 
Татарстаныбызны «Сорнай» фольклор ансамбле тәкъдир итте. Дулкынланып үзебезнекеләрнең чыгышын көтәбез: халык ничек кабул итәр? Менә күңелгә якын аһәңнәр яңгырады. Безнең тирәдә басып торган казахлар, төрекләр җанланып киттеләр. Мәйдан буйлап үтеп-сүтеп йөргән халыкның бер өлеше сәхнә тирәсендә тоткарланып калды. Тамашачының хуплавын тоеп, артистларыбыз да ачылганнан-ачыла бара. Янәшәбезда басып торган Раушания ханым бер кушылып җырлый, бер елый... Корылтай ачылган көнне үк безне эзләп тапкан иде ул. «Сезне күрер өчен генә килдем, мин бит татар кызы, Актаныштан, Пучы авылыннан», — дип килеп танышты. Венгр кешесенә кияүгә чыгып, биредә гомер кичерә Раушания Камалова. Ире, кызы белән дә таныштырды. Кызының татарча җырлавы турында горурланып сөйләде, шунда ук кызы белән бергәләп халкыбызның «Ай былбылым» җырын җырлап та алдылар.
 
 
Чыгышларын тәмамлап, сәхнәдән төшүгә артистларыбызны халык сырып алды. Кайсы уен кораллары белән кызыксына, кайсы бергәләп фотога төшеп калырга ашыга. Афәрин, «Сорнай»! Татар милләтенең матурлыгын да, эчтәлеген дә җиткерә алдың тамашачыга.
 
Корылтайда катнашкан халыкларның байракларын ат өстендә мәйдан уртасына алып чыгып тезү — бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгелләре булды. Соңыннан уйгыр кардәшем Ваккас әфәнде: «Күпме байраклар арасында безнең ай-йолдызлы уйгыр байрагы да җилфердәде!» — дип тәэсирләнеп сөйләгәндә, мин, барыбыз да уртак хисләр кичергәнбез икән, дип уйлап куйдым. Татарстан әләме белән Венгр әләменең бертөсле үк —аркылы сузылган яшел, ак, кызыл төсләрдән торуы да (бары пропорцияләр генә төрле) кызыклы.
 
Бу Корылтайның тагын шул ягы кызык булды — андагы тамашаларның күбесе христианлыкка кадәрге чор — Тәңречелек белән бәйле иде. Корылтай ябылышында учак тергезеп, гаҗәп зур бубен кагып торган шаман тирәсендә мадьярларның җырлар җырлап, учакка туган җирләреннән алып килгән туфракны салулары да шуның бер мисалы булды. Бу йола ата-баба рухы каршында төрки-хун халыкларының берләшү символы кебек кабул ителде.
 
Корылтайның рухы чынлап та безне — бирегә җыелган төрки халыкларны берләштерде, туганлаштырды, төрки дөньяның зурлыгын тоеп, үз милләтебез белән горурланырга, туган телебез, мәдәниятебез, киләчәгебез турында тагын бер кат уйланырга җирлек бирде.
 
Төркиядән килгән музыка белгече Кайа Кузуки белән сөйләшкәндә ул миңа: «Минем бу Корылтайда тагын да күбрәк кардәш халыкларыбызны күрәсем килә. Киләсе очрашуда алтай, шор, чуаш, кырым татарлары, македоннар, гагаузлар да булсын иде! Шулай ук биредә балалар да катнашырга тиеш. Бездән соң дөнья алар кулына күчә, элемтәләр югалмасын өчен уртак рухны аларга тапшырып калдыру зарур», — дигән иде. Алдагы Корылтайларда бу теләкләр дә тормышка ашар дип уйлыйм.
 
Инде Казанга кайтып, интернет челтәреннән Корылтай турында язмаларны караштырып утырганда, Бурят җырчысы Мәдәгма Доржиеваның «Новая Бурятии» газетасына биргән интервьюсына юлыктым. «Корылтайда бөтен халыклар да үз туган телләрендә сөйләште: татарлар — татарча, казахлар — казахча, төрекләр — төрекчә... Мин алардан көнләшеп тә куйдым. Безгә дә үзебезнең туган бурят телебезне коткарырга кирәк!», — ди ул. Кемнәрнедер шушындый уйларга этәрүе үзе үк Корылтайның зур бер казанышы бит!

 


Илсөяр ИКСАНОВА
Түгәрәк уен
№ --- | 25.12.2018
Түгәрәк уен печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»