|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.12.2018 Әдәбият
Язучыны тыңларга түрәләр ник йөрми?Хәзер инде сүз түгел, гамәл кирәк. Язучылар берлегенең Тукай клубына елга йомгак ясарга җыелган язучылар әнә шулай диде. Бер ел артта калды. Ул ниләр белән истә калды соң? Фәүзия апа Бәйрәмова белән узган елгы җыелышны искә алабыз. Анда зыялыларны җыярга милли-мәдәни үзәк бар иде. Быел юк. Мәктәпләрдә прокурор тикшерүләре башланып, җәмгыять тетрәнеп калган иде. Быел кискен тәнкыйтьләнгән канун эшли башлады, татар телен укыту ике сәгатькә калды. Ул чакта Фәүзия апа мөнбәрдән, әсәрләргә анализ ясаганны тыңлар вакыт түгел, таралышып, ата-аналар, укучылар белән эшләргә кирәк, дип чыгыш ясаган иде. Язучылар активлашты да кебек. Ләкин кылган гамәлләр азрак булмадымы икән? Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов эшчәнлекне өлешчә генә канәгатьләнерлек дип атады. Берлек рәисе чыгышын милли телләрне укытуга чик куючы бу канун проектын кискен тәнкыйтьләүдән башлады:
– Язучылар берлеге, мәгариф турындагы канун проектын тәнкыйтьләп, тугандаш республикаларга, Россия Президентына, Россия Думасына, Татарстан Дәүләт Советына мөрәҗәгать итте. Нәтиҗәдә милли телне укыту дәрес сәгатьләренең мәҗбүри өлешенә кертелде. Ләкин дәүләт теле булган татар телен укыту атнасына ике сәгатькә генә калды. Канун көченә кергән икән, нәрсә эшләргә кала соң? Мондый шартларда ислам дине белән беррәттән, безне милләт буларак саклап торган ана телебезне яклау, саклау, аны киләчәк буыннарга тапшыру үзебезнең җилкәгә төшә. Без, язучылар, бу өлкәдә иң актив көрәшчеләр булырга тиешбез. Узып баручы ел дәвамында милли әдәбиятны пропагандалау, әдәбият, сәнгатьне саклау, үстерү, язучыларның активлыгын күтәрү буенча ниләр эшләнде соң? Катлаулы тормыш-яшәештә без халык җанын дәвалаучы табиблар була алырбызмы? Турыдан-туры әйтсәк, өлешчә генә. Дөрес, әдәби процесс актив дәвам итә, романнар, повестьлар языла, басыла тора. Ләкин бездә дөньякүләм яңгырарлык әсәрләр чыгып тора дип мактану бүгенгә авыррак. Без сыйфат белән түгел, бүгенгә сан белән алдырабыз, ахрысы.
Нотыкның бу өлеше үк бәхәсләргә сәбәпче булды. Вахит Имамов, мәсәлән, Россия Президентына беренче хатларны Руслан Айсин кебек яшьләр оештыруын искә төшерде. Берлекнең бу эшкә бик күп мөрәҗәгатьләрдән соң гына алынуын искә алды. Рабит Батулла да, ичмасам, башлангыч мәктәптә туган телдә укыту өчен көрәшергә иде, дип сыкранды. “Көрәшмибез бит. Радио-телевидение, матбугат, иҗат берлекләре бигрәк тә кантарланып, күтәрелеп чыгарга тиеш иде. Фәүзияләр мәйданда ачлык тотканда көчебез бар иде. Ул чакта Шәймиевне кулга алырга килүчеләрне кире бора алдык. Ә бүген хәлебез нинди? Финляндиядә әнә чып-чын швед мәктәпләре эшли. Анда саамнар дигән халык яши. Бөтенесе 10 мең халык, ә үз телләрендә белем алалар. Менә ничек куелган башка илләрдә милли мәгариф мәсьәләсе! Башлангыч белемне бала үз телендә ала. Ә инде башлангыч мәктәптә керә икән, ул үз телен беркайчан да онытмый”, – диде ул.
Режиссер Әхтәм Зарипов та җыелышның эче буш дигән фикердә калган. Ул халык язучылары дигән көчлерәк төркемнән, хәзер безгә нишләргә, дигән сорауга җавап бирүләрен көткән булган:
– Бу җыелышның ел йомгаклары дип аталуы үзе үк, әллә нәрсә көтмәгез, дигән кебек яңгырый. Әдипләр җыелган мәҗлестә сүзнең жанрлар, стильләр, заман каһарманнары турында баруын көтсәк тә, элекке колхоз җыелышларында сүз кемнең күпме труддень эшләве турында барганы кебек, монда да кемнәрнең нәрсә бастырганын санаудан узмады. Аналитикларның белемле булуларын белдек, бүгенге әдәби процесс сүлпәнлегенең төп сәбәпләрен генә белә алмадык. Чөнки алар авторларның үз фикерләре белән каһарманнарның фикерләрен барлап, ачыклап мәшәкатьләнмәделәр. Тормышта булмаганны язучы каян алып язсын дияргә була. Ә нигә шуны әдәбият галимнәре ачык итеп әйтми? Ихтимал, шуңа күрә дә көчле, кыю әдипләребез һаман милләт, тел сүзләрен төрләндерүдән уза алмыйлар. Бездә көрәшчеләр бар, көрәш мәйданы тар, диючеләр бар. Болай көч юк дияргә дә ерак түгел. Шул уңайдан бер тарих искә төшә. Патша хәзрәтләре “Полярная звезда” альманахын чыгарган Бестужев белән Рылеевка хөррият турындагы язмалары өчен алтын тәмәке савыты белән зөбәрҗәт кашлы йөзек бүләк итә, имеш. Әллә ни озак вакыт узмый, бүләкләнүчеләрне асып үтерергә дигән әмергә дә үзе кул куя. Хәзерге заманда мондый вәхшилекләр эшләнмәс, әлбәттә, остарак эшләнер. Ә бүләкләүләр төрледән-төрле була тора. Ел йомгакларында гына да күрдек. Күбесе гаҗәпләндереп, сораулар тудырганлыктан, бүләкләү кирәкле гамәл булса да, аларның статусын һәм бирелү кагыйдәләрен аңлату кирәк иде. Алары юк бездә. Әлбәттә, хакимияткә карата кинаяле тәнкыйть сүзләре дә яңгырады. Авылга бабайга кебек булса да, аларны тиешле урыннарга җиткерерләр, әдәбият кенә үссен, алга барсын. Ел йомгакларын оештырылуыннан һәм шома узуыннан күпләр канәгать калды. Мин дә канәгать, ләкин шәхсән үзем халык язучысы дигән көчлерәк төркемнәрдән берәрсенең чыгыш ясап, милләтне аяныч хәленнән чыгару өчен ни эшләргә кирәген дәлилләп, ышандырырлык итеп сөйләвен көткән идем. Әмма сүз һәм гамәл артык парны чыгарудан узмады. Алай да, җыелган парны дөрес кулланганда, әдипләрдәге көчнең хәлебезне җиңеләйтергә җитәрлеген күрсәтте. Ел йомгакларында киңәшле эш таркалмас дигән фикер ныгыса да, йомгак ясар өчен ел беткәнне көтәсе юк дигән фикер дә туды. Мәсәлән, быел Тукай премиясенә лаеклы әсәр бармы? Кат-кат, бар, диделәр. Ләкин авторны атамадылар. Көнчелектәнме, куркуданмы?
Тукай премиясенә лаеклыны атамасалар да, тагын бер премия ясарга тәкъдим итүчеләр булмады түгел. Әлмәт бүлегеннән язучы Рифкать Шаһиев: “Бүген Татарстанда татар җырларын һәм җырчыларны таныткан фестивальләр бар. Ел нәтиҗәләре буенча бөтен дөньяны шаулатып лауреатлар билгеләнә, “Алтын барс”лар, “Алтын йолдыз”лар тапшырыла. Язучыларга да республика күләмендә әдәби премия булдырсак, әдәбиятны таныту, үстерү юнәлешендә зур эш башкарачакбыз”, – диде. Әлбәттә, бу фикер төрле бәхәсләр, кинаяләргә сәбәп булды. Ләкин тел төбен аңлаган кешегә аңларлык: Тукай премиясе комитеты ел китабын язган Фәүзия Бәйрәмованы да, Айдар Хәлимне дә бүләккә үткәрми. Милләт өчен көрәшкән шәхесләрне зурларга тагын нинди чара бар соң? Китапның, язучының дәрәҗәсен күтәрергә ни чара бар? Яшь шагыйрә Лилия Гыйбадуллина әнә, татар шигъриятен һәм тарихын мобиль кушымталар аша танытырга кирәк, ди. “Татар шигърияте, шөкер, үсештә. Әмма шигырь укый һәм аңлый алырлык укучы көннән-көн азая. Татар шагыйре бүген укучысын үзе булдырырга тиеш ди ул, кайнарланып, һәм бу эштә берлекнең әйдәп баручы булуын тели. Берлек исә Тукайның “Туган тел” шигыренә һәйкәл куелуны тели... Хәер, теләкләр күп тә, аларны ишетүче генә юк. Элек язучылар җыенына Президент йөргән. Моннан берничә ел элек кенә мәдәният министры да утыргалый иде. Хәзер урынбасар күренү дә шатлык. Фәүзия Бәйрәмова, хәлләр алай ук өметсез түгел, ди, алай да. Элек түрәләр туган тел турында, өйдә сөйләшсәң, шул җитә, дигән фикердә торса, хәзер алай уйламыйлар, ди. Өстән шәхси мәктәпләр булдыру турында идеяләр дә ишетелә башлады. Туган телнең дәрәҗәсе артса, язучының дәрәҗәсе дә үсә. Аның өчен балалар әдәбиятына анализ ясаган Айсылу Галиева фикеренчә, язучының балалар белән турыдан-туры эшләве кирәк:
– Язуыгызның төп максаты – китап бастырып гонорар алу да, аның кайда череп ятканын уйлап та карамау түгелдер дип ышанам. Минем эшем – китап язу, шуның белән мин милләткә хезмәт итәм, тел сәясәте минем эш түгел, дип әйтүчеләрегез дә бармак белән генә санарлык дип ышанасым килә. Мәгариф системасында милли мәгарифне саклап калабыз икән, балалар әдәбиятының да, татар китабының да, татар язучыларының да киләчәге бар. Мәктәпләр бүген сездән, бездән ярдәм көтә, XIX гасырдагы “народник“лар йөргән кебек, укучыларны, аларның ата-аналарын агарту эшенә алынуыбызны, алар белән даими аралашып, мәдәниятебез, халкыбыз тарихы турында мәгълүматны сеңдереп, милли үзаңны арттыруны көтә алар.
Берлекнең яшьләрнең чыгышларына күбрәк урын бирүе, эзләнүе, әлбәттә, өметле. Алар чыгыш ясап кына калмаслар, сүзләрен гамәл белән дә ныгытырлар, иншалла.
Гөлинә ГЫЙМАДОВА |
Иң күп укылган
|