|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.12.2018 Мәгариф
Мәгариф министры мәктәп укучылары өчен өй эшләренең оптималь вариантын атадыРоссиянең мәгариф министры Ольга Васильева мәктәп укучылары өчен өй эшләренең оптималь вариантын атады. Ведомство башлыгы искәртеп үткәнчә, беренче сыйныфта балаларга өй эшен бөтенләй бирмиләр. 2-3 сыйныфларда укучылар өй эшен әзерләүгә – 1,5 сәгать, 4-5 сыйныфларда – 2 сәгать, 6-8 сыйныфларда 2,5 сәгать вакытын сарыф итәргә тиеш. 9-11 сыйныфларда исә бу вакытның 3,5 сәгатьтән дә артмавы шарт.
Ольга Васильева шулай ук белем бирү учреждениеләрендә өйгә бирелгән эшнең эчтәлеге һәм күләме нинди булачагын нәкъ менә укытучы хәл итүен дә искәртте, дип яза Татар-информ.
Моңа кадәр РФ мәгариф министры укытучыларны Яңа елга балаларга өй эшләрен күп бирмәскә чакырган иде.
--- |
Иң күп укылган
|