поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 10.05 "Муса.Моабит". Кариев театры, 13:00 / 18:30.
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 10 Май
  • Камил Фасиев (1919-2005) - галим
  • Рәмзия Закирҗанова - актриса
  • Алия Кәлимуллина - актриса
  • Рамил Муллин - дәүләт эшлеклесе
  • Мәликә Гыйльметдинова - хәйрияче
  • Гариф Галиев (1903-1985) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
23.12.2018 Мәдәният

Исламия Мәхмүтова 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте (ФОТО)

21 нче декабрьдә РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасыИсламия Мәхмүтова 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Исламия ханым 55 ел эчендә йөз илледән артык төрле пландагы образлар иҗат итеп, халык мәхәббәтен яулый.

Зал тутырып килгән тамашачы яраткан артисткасын басып алкышлады, чәчкәләргә күмде, күркәм юбилее хөрмәтеннән үзенең изге теләкләрен теләде. Исламия Һидиятулла кызының тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган – “Тормышымның матур мизгелләре” дип аталган күргәзмә, килгән кунакларны бөек артистканың тормыш сәхифәләре белән таныштырды.
 
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова “Республика алдындагы казанышлары өчен” ордены медален, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның Рәхмәт хатын һәм алтын сәгать тапшырды.
 
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров актрисаны юбилее белән котлап узды, конгрессның югары бүләге – медаль тапшырды. Исламия ханымның гаиләсе, әле күптән түгел генә армия сафларыннан кайткан оныгы – Ришат – барысы да яраткан әни, дәү әнисен юбилее белән котладылар.
 
Татарстан Язучылар берлеге рәисе – Данил Салихов, шагыйрә – Эльмира Шәрифуллина, Татарстан театрлары, Уфа, Ташкент каласыннан килгән кунаклар, туган ягы – Әлки районыннан килгән якташлары, Мамадыш районы вәкилләре һәм, әлбәттә, яраткан Тинчурин театры коллективы Исламия ханымны олуг юбилее белән ихлас күңелдән тәбрик итте.
 
Театрыбызның директоры – Фәнис Наил улы, үз чыгышында: “Исламия апа, син безгә бик кирәк, без сине үзебездән җибәрмибез әле”, - диде. Әйе, Исламия Һидиятулловна, аерым бер театрга гына да түгел, ул – бөтен Татар халкына кирәк!
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

---
Тинчурин театры
№ --- | 23.12.2018
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»