поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
26.05.2008 Җәмгыять

ИНКУБАТОР ЧЕБЕШЛӘРЕ

Хәзерге яшьләр либераль карашлы дибез, үз сүзле, үз фикерле буын үсеп килә дип мактанабыз. Ә төптән уйлап карасаң, бу сүзләр дөреслеккә туры килә микән соң? Әйтик, моданы гына алыйк. Теге яки бу свитер, чалбар, кроссовки модага керә икән - бөтен яшьләр шуны кия башлый. Әлбәттә, мода дигән нәрсә һәр илдә һәр заманда булган һәм булачак. Тик цивилизацияле илләрдә ул кием сайлауда бер тенденция кебек кенә кабул ителсә, безнең илдә эпидемия хәленә җитә.

Гафу итегез, башка сүз таба алмыйм, бу чыннан да эпидемия! Моннан бер ике-ай элек үзәк телеканалларның кайсын кабызма - бар кеше ромбиклы свитердан киенгән булыр иде. КВН карап утырам: сәхнәдәге үткен телләр дә, залдагы тамашачы да ромбиктан. Масляков кына костюмнан, валлаһи. Әһә, минәйтәм, бер-ике атнадан Казанга да килеп җитәчәк бу. Әйткәннәрем рас килде. Бүген Бауман урамыннан бер үтсәгез, ике кешенең берсендә ромбиклы свитер булыр. Картинаны көннәр җылыту гына бераз бозды - яшьләр блузка, футболкага күчтеләр.

Шунысын аңламыйм: ни өчен яшьләр бер-берсенә охшарга тырыша? Ни өчен алны-артны күрмичә модага иярә? "Инкубатор чебешләре" булып йөрү ошый микәнни соң аларга? Ярты Казан кигән киемне алырга дип хәләл акчаңны ничек чыгарып салмак кирәк? Ә бит араларында креатив фикерле талантлы кешеләр дә бик күп. Әллә бу ромбиклар бәхет китерә торган бер-бер билге микән? Бәлки, мин генә аңламыймдыр? Аңлатып бирегез!

Хәтерләсәгез, бер-ике ел элек ирләр арасында шәфталу (персик) һәм алсу төстәге күлмәкләр модага кергән иде. Эпидемиянең иң зур колач җәйгән вакытында бер туйда булырга туры килде. Мәҗлескә килгән кунакларның яртысы булмаса өчтән бере "соңгы мода" буенча киенгән иде. Күрәсең, алар бу туйга барганда үзләрен бик заманча кеше итеп күрсәтәселәре килгәндер. Мәҗлестә охшаш киемле ике хатын-кыз очрашса, бик күңелсезләнәләр бит. Димәк, бу туйдагы унбишләп ир-ат ким дигәндә елап өйләренә кайтып китәргә тиеш иде...


Данил СӘФӘРОВ
Ватаным Татарстан
№ 95-96 | 23.05.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»