поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 12 Май
  • Марат Галимов - җырчы
  • Хатыйп Миңнегулов - галим
  • Чулпан Фәттахова - журналист
  • Алинә Кабаева - гимнастка
  • Ширияздан Сарымсаков (1911-1999) - актер, режиссер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
21.12.2018 Мәдәният

«НижгарЧәй» гөрләп узды

8 декабрьдә Мәскәү шәһәренең татар мәдәни үзәгендә Түбән Новгород татарларының “Нижгарчәй” фестивале узды. Аны тамырлары белән Түбән Новгород өлкәсе авылларыннан булган татар яшьләренең инициатив төркеме оештырды.

Әлеге чара кысаларында Руслан Камаев квест оештырды, викториналар узды, татар товарлары ярминкәсе эшләде, «Түбән Новгород татарлары генеалогиясе» һәм «TatApp» кушымтасы проектларын тәкъдир итү булды, шулай ук Түбән Новгород өлкәсенең татар авыллары тарихы турында хикәяләр, МөслимТВдан тарихи ролик тәкъдим ителде, ә килгән кунаклар фойеда гармун астына җырлар яңгыратты һәм биеде. РФ һәм ТРның атказанган артисты Наилә Фатехова җитәкчелегендәге «Медина» рухи музыка ансамбле, 1186 нчы номерлы татар мәктәбе директоры Роза Шакирова (Хәбибуллина), татар эстрадасының яшь артистлары Ринат Закиров, Камил Orlando Зарипов, Айдар Аймалетдинов, Руфат Абитов, Равил Исхаков һәм башкалар катнашындагы бәйрәм концертын яшь журналист һәм блогер Ильяс Хөсәенов белән «Татар Кызы-2018» халыкара конкурсының Мәскәү регионы туры финалисты Ләйсән Саберова алып бардылар. кичә ахырында яшьләрне «илданчылар» башкаруындагы татар биюләре буенча мастер-класс, «Карт Аяк» төркеме һәм Рушания Булатованың чыгышы, дискотека көтте.
 
Фестивальне оештыручылар татарларны берләштерү һәм бөтен татар халкының, аерым алганда, Түбән Новгород татарларының тарихы буенча белемнәрне популярлаштыру максатын куя. «Без үзебезнең төбәк тарихын белсәк, милләтебезне яратсак, барысын да булдырабыз», - дип хуплады оештыручыларны композитор һәм татар халык җырларына аранжировка эшләүче, ТРның атказанган артисты Ринат Вәлиев үзенең видеокотлауында.
 
Шулай ук танылган якташ артистлар Айрат Сафин белән Радик Яруллин да: “татар чарала-рына йөрегез, якташларыгызны хуплагыз, җырлагыз һәм татар традицияләрен саклагыз», - дип та-машачыларга мөрәҗәгать иттеләр.
 
Бәйрәм бик күңелле, җылы атмосфера да үтте. Тамашачылар шулкадәр күп булды, хәтта алма төшәр урын да юк иде. Фестивальдә катнашучыларны һәм кунакларны Мәскәүнең тарихи мәчете имамы Рамил хәзрәт Садеков һәм “Нижгарчәй”не оештыру комитеты җитәкчесе Рәис Гафуровның махсус чакыруы буенча килгән түбән Новгород өлкәсе Сергач муниципаль районы администрациясенең мәдәният һәм туризм бүлеге җитәкчесе Светлана лисина сәламләделәр. Зал башта Рушан люкмановның укучысы Илнар каюмовның аккомпанементына, ә соңыннан элекке, халык яратып тыңлаган татар җырларыннан төзелгән музыкаль попурри башкарган Нияз Сабитовка (DJNiyaz) кушылып җырлады. Ә Грибан авылы клубы мөдире камил Шәймәрдановның музыкаль бүләге тамашачылар өчен сюрприз булды. Рәдиф Ява-ев җитәкчелегендәге «Илдан» ансамбленең бию номерлары да кичәнең бизәге булды.
 
Бәйрәмне оештыручыларга Мәскәү шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясенең Рәхмәт хатлары тапшырылды, Жәфәр Фәйзрахманов, Рамил Абдюшев, Рәис Гафуров, чараның режиссеры аерым рәхмәт сүзләренә лаек булдылар.оештыручылар фестивальне ел саен үткәрергә планлаштыра.
 
Зөһрә АБДЮХАНОВА, фестивальнең режиссеры. Мәскәү.

---
Туган як
№ --- | 21.12.2018
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»