поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
21.12.2018 Хәйрия

Авыр чакта кемнең кем икәне беленә: халык бердәмләшеп Азат Фазлыевның әнисенә акча җыя

Газетаның алдагы саннарында җырчы Алсу һәм Азат Фаз­лыев­ларның әниләренә зур суммада ярдәм кирәклеге хакында язып чыккан идек. Мәр­хәмәтле кешеләрдән 1 миллионнан артык акча җыелып, Азат 3 миллион сум акчаны әҗәткә алып торып, әниләрен Төркиягә озаттылар. Тик бу сумма әлегә тикшеренү узар өчен генә. Зөлфирә апага арка миен күчереп утырту өчен тагын 7 миллионнан артык акча кирәк.

Газетабызның якын дуслары, редакция хәйриячелек белән шө­гыльләнә башлаганда, гел ярдәм кулы сузып торучы Азат белән Алсу гаиләсенә килгән кайгыны без дә уртаклашырга булдык: Азатның туган ягы Әтнәдә бер төркем татар эстрадасы артистлары белән бер­лектә хәйрия концерты оештырдык.
 
Җырчылар башта әниләренең авыруы турында халыкка сизде­рергә теләмәгән. Зөлфирә апа, яман шешне бер тапкыр җиңеп, акрынлап аякка баскан була инде. Әмма мәкерле авыру яңадан баш калкыта. Бу юлы канында икәне беленә. Шушы хәбәрдән соң Фазлыевлар гаиләсенең якын дуслары Казанда хәйрия концертлары оештыра башлады. 18 декабрь көнне Казанның Утар бистәсендә шундый бер чара гөрләп узды. 19ында “Ватаным Татарстан” Әтнә халкын бер залга җыйды. Кичә Казанның Тынычлык бистәсе һәм Химиклар мәдәният сараенда берьюлы ике концерт узды.
 
Моңа кадәр Казан кысаларында гына оештырылган хәйрия ча­раларының унберенчесен Әтнә районында уздырырга насыйп булды. Яңа Әтнәдә, халык телендә РТС дип аталган бу авыл халкын күреп, “ВТ” укучылары белән дә якыннан таныштык, сөйләштек. Залдагы тамашачыларның күбесе Зөлфирә апаны якыннан белә. Авылдашлары да килгән иде.
 
“Зөлфирә бер дигән балалар үстерде. Беркайчан зарланмады. Авыру аны күптән сыный инде. Тик ул бирешми, оныклары хакына яшәргә тырыша. Бөтен авылыбыз белән изге теләктә торабыз, – ди Гөлназ ханым. – Гаиләләребезгә мондый хәсрәт килмәсен. Моңар­чы Фазлыевлар бу хакта кешегә сиздермәде. Балалары бик тырышты. Алсу белән Азат та гел ярдәм итеп торды. Сәхнәдә чагында йөз­ләрендә елмаю булса да, бу балалар бик күптән кайгырып яши инде”, – диеште алар.
 
Бу хәбәрне ишеткәч, Әтнә районында яшәүчеләр тагын да бер­дәмләшә. Күшәр, Күңгәр җирлек­ләре генә түгел, башка авыллар да матди ярдәм күрсәтә.
 
– Күңелдә хәйрия чарасы уздыру теләге бар иде. Кайсы баштан тотыныйк икән дип уйлап йөргәндә, кызлар шалтыратты. Җырчы Нур­задә белән концертлар алып баручы Гөлүсә Ахунова иде алар. Бу чараны “Ватаным Татарстан” газетасы белән бергәләп уздырабыз, дип тә әйттеләр. Шул сүзләр эш­ләргә көч бирде. Бик теләп халыкны концертка чакыра башладык. Аллага шөкер, барысы да без те­ләгәннән дә яхшырак килеп чыкты, – ди РТС авылы мәдәният йорты директоры Руслан Галимуллин.
 
– Авыр чакта кемнең кем икәне беленә. Беркайчан да мин болай булмам дип әйтеп булмый. Әгәр кешенең үз мөмкинлеге генә җитсә, аның авырганын да сизми калабыз. Әмма бу очракта табиб­лар сораган сумма бигрәк зур шул, – ди мәдәният йорты хез­мәткәре Алсу Гыйләҗева. – Билетларны бик теләп алдылар. Кайбер ке­шеләр өстәмә акча да бирделәр. Бездә халык бик бердәм. Кайгыны да, шатлыкны да бергә күтәрәбез. Авыл халкына чиксез рәхмәт.
 
Залда утыручылар арасында газетаның аерылгысыз дуслары күп булып чыкты.
 
– Мин гомерем буена “Ватаным Татарстан”ны укыйм. Туктарга исәп юк. Бик яратам сезнең газетаны. Сәясәт тә бар монда, киңәш-табыш, язмышлар, дөнья хәлләре. Хәйрия­челек белән шөгыльләнүе­гезне дә укып барам. Әмма бер дә концертка эләккән юк иде. Менә, шөкер, бүген залда утырам. Сезнең газета оештырганын белеп, сөенеп килдем. Рухи азык өстенә, сез әле игелек тә кыласыз, башкаларны да үз артыгыздан ияртәсез, – диде Таһир абый Самиков.
 
Сәхнәгә язмышы күпләргә таныш Надия Сәфәргалиева да кү­тәрелде. Иренең фаҗигадән соң инвалид арбасына калуы, гаиләдә бер-берсен яратып яшәүләре, әле ул гынамы, өч ятим баланы үз канаты астына алулары турында күпләр белә. Шундый зур йөрәкле ханым газетаны укып бара икән. Әле 89 яшьлек әнисе дә, бер хәрефен калдырмыйча, барлык язмалар белән танышып чыга, ди. Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы мөгал­лимәсе Фәридә Хәсәнова да концерттан соң газета хакында җылы сүзләрен җиткерде. Андыйлар күп иде. Азатның авылдашлары ихлас рәхмәтләрен әйтте. Авыл халкы, Казаннан бер төркем җырчылар килеп, өч сәгать буе ял иттергәннәре өчен рәхмәтле иде.
 
Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Каюмов бу чараны уздыруда зур ярдәм күр­сәтте.
 
– ”Ватаным Татарстан” газетасы коллективына, аның мөхәр­рире Миңназыйм Сәфәровка зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Шу­лай ук үзләренең моңлы, кү­ңелне иркәли торган җырларын бүләк иткән һәр җырчыга баш иям, – диде ул. – Зөлфирә апа бе­лән безне язмыш гел бер тирәдә йөртте. Ул да математика укытучысы, мин дә. Бервакыт икебез дә авыл мәк­тәпләрендә директор булып тордык. Аңа булган хөрмәтем чиксез. Сабыр да ул, түземле дә. Районыбыз белән аның савыгып кайтуын көтәбез, аннан шушы сәх­нәдә тагын бер җыелып, бәй­рәм ясарбыз дип хыялланам.
 
Җырчыларга без дә рәхмәтле. Аларның барысының да исемнә­рен язып бетереп булмый. Биюче­л­әргә дә, юмор сүз осталарына да җылы сүзләребез барып ирешсен иде. “ВТ” уздырган чараларда яртысы диярлек берүк кешеләр катнаша. Без аларны яратып, үзебез­неке­ләр, дусларыбыз, дибез. Кү­бесе ачы хәсрәтләрне кичергән, үз иң­нә­рендә авырлык күтәргән. Үзен күрсәтергә теләүчеләр, хәй­рия аша реклама ясаучылар юк. Менә шундый булганнары өчен зур рәхмәт. Сәхнә артында күп кенә артистлар белән сөйләшергә насыйп булды. Венер Сәлимовның да капчыгы буш түгел. “Әнием 53 яшендә яман шештән китеп барды. Ә бит гомеренең иң матур вакытлары иде. Өйләнгәнемне дә күрә алмады. Инде тиздән кызыбыз туарга тора. Әни оныгына бик сөенер иде”, – ди ул. Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закиров хатыны Люция Мусина белән мондый чараларны калдырмый, ди­сәм дә була. “Тормышны яратып, шөкер итеп яшик. Балаларыбыз, якыннарыбыз сау-сәламәт булсын”, – ди Рөстәм Закиров. Халык аның чыгышын бик яратты. Го­мумән, залдагылар моңаеп, моңсу­ланып утырмады. Рәхәтлә­неп кү­ңел ачты. Җыр­чыларга ияреп биеделәр дә әле.
 
Зөлфирә апаның авыру турындагы хәбәре күпләрне бер­ләш­терде. Татар эстрадасы артистлары да үзләренең бердәм икәнен күрсәтте. Хәтта бу изге гамәлгә Уфа җырчылары да кушылды.
 
– Без ни әйтергә дә белмибез. Рәхмәттән башка сүз юк. Гаи­ләбезгә килгән хәсрәтне ил белән күтәрербез дип уйламаган идек. Безгә ярдәм кулы сузган һәркемгә мең рәхмәт, – диделәр Алсу һәм Азат Фазлыевлар.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 21.12.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»