поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.04.2010 «65»

КӨНДӘШ УРЛАГАН БӘХЕТ

Җиңүнең 65 еллыгын каршыларга җыенабыз. Сугышта катнашкан батырларны барлыйбыз, аларның хәл-әхвәлен белешәбез. Сугыш чоры балаларының, әби-бабайларның күзләрендәге сагышлы яшьләр бүген дә кипмәгән. Һәм кипмәс тә кебек. Күңел яралары, юклык тормышыннан сыгылам дигәндә, нык кала алган йөрәкләр дә бер көн тибүдән туктар. Кеше тормышындагы вакыйгалар яшь уза барса да, бүген генә, кичә генә булып узган сыман. Авылларда йөргәндә күрешкән Фатыйма апа да шул чор вакыйгалары белән һаман да хисләнгән.

– Баштан узды инде көндәш дигәннәре. Хәзер генә кергән нәрсә түгел ул бозыклык. Шуның аркасында без ике бала ятим үстек. Әле бу безнең гаиләдә генә, тора-бара тагын артты. Әтиебез колхоз рәисе. Кырыслыгы, усаллыгы да җитәрлек иде үзенең, – дип сөйләп китте ул. – Апага 14, миңа 10 яшь ул чакта. Әнине ташлап, үзеннән тугыз-ун яшькә кечерәк Фәрхинур исемле кыз белән яши башлады. Колхозда ат абзары бар, Фәрхинур шунда эшли. Әти кием-салымын җыйнады да, бер сүз әйтмичә аның янына яшәргә чыгып китте. Әни безгә әти турында бер генә начар сүз дә әйтмәде. Күршеләр, авылдашлар алдында да начар яктан телгә алмады. Фатыйма нишләр микән дип сынап караучылар да булмады түгел. Әтинең чыгып китүе җәй иде, менә көз җитте, кышка кердек. Җәйге чорда ат сараеның бер почмагында яшәгәннәр. Кышка салкын бит, яшәргә безгә килделәр. Әни мескен шулкадәр изге, сабыр булган. Өчебезгә бер сәкегә, аларның икесенә бер сәкегә урын җәеп бирә. Үзәкләре ничек өзелгәнен үзебез иргә чыгып яши башлагач кына аңладык. Шулай бездә кыш чыктылар да, яз җитү белән бездән дүрт кенә йорт аркылы өйгә күченделәр. Бер-бер артлы өч кызлары туды. Әни тавыш күтәрмәде, ямьсезләнешмәде, битараф булырга тырышты. Әти бәлки үкенгәндер дә, авылдашлардан да шул турыда ишетә идек, безне дә сагынгандыр. Кире әйләнеп кайтса да, әни кире кабул итмәс иде. Бервакыт әни күрше авылдагы туганнарына бер уч он булмасмы дип китте, ашарга кычытканнан кала бер ни юк бит. Әти аның киткәнен күргәндер инде, апа белән мине атына утыртты да, өйдән ниндидер кәгазьләр алып, ашыга-ашыга безне Фәрхинур апаларга алып төште. Кич җитте. Безне кайтармый, монда каласыз, ди. Үзенчә әнидән безне урлавы икән. Без дә сабыйлыктан чыккан бит инде, качып өйгә кайттык. Коп-коры сәкедә әни елап утыра. Шуннан соң, озак тормады сугыш башланып, әтине сугышка алдылар. Әни белән без, өч кызын ияртеп Фәрхинур апа зур бер семья булып әтине сугышка озаттык. Колхоз председателе киткәч Фәрхинурга да эш бетте. Күрше авылга эшкә урнашты. Юклык заманы бит. Тавыктан йомырка төшкәнне генә көтәбез, “задание” үтисе бар бит: әтидән калган бүреккә җыярга салабыз. Абзардагы дүрт-биш сарыкның йонын алабыз да носки-бияләй бәяләп сугыштагыларга җибәрәбез. Тамак тукланганчы ашау юк, тән җылытырлык кием юк. Апрельнең соңгы көннәре, Фәрхинур безгә килгән.

 

– Фатыйма апа, бер-ике генә бәрәңге булмас микән, балалар ач, – диде. Әни безнең ач булса да намазын калдырмады, бер кешегә дә каты бәрелеп сүз әйтмәде. Баздан бер чиләк бәрәңге алып менеп Фәрхинур апаның кулына сузды. Ул чыгып киткәч, тактасы череп, җепсәлеге генә калган баскычка утырды да кычкыра-кычкыра елады. Әллә көндәшен кызганып, әллә ачлык җәфасыннан, белмим.

 

– Минем каршыма китерсәң иде шул хатынны, мин аңа ярдәм итә алсам иде дип Ходайдан сорадым. Сезнең гомер әле алда, таш белән атканга да аш белән җавап бирегез балакайларым, – дип безне кочаклап елады. Әти ташлап чыгып киткәч тә ул кадәр йөрәксенгәнен хәтерләмим.

 

Сугыш бетте, әтиебез беренче Фәрхинур йортына кайтты. Бергә озак яши алмадылар. Әти сугышта вакытта Фәрхинур көндәш тапкан дигән сүзләр ишеттереп, әти икенче бер яшь солдат хатынына йортка керде. Безгә, ятимнәргә тагын ике бала өстәлде. Солдат хатынының ире сугышта үлеп калган, балалары юк. Әти белән яши башлагач ике ир бала тапкан. Көндәш дигәннәре, балам, ул чакта да булды.

 

Маңгай тире елга булып акканчы хезмәт куеп, йөрәк сызлавын басарга тырышты әни. Безгә сиздерми генә еласа да, сиздек: мендәре төнен күз яшьләреннән кибеп тормады. Ә иртәгесен башын горур тотып кырга борчак чабарга китә иде.

 

Өч ояда җиде бала калдырып картлыгына җитәр-җитмәс 78 яшендә өченче хатынында китеп барды әти. Ташлап чыгып китеп тә, көндәшен өенә алып кайтып хурласа да, яраткан күрәсең әни, безне дә җыеп соңгы юлга озатырга алып барды.


Замирә СӘМИГУЛЛИНА
Матбугат.ру
№ |
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»