поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
19.12.2018 Мәдәният

Гөлсем Исәнгулованың 80 яшьлек юбилей бәйрәме нәрсә белән истә калачак? (ФОТО, ВИДЕО)

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Гөлсем Исәнгуловага 80 яшьлек юбилей бәйрәмендә татарның бөек җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировтан бүләк тапшырылды.

"Безнең даһи җырчыбыз Илһам Гөлсемнең һәр юбилеена килә иде, аның спектакльләрен яратып, кабат-кабат карый иде. Хәзер ул авырый, ләкин, аңа карамастан, үзенең иң яхшы җырлары җыентыгын җибәргән", - диде Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Равил Шәрәфиев.
 
"Хөрмәтле Гөлсем апа, сезне мәдәният министрлыгы исеменнән чын күңелдән шушы олуг бәйрәмегез белән тәбриклибез. Сез күп еллык иҗади эшчәнлек һәм татар театры сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән рәхмәт сүзе белән бүләкләнәсез", - диде Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.
 
 
Татарстан Республикасы Президентының мәдәният үстерүгә ярдәм фонды директоры Нурия Хашимова Гөлсем Исәнгулованы Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев исеменнән тәбрикләде. "Сез соклануга лаек шәхес. Сезгә Аллаһы Тәгалә сәламәтлек, озын гомер насыйп итсен. Без сезне яратабыз, хөрмәт итәбез, иҗатыгыз алдында баш иябез", - диде Нурия Хашимова.
 
"Кадерлебез Гөлсем Сабир кызы, сезне күркәм юбилеегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Сез барыбыз өчен дә тынгысыз, иҗади хезмәт, рух ныклыгы, көчле ихтияр, горурлык һәм гүзәллек үрнәге булып торасыз. Озак еллар буе армый-талмый халыкка хезмәт итүегез, тирән мәгънәле иҗатыгыз белән рухыбызны күтәреп яшәвегез өчен зур рәхмәт сезгә", диелгән Минтимер Шәймиевнең рәхмәт хатында.
 
 
"Гөлсем Исәнгулованың исеме генә дә, исәпли башласаң, безнең театрыбызның корифейлары белән беррәттән татар театрының тарихына алтын хәрефләр белән язылырга тиеш. Гөлсем Болгарская (Татарстанның халык һәм Россиянең атказанган артисты), Гөлсем Камская (Татарстанның халык артисткасы) һәм, ниһаять, безнең юбилярыбыз Гөлсем Исәнгулова-Башкирская!
 
Бу тәхәллүсе юк аның, мин аны хәзер генә уйлап таптым, чөнки Гөлсем Исәнгулова – чын башкорт кызы", - диде Равил Шәрәфиев.
 
Юбилярны Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров һәм Камал театры труппасы котлады.
 
 
Гөлсем Исәнгулова 1938 елның 10 июнендә Башкортстанның Мәләвез районы Карагай авылында дөньяга килә. 1961 елны М.Щепкин исемендәге Мәскәү югары театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театры труппасына кабул ителә.
Ул Корри – "Фаҗигале юлда" (А.Муис), Шәфәкъ – "Ай тотылган төндә" (М.Кәрим), Әйшә – "Зифа" (Н.Исәнбәт), Липочка – "Агай-эне ак мыек" (А.Островский), Миңзифа – "Кичер мине, әнкәй!" (Р.Батулла), Марта – "Канлы күләгәләр" (Г.Боровик), Гөлҗиһан – "Банкрот"(Г.Камал), Роза – "Ташлама мине" (Ф.Бүләков) һәм башка рольләрне башкара.
 
 
 
 
 
 
 
 
 

"Татар-информ", Динә Йосыпова

---
Камал театры
№ --- | 19.12.2018
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»