поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
19.12.2018 Әдәбият

Дамир Гыйсметдин Гамил Афзал премиясе лауреаты булды

Кичә Актанышта җирле хакимият һәм Татарстан Язучылар берлеге гамәлгә куйган Гамил Афзал премиясенең быелгы иясе аталды. 2011 елдан Актаныш районы үзенең якташы, күренекле шагыйрь Гамил Афзал исемендәге әдәбия премия булдырган иде. Аңа ел саен юмор һәм сатира өлкәсендә иң үткен, яхшы дип табылган матур әдәбият әсәре авторы ия була.

Аның беренче иясе итеп Туфан ага Миңнуллин аталды. Төрле елларда бу бүләккә Фәнзаман Баттал, Марат Әмирханов, Әмирҗан Моталлапов, Камил Кәримов, Ләбиб Лерон, Данил Салиховлар  ия булды.

Быел исә әлеге премиянең тапшырылу тантанасы Гамил Афзал үзе туып-үскән Такталачык авылында оештырылу белән тарих битләрендә үз урынын алачак. Сигезенче премия иясенең исеме бүген Такталачыкның җәмәгать үзәгендә аталды.  Мәртәбәле бүләккә язучы, журналист Дамир Гыйсметдин (Дамир Минсәгыйр улы Гыйсметдинов) лаек булды. Дамир Минсәгыйр улы әлеге премияне  Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева  һәм Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов кулыннан кабул итеп алды. 
 
Бәйрәм чарасында дәрәҗәле Казан кунаклары, шагыйрьләр, язучылар катнашты. Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары да әлеге тантананың кунаклары иде. 
 
(Фоторепортаж бу сылтама буенча. Язма Актаныш муниципаль районы сайтыннан алынды)
 
Язучы, журналист Дамир Гыйсметдин (Дамир Минсәгыйр улы Гыйсметдинов) 1949 елның 25 гыйнварында Чуашстан Республикасының Батыр районы Татар Тимәше авылында укытучы гаиләсендә туа. 1966 елда шул ук районның Тойси урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, бер ел туган авылында, аннары Мәскәү тирәсендәге төрле төзелешләрдә эшли, 1969-1970 елларда армиядә хезмәт итә. Армиядән соң Казанга килеп, 1971-1976 елларда университетның журналистика факультетында югары белем ала. Университетны тәмамлагач, ун елдан артык (1975-1986) «Чаян» журналы редакциясендә хәбәрче, бүлек мөхәррире, бүлек мөдире булып эшли. Шул дәвердә ул үзенең сатирик каләмен чарлый, «Чаян» журналы һәм башка көндәлек матбугат битләрендә юмор-сатира жанрындагы күп кенә хикәяләрен, усал эчтәлекле фельетоннарын бастырып, укучыларның киң даирәсенә исемен таныта. Узган гасырның сиксәненче елларында аның кайбер юмор-сатира әсәрләре Мәскәү басмаларына да урнаштырыла.
 
1986—1990 елларда Д.Гыйсметдин КПССның Татарстан өлкә комитетында халыкара мәсьәләләр буенча консультант һәм бүлек инструкторы булып эшли. Туксанынчы елларда халыкара «Ватан» җәмгыятенең әүвәл рәис урынбасары, аннары рәисе вазифаларын башкара, Бөтендөнья Татар Конгрессының идарә әгъзасы буларак, чит илләрдәге татар диаспорасы белән багланышларны ныгыту юнәлешендәге эшләргә җитәкчелек итә. Туксанынчы елларның урталарыннан башлап Дамир Гыйсметдин Татарстан Республикасының чит ил компанияләре белән уртак предприятиеләре идарәләрендә җаваплы җитәкче урыннарда эшли. Дамир Гыйсметдин — юмор-сатира әсәрләре тупланган өч китап авторы («Өметсез шайтан», 1990; «Әйтсәм әйтим», 1999; «Атта да, тәрттәдә дә...», 2007). Ул шулай ук аерым күмәк җыентыклардагы («Таныш булыгыз, Ломжа» — «Знакомтесь, Ломжа», 1989; «Йөртә безне язмышлар», 1992) очерк язмалары, музыкага салынган популяр җыр текстлары (унлап җыры 1999-2000 елларда чыккан «Сез яраткан җырлар» китабына кертелә) һәм төрекчәдән тәрҗемә китаплары авторы буларак та укучыларга таныш. Аерым алганда, Ф.Бичури белән берлектә ул Төркиядә үз вакытында киң танылган милләтпәрвәр татар эшкуары-кәсепчесе Ибраһим Мәңгәр турында кызы язган истәлек китабын (Сафия Имре. «Әтием», Казан, 1994) төрекчәдән татарчага тәрҗемә итә. Ул — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Д.Гыйсметдин — 2002 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»