|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.12.2018 Мәдәният
"Балалы солянка" онытылмаслык тамаша әзерлиЕлның иң могҗизалы һәм иң күңелле концерты "Балалы солянка" кабаттан сезнең өчен онытылмаслык тамаша әзерли. 26 нчы гыйнвар көнне әти-әни, әби-бабай һәм иң мөһиме балаларны гаилә концертында көтеп калабыз. Проектның авторы Гөлназ Сәфәрова бу юлы нәни тамашачыларыбызга тагы да күбрәк игътибар бирергә вәгъдә итә: концерт үзе бер әкияти дөньяны хәтерләтәчәк. Шуңа күрә бу тылсымлы бәйрәмгә балалар иң матур күлмәк-костюмнарын киеп килсә, бигрәк тә шәп булыр иде. Ә иң күңеллесе: оештыручылар һәрбер сабыйга бүләк тә әзерләп куйганнар. Популяр эстрада җырчылары һәм танылган театр артистлары балалары белән бер сәхнәдә гадәти булмаган, үзенчәлекле дуэтлар башкарачак. Җыр, бию һәм оригиналь номерлардан торган "Балалы солянка" концертына бөтен гаиләгез белән килегез! Яхшы кәеф гарантияләнә!
--- |
Иң күп укылган
|