|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.12.2018 Әдәбият
Татар язучылары башкорт кардәшләрдә «Йөрәк сүзе»н тыңлыйБүген Уфада Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында «Йөрәк сүзе» шигъри проектының финалы уза. Әлеге проектта башкорт телендә шигырь укучы дуэтлар катнаша, танылган шагыйрьләр һәм актерлар, музыкантлар һәм журналистлар, поэзия яратучылар шигъри осталыкта көч сынаша. «Бу минем өчен йөрәк авазы проекты. Безнең республикада, башка күпмилләтле төбәкләрдә телне саклау һәм үстерүгә кагылышлы үзәккә тигән социаль проблемага җавап бу. Безнең проект – үзенә күрә халык мөнбәре ул. Анда катнашучылар җәмгыятьне борчый торган проблемалар турында йөрәктән чыккан сүзләр белән йөрәккә барып җитәрлек итеп сөйләшә», – ди проект җитәкчесе Наилә Сәфәргулова. Оештыручылар җиңүчегә автомобиль бүләк ителәчәге хакында да хәбәр итәләр.("Башинформ" мәгълүматына нигезләнеп)
Башкорт кардәшләрнең шигырь бәйрәмендә кунак булып Татарстан язучылары һәм шагыйрьләре – Фәйрүзә Мөслимова, Эльмира Шәрифуллина, Факил Сафин, Рәмис Аймәт, Йолдыз Шәрапова, Айгөл Әхмәтгалиева, Әлфия Ситдыйкова, Гөлнур Корбанова, Рифат Җамал, Роберт Сәләхиев катнаша.
--- |
Иң күп укылган
|