поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
17.12.2018 Әдәбият

Түбән Камада халык шагыйре Роберт Миңнуллинның 70 яшьлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды

«Кунакчыл Түбән Кама» проекты кысаларында 14 декабрь көнне шәһәрнең Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә Татарстанның халык шагыйре, атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллин белән очрашу узды. «Күңеле тулы моң булгач...» дип аталган кичәгә кунак булып, ТР Язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Салихов һәм Татарстанның халык язучысы, шагыйрь Гәрәй Рәхим дә килгән иде.

Әдипнең 70 еллыгына багышланган кичәгә район башкарма комитеты, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, укытучылар, китапханәчеләр, журналистлар, мәктәп укучылары, шагыйрь иҗатын яратучы әдәбият сөючеләр җыелды.
 
Программа барышында Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат сәхифәләре  күздән кичерелде, очрашу шагыйрьнең үз хатирәләре белән үрелеп барды, автор әдәбият сөючеләр каршында шигырьләрен укыды.  
 
«Түбән Кама миңа бик кадерле. Монда минем милләттәшләрем, якташларым яши; яшь чакларда ешрак килә идек, бик матур кичәләр уза иде», – дип билгеләп үтте Роберт ага һәм аерым бер җылылык белән биредә моннан кырык еллап элек оешып киткән «Җидегән чишмә» әдәби -музыкаль берләшмәсе, анда узган  иҗат кичәләрендә үзенең дә катнашуы турында истәлекләре белән уртаклашты.
 
Күренекле шагыйрьне  гомер бәйрәме белән  түбәнкамалылар исеменнән Бөтендөнья  татар конгрессының җирле бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев тәбрикләде. «Сезнең белән очрашу безнең өчен зур шатлык, күрәсезме, зал тулы халык, Түбән Кама Сезгә сусаган», – дип мөрәҗәгать итте ул һәм Роберт агага әдәбиятыбызны, мәдәниятебезне саклап калуда,  үстерүдә лаеклы өлеш кертүе өчен зур рәхмәтләрен җиткерде, уңышлар теләде.
 
 
Сәхнә түреннән «Сагынам, дуслар» җырын сузып, барлык түбәнкамалыларны таң калдырган, милләтпәрвәр шәхес, ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов; әдипнең балалар әдәбияты өлкәсендә нәтиҗәле эшләвен аерым билгеләп үткән  Гәрәй Рәхим чыгышларын тамашачы алкышларга күмде. Үзләренең тәбрикләү һәм рәхмәт сүзләрен район мәдәният идарәсе җитәкчесе Гүзәл Мөбарәкшина, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлназ Арсланова,  «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары, Аксакаллар шурасы, китапханәчеләр, журналистлар, дини оешма вәкилләре җиткерде.
 
«Кунакчыл Түбән Кама» проекты әле тәүге адымнарын ясый, – дип билгеләп үтте проект авторы Гөлназ Арсланова. – Аның беренче сәхифәсендә без нәкъ менә Сезне күрергә теләгән идек, хыялыбыз тормышка ашуына чиксез шатбыз”.
 
49нчы бакча балаларының әдип шигырьләрен сәнгатьле итеп укулары, 70кә якын китап язудан  тыш,  300ләп җыр авторы булган Роберт Миңнуллин сүзләренә җирле җырчылар – Илһам Хисмәтуллин, Разыя Якупова   башкарган җырлар, Флүр Гайнемөхәммәтовның гармун моңнары кичәне тагын да җылырак, тәэсирлерәк итте.
 
Китапханә залында  Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган күргәзмә дә эшләде. Очрашу  бергәләп фотога төшү, автографлар алу, шәхси әңгәмәләр белән дәвам итте.
 
Гөләндәм Галиева, район хакимияте рәсми сайты мөхәррире

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»