поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.12.2018 Хәйрия

"Кеше авыр чакта Алланы искә төшерә диләр" - Кайсыгызның кулы җылы?

Казан үзәгендә, Колхоз базары янында йорт-җирсез, ярдәмчесез калганнарны бушлай киендерәләр, ашаталар, кемдә ярыйсы хәлдәге артык кием, азык-төлек, савыт-саба бар, шунда китерә ала, саваплы эштән читтә калмыйк дигән хәбәр телефоныма сентябрьдә үк килеп төшкән иде.

Бу игелекле эшне кайсы мәрхәмәтлесе оештырды икән дип кызыксына торгач, шактый кызыклы мәгълүматлар ачыкланды. Үзәк базар янында, Борһан Шаһиди урамындагы 26нчы йортта урнашкан, мохтаҗларга ярдәм күрсәтүче әлеге пункт «Приют» дип атала, аны Азат Гайнетдинов исемле мөселман кешесе ачкан һәм бу әле ул башкарган зур эшләрнең кечкенә өлеше генә икән. Азат әфәнде – безнең илдә төрмәдән чыккач барыр урыны булмаганнарга төрле яклап ярдәм итү, рәшәткә артына кабат эләгүдән коткару белән шөгыльләнүче саллы үзәк ачкан беренче кеше. Кем ул, нишләп иреккә чыкканнарны кайгырту эшенә алынган, үзәк андыйларга ничек ярдәм итә – шулар хакында сөйләшү өчен Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге коммерцияле булмаган автоном оешманың генераль директоры Азат Гайнетдинов белән «Приют»та күрешергә сөйләштек.

«Ярый әле Азатлар булды»
 
“Приют” дигәнебез – “Модная семья” кибете артында, “хәерче базары” янындагы мәйданда урнашкан берничә корылма-павильон-контейнердан гыйбарәт. Без килгәндә биредә кеше аз иде әле. Контейнерга килеп кергәч тә, мохтаҗларга утырып ашар өчен озын гына өстәл тора, түрдәрәк кием элгечләр тезелеп киткән. Даими хезмәткәр, мохтаҗларга ашарга пешерүче, ашатучы, кешеләр китергән киемнәрне ел фасылына, үлчәменә карап аралап торучы Гөлшат ханым (ул да, биредә эшләүчеләрнең барысы да – төрмә юлын узган кешеләр) үз эше белән әвәрә килә, кием рәтләре арасында ике хатын кайнаша иде. Бераздан берсе: “Иптәш хатыным ике улы белән яши, пенсиясе бик кечкенә, кышка кияргә киеме юк, менә аңа дип алдым, үземнең пакет өзелде, сездә юкмы?” – дип, ике пәлтә күтәреп, Гөлшат ханым янына килде. Азат Галимҗан улы белән павильон эчен карап әйләндек. Берсе аш бүлмәсе, кизү торучы Русланның йокы урыны да шунда, бер бүлмәне юридик хезмәт өчен әзерләгәннәр. Тагын бер бүлмә-склад балалар арбалары, хатын-кызларның җәйге киемнәре, көнкүреш кирәк-ярагы белән шыплап тулган. Яхшырак киемнәрне аерым бүлмәгә җыялар икән, алар шактый күренә. “Берәр исерек бомж яхшы киемне алып, каядыр ташлап кадерсезләмәсен, әйбәт кием чын мохтаҗ, чиста кешегә эләксен өчен шулай эшлибез”, – дип аңлатты “Приют” хуҗасы. Шул бүлмә ишеге төбендә баш киемнәре тутырылган зур капчык тора. “Хосусый оешмадан биш капчык китергәннәр иде, кичә берсе бетте, менә бүген монысын да бушатачаклар, бөтен нәрсәне бик тиз алып бетерәләр”, – диде Гөлшат ханым. Ул арада пунктта тормыш җанлана башлады. Ике юрист килде, үзәкнең социаль бүлек җитәкчесе ярдәмчесе Илдар алар утырасы бүлмәдә электр мичен эшләтеп җибәрде, җыештырып алды. Бер апа ашарга керде. Азат Галимҗан улы сорауларына ул: “Районнан килдем, Казанда хостелда яшим, монда ашарга киләм”, – дип җавап бирде. Безнең янга шактый таушалган ике ир килеп басты. Татарча сөйләшүебезне ишетеп һәм минем редакциядән икәнемне чамалап булса кирәк, татарчалап: “Монда яхшы, торырга урын бар, ашаталар, эчертәләр, киемнәр бирәләр, чәчне алалар, мунчага алып барып юындыралар”, – дип тезеп киттеләр. Берсе Казан кешесе икән, берсе Яшел Үзәннән. “Мин авария ясап төрмәгә эләктем, чыкканда Зендолдагы йортыбыз черегән иде, әти-әни дә, хатын да – барысы да зиратта, беркемем юк, – дип сөйләде Камил исемлесе. – Мин инвалид, 59 яшьтә. 60 тулгач, Картлар интернатына китә алам инде, ә аңарчы кая барыйм, бу дөньяда бер үзем нишлим? Ярый әле шушы Азатлар булды, алар хәлгә керәләр, аларга рәхмәт!”

Эчмәсәң, урамда калмассың!
 
Киемнәр сакланган, ашханә ролен үтәгән корылмадан тыш тагын ике контейнер бар: берсе хатын-кызларга төн куну өчен, икенчесе – ирләргә. Алар бикле иде, ишеген ачып күрсәттеләр. Бераз әчкелтем ис килеп торган, ике катлы караватлар куелган бүлмә. Электр миче эшләп тора, җылы. Микробларны үтерү өчен кварц лампасы, һава алыштыру өчен һава суырткыч урнаштырганнар. Бер мәрхәмәтлесе телевизор китергән булган, аны ирләр павильонына куйганнар. Көннәр буе телевизор карап, урыннарында аунап ятмасыннар, нәрсәдер эшләсеннәр өчен биредәгеләрне иртән чыгарып, контейнерларны бикләп куялар, сукбай хатын-кызлар кунарга бик сирәк килә, ә ирләрнеке дигәне буш тормый икән. “Ирләр алтау иде, кичә тагын берәү килде, хәзер салкыннар башлана, килүчеләр артыр инде, шуңа тагын ике контейнер куясыбыз килә әле, – диде Азат әфәнде. – Йорт-җирсезләрдән документын, милләтен, динен сорамыйбыз. Иң мөһиме – аек хәлдә килсеннәр, кертәбез, исерекләрне – юк”. Бу таләп үзенең нәтиҗәсен бирә, бирегә килеп сыенганнар эчсәләр урамда калачакларын инде беләләр, шуннан куркып эчмиләр, бетле, туберкулезлы бомжларны үзләре дә кунарга кертмиләр икән. Ә айнырга, үзгәрергә теләмәгән сукбайлар бар, алар катыргы өстендә шаламага төренеп, чүп савытлары янында бөгәрләнеп йоклауны кулайрак күрәләр, ди “Приют” хуҗасы.
 
“Төн кунучы” ике ир контейнерлар янында катыргы тартмалар җыеп йөри иде. “Эшлисезме, молодцы!” – дип мактап алды аларны Азат Галимҗан улы һәм миңа: “Алар шулай үзләренә бераз акча эшлиләр, “Газель” килеп, макулатураларын җыеп, акчасын түләп китә”, – дип аңлатты. Кемдер “Приют” тирәсен себерә, кемдер шешә җыеп тапшыра – нәрсәдер эшләргә тырыша икән.
 
«Ходаем, яшьлегемне монда уздырма инде...»
 
– Бу эшкә алынуымның җитди сәбәбе бар, – дип сүз башлады Азат Галимҗан улы, гәпләшеп алу өчен салкын урамнан аның җылы машинасына кереп утыргач. – Туган авылым Лаеш районы, Сингелдә мәктәпне тәмамлагач, Казанга килеп, әле яңа гына ачылган Юридик институтка кереп карадым. Әмма андый вузларга ничек керүләрен чамалыйсыз бит инде, дүрткә-бишкә укысам да, мин – булышучысы булмаган гади авыл малае, конкурстан үтә алмадым. Автотранспорт техникумына барып, читтән торып укырга кердем. Эш кирәк, акча кирәк, каядыр яшәргә кирәк. Бу – көнбатыш тормышы пропагандалана башлаган чаклар иде. Күреп торасың: эшләмәүче, кайсы әле төрмәдә дә утырып чыккан егетләр матур киенгәннәр, төнге клубларда күңел ачалар, яхшы машиналарда йөриләр, әйбәт яшиләр. Ә эшлим дисәң, кая барып, күпме генә акча эшли аласың инде? Эшләү бөтенләй модада түгел кебек. Укып та кем булам инде, мин әйтәм, кирәкме ул миңа, әни укыган, шуннан нәрсә – укытучы булып аз гына акчага эшләп йөри... Шулай анализлый торгач, кайчандыр безнең авылга кунакка кайтып йөргән, инде шактый шомарган Казан малайларына ияреп китүемне сизми дә калдым. Рэкет чәчәк аткан хәтәр еллар. Беркөнне дус малайларның берсе килде дә: “Минем әнине кыйнадылар”, – диде. Һәркайсыбыз үз әнисен күз алдына китерде, әнигә кул күтәргән кешене ничек инде җәзасыз калдырасың – машинага төялешеп киттек тә, гаеплеләрнең кирәкләрен бирдек. Кайтканда безнең машина номерын милиция белгән, мин рульдә идем. Кыскасы, булганын да, булмаганын да өстәп, суд ясап, мине Казандагы икенче төрмәгә 12 елга утыртып куйдылар. Шунда берничә көннән 20 яшем тулды. Колониягә Татарстан мөселманнары диния нәзарәтеннән олы яшьтәге, ак сакаллы Касыйм бабай Нуруллин килеп дин турында сөйләп, андагыларга ярдәм итеп йөри иде. Вакыт күп, китаплар күп – укырга тотындым, дин белән кызыксына башладым. Мин тәртипсез түгел идем үзе, аракы эчкәнем, тәмәке тартканым юк иде. Төрмәдә дә чифир да эчеп карамадым, нардада уйнарга да өйрәнмәдем, карта да уйнамадым. Төрмә территориясендә мәчет бар, шунда кергәч, иреккә чыккандай булып, җан рәхәтләнеп китә иде. Кеше авыр чакта Алланы искә төшерә диләр бит, миңа бик авыр иде. Дәү әнинең мин кечкенә чакта абый белән икебезгә әйткән сүзләре искә төште: “Кеше кыерсытмагыз, кеше әйбере белән рәхәт күрмисез...” Шунда мин күңелемдә “актарына” башладым. Уйлый-уйлый: “Бу җәза миңа дөрес бирелгән, барысына үзем гаепле, Ходай минем алдагы гөнаһларымны җыеп килгән дә, менә хәзер түләр вакытым җитте”, – дигән нәтиҗә ясадым. Берәүгә дә үпкәм юк иде. Без бит бер нәрсә булса кешене гаеплибез: полицияне, врачларны, һава торышын, күршене, хатынны, ирне... Ә һәр кеше гаепне үзеннән эзләргә тиеш. Һәркем үзе өчен генә җавап бирә. Боларны аңлаган кешенең иң беренче эше тәүбә булырга тиеш. Мин дә элекке эшләрем өчен тәүбә иттем. Алланың рәхмәте киң: тәүбәмне ишетте – без зыян салган кешеләр әле яши генә башлаган егетнең гомерен сындыруларын аңладылар. Кабат гариза язып: “Без усаллык белән генә әйттек, мондый хәлләр булмады”, – дип, элек биргән ялган күрсәтмәләреннән баш тарттылар. Шуннан минем срокны 7 елга калдырдылар. Мин өч ел ярымын утырган идем инде. Җитештерү зонасында эшләдем, бик тырышып, онытылып эшли идем, гальваника цехында химик составлар белән подшипниклар, шөрепләр эшкәрттек. Шул ук вакытта ПТУда эретеп ябыштыручыга, кранчыга укыдым. Гарәпчә укырга, язарга өйрәндем. Иректәге тормыштан хәбәрләр килә торды: бер классташ өйләнгән, берсенең баласы туган, берсе институт бетергән... Йокларга яткач, юрган белән капланып: “Ходаем, яшьлегемне монда уздырма инде, зинһар, минем дә бит яшьтәшләрем кебек укыйсым, эшлисем, өйләнәсем килә...” – дип елый-елый сорый идем. Бер генә төн дә сорамый калмадым, үзем ялварам, күздән яшь ага... (Дөрес, мин дә төрмәдә өйләндем, утырганчы дуслашып йөргән кызым бар иде, аның белән никах укыттык, аннан улыбыз туды, хәзер аңа 14 яшь). Алланың рәхмәте белән, дүрт ел тулганчы да утырмадым, мине иреккә чыгардылар.

«Коткарырга кирәк – әҗере бар бит»
 
– Мин төрмәдән чыккан 2004 елда Казанда шәһәрнең меңьеллыгын үткәрергә әзерләнәләр, иске биналарны күпләп сүтәләр иде, – дип сүзен дәвам итте Азат Гайнетдинов. – Дуслар белән элекке җинаятьче, эшсез мөселман ир-егетләреннән торган бригадалар оештырып, төзелеш компанияләре белән килешеп, шул биналарны сүтә башладык. Элекке кирпечләр бик нык, күпме бәрсәң-суксаң да ватылмыйлар, шуңа аларны кыйммәт бәягә бик тиз сатып алалар иде. Шулай итеп, беренче капитал барлыкка килде. Эшчеләргә түләргә дә җитә, үзебезгә дә кала. Аннан бер икмәк заводыннан чәк-чәк сатып алып, аны Тимер юл вокзалы янында арттырып сата башладык. Шуннан ширкәтләр оештырып, менә монда, Колхоз базары янында сәүдә нокталары – лареклар куйдык, хәләл кафелар, кибетләр ачтык. “Динозаврик” кибете ачып, этләр, мәчеләр, төрле хайваннар да сатарга тотындык, такси хезмәте оештырдык. Яшерен-батырын түгел, бездә теләсә-кем болай эшли алмый иде, ничек кенә сәер яңгырамасын, миңа төрмәдә утыруым, һәм, билгеле, туганнар, дуслар ярдәм итте.
 
“Касыйм бабай, әйдә, нәрсә эшлик?” – дип, 2005 елдан элекке җинаятьчеләргә булышуны аның белән бергә дәвам иттек. Ул: “Азат, менә монысы чыкты, әйдә аңа эш табыйк инде, монысы Таҗикстаннан, аны бер атна кундырырга кирәк, монысын билет алып, туган ягына озатыйк инде...” – дип, мохтаҗларны табып, аларга ничек тә ярдәм күрсәтергә атлыгып тора иде. Бөтен пенсиясен шул игелекле эшкә тотучы бик ихлас, чын мөселман карты: “Кеше җинаять кылган инде, хәзер нишлисең, иң мөһиме аны тәүбәгә китерергә кирәк, коткарырга кирәк, моның әҗере бар бит”, – дип әйтә иде. Касыйм бабабыз 2006 елда бакыйлыкка күчте, урыны җәннәттә булсын.
 
Аннан бу эшне Диния нәзарәтендәге бүтән хәзрәтләр белән дәвам иттек. Йортлар сүтүдән башланган эштән мин төзүчегә әйләндем. Казан янындагы поселокларда йортлар сала башладык. Зур төзелеш фирмасын җитәкләүче туганнан туган абыем үзе янына эшкә алды, мин дә җитәкче булдым. Кирпеч ташучыдан башлап, мастер, механикларына кадәр элекке җинаятьчеләрне урнаштырып, күп катлы йортлар төзергә дә алындык. Бу мин теләгән эш икән дип, өч ел бик яратып, кызыксынып эшләдем, һөнәрнең бөтен нечкәлекләрен белергә кирәк дип Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясенә читтән торып укырга кердем.
 
«Президент белән күрешәчәксең дисәләр, ышанмас идем»
 
Шулай матур гына эшләп йөргәндә, 2012 елда бер танышым чылтыратты: “Ишеттеңме, мөфтине шартлатканнар”, – диде. Ул көнне телефоным тынып тормады. Мин – элекке хулиган, төрмәдә исламны кабул иттем, төрмәдән чыккан, дин юлына баскан кешеләр белән эшлим... Болар сәбәпле, иң шикле биш кешенең берсе мин дип таптылар. Бик авыр булды, күңелдә бер начарлык юк, һаман кешегә яхшылык эшлим тырышып йөрим бит... Тикшерү комитетына чакырып, озаклап сорау алдылар. Төрмәгә эләккәч: “И, Ходаем, шушыннан котылсам, синең юлыңда изге эшләр эшләр идем, ятимнәргә, мохтаҗларга көчемнән килгәнчә булышыр идем”, – дип нәзер әйткән идем. Сүздә торып, мөселман дуслар белән игелекле шактый эш башкарган идек, шулар өчен төрле оешмадан бирелгән рәхмәт хатларын, Мөфти Илдус абый Фәизнең (мин аның белән әйбәт мөнәсәбәттә идем) безгә Лаеш районы, Усад авылында мәчет төзергә рөхсәт биргән хатын күреп һәм безнең белән эшләүче, төрмәдән соң дин юлына баскан егетләрнең барысының да гаиләле икәнен, тәртипле, уңышлы яшәвен белеп, икенче көнне мине чыгарып җибәрделәр. Алланың рәхмәте, кодрәте бу. Әле алай гына да түгел, шул хәлдән соң “силовиклар” миңа ярдәм итә башладылар. 2014 елда рәсми рәвештә коммерцияле булмаган автоном оешма теркәдек. Шуннан миңа әйдә, дин юнәлешендә генә эшләмә, социаль тармакны да ал әле дип киңәш иттеләр. Шулай итеп, иҗтимагый эшкә кереп киттем, төзелеш компанияләрен ябарга туры килде. Мине Республиканың Иҗтимагый палатасына, Татарстанда Җәзаларны үтәтү идарәсенең иҗтимагый советына керттеләр, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская үзенә ярдәмче итеп алды... Рәсми рәвештә эшли башлагач элекке җинаятьчеләрне төрле инстанцияләргә кечкенә бала кебек җитәкләп йөрдек. Статистика буенча илдә иреккә чыкканнарның яртысыннан артыгы тагын җинаять кылып төрмәгә эләгә, ә без ярдәм күрсәткәннәрнең –Книбары 3 проценты гына. Шул вакытта безнең турыда ишеттеләр. Русиянең Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте күреп алды. Мине Мәскәүгә зур җыелышка чакырдылар. Видеоконференция аша бөтен Русиягә безнең оешманы үрнәк итеп күрсәттеләр. Унбиш ел элек: “Син Кабминга киңәшмәгә йөрерсең, Президент, шәһәр мэрлары белән күрешерсең, Фәннәр академиясендә, КФУда лекцияләр укырсың, синең турыда документаль фильм төшерерләр”, – дип әйтсәләр, һич ышанмас идем. Әлеге бүләк-нигъмәтләргә ирешүемне, тормышым үзгәрүен бары тик Аллаһы Тәгаләгә табыну белән генә бәйлим. Аллаһ ризалыгы өчен ихластан эшләсәң, ул бервакытта да авыр хәлдә калдырмый, ярдәмен дә, дәрәҗәсен дә бирә.

«Минем көймәдә минемчә җырлыйсыз»
 
Иреккә чыгучыларга нинди ярдәм күрсәтүгә килгәндә, беренче эш итеп юындырабыз, киендерәбез, ашатабыз, бер көн ял бирәбез һәм эшли алганнарын социаль фатирларга урнаштырабыз. Хәзер Казанда шундый 7 торак бар. 25 мең сум түләп, өчәр бүлмәле фатирларда сигезәр кеше яши. Аларга шулай ук төрмәдән чыккан хатыннар ашарга пешерә, эшләүчеләрне көнгә өч тапкыр ашатабыз. Киемнәр, юынырга, кырынырга кирәкле әйберләр бирәбез. Үзәкнең социаль бүлек җитәкчесе – төрмәдә туган, балалар йортында үскән, үзе дә кайчандыр ирегеннән мәхрүм ителгән һәм бездә социаль тернәкләнү узган Сергей төрмәдән чыкканнарга эш таба. Тагын бер төр мохтаҗларга шундый ук ярдәм күрсәтәбез. Болар – Казанга Универсиадага, Футбол чемпионатына бәйле зур төзелешләргә эшкә килеп, эш бирүчеләр тарафыннан алданып, урамда калучы һәм, соңгы ышаныч сездә дип, безгә килеп егылучылар. Удмуртия, Мари-Эл, Чувашия, Ульяновск, Саратов кешеләре... Алар бик күп. 90 проценты – эчкече. Күп кешене эчү харап итә, гаиләсез, ялгыз сукбай итеп урамда калдыраЙ Ә сукбай хәленә төшкәч, урлау, талау кебек җинаятьләргә дә ерак калмый. Үзебезнең социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәгендә без андыйларга да медицина ярдәме, юридик ярдәм күрсәтәбез, эшкә урнаштырабыз. Ягъни, яңа җинаятьчеләр санын арттырмауга өлеш кертәбез.
 
Аларны гадәттә көненә 900-1000 сум түләнә торган иң арзан эшләргә алалар. Беренче айда карыйбыз, әгәр үзләрен яхшы яктан күрсәтәләр икән, айга биш кешене бушлай кодлаштырабыз – наркология диспансеры белән төзегән килешүебез бар. Алга таба да тәртипле генә эшләп йөриләр икән, яхшырак эш табарга ярдәм итәбез. Аннан үзләре фатир арендалап тора башлыйлар. Эчүдән туктагач, кайберләре гаиләсенә кире кайта, кайберсен айнытып, аякка бастырып, үзенең туган яки элек торган җиренә озатабыз. Менә бу тормыш төбенә төшкән кешеләрне социальләштерү дип атала инде.
 
Арада башлары эшләмәүче, акча тота белмәүчеләре дә бар. Әйтик, берсенең акчасын кулына биргәннәр, ә ул фатирга ике фахишә чакыртып, эчеп, эш хакын туздырып бетергән...
 
Бездә төп кагыйдә: кеше эчмәскә һәм үзе эшләп ашарга тиеш. Ярдәм сорап килүчеләргә: “Мин мөселман, минем көймәгә утырсагыз, минем җырны җырлыйсыз, эчмисез, хәлегездән килсә, эшлисез!” – дим.
 
Кеше исерек килеш тумый. Тирәбездә эчкечеләр күп икән, моңа алар гына түгел, бөтен җәмгыять гаепле: исерткечне безнең кибетләргә чит галәм кешеләре килеп сатмый битЙ

«Мохтаҗлар бик күп, көненә 200ләп кеше килә»
 
Мохтаҗлар өчен ачылган “Приют”ның – үз тарихы. Лаеш районы Сокуры авылында үзебез төзегән “Юлчы” мәчете, Корбан комплексы бар. Анда безнең азык-төлек саклана, элекке тоткыннарның да бер өлеше шунда яши, алар өчен аерым ишек ачтык, мунча салдык. Корбан комплексында ит күп җыела иде, ә аны каядыр урнаштырырга кирәк, бу – без өстебезгә алган амәнәт (итне Диния нәзарәте белән берлектә ел саен төрмәләргә алып керәбез, монда да хикмәт бар, Корбан ите ашагач, кайберсенең йөрәге йомшара, карале, без кеше үтердек, ә безне менә монда сыйлыйлар дип уйлый). Былтыр корбан итеннән аш пешереп, Казандагы Проспект базарында атнага ике тапкыр “Газель” белән килеп, мохтаҗларны ашата башладык. Әмма бу эш кыйммәткә төшкәч, шушында арендага җир алып, павильоннар куйдык. Ни өчен монда дисәгез, урыны уңышлы: бер якта – хәерче базары, анда үзләре дә мохтаҗ кешеләр арзанга төрле әйбер сатып утыра, ә икенче яктагы өч киоскта ашарга яраклы вакыты чыккан азык-төлек саталар. Анда кемнәр генә килми: машиналы кешеләр, яулыклы мөслимәләр, сакаллы ирләр... Ә 80 проценты – пенсионерлар. Срогы чыккан азык алырга килгән әбиләр безгә кереп, корбан итеннән пешкән аш ашап йә чәй эчеп чыгалар. Аларның: “Улым, ун-унбер мең сум пенсия алам, квартирга түләгәч, даруларга гына кала”, “кая барыйм соң, ярый әле, ризыкны ярты бәясеннән булса да сатучы шушы җир бар”, “базардан сөяк сатып алып шулпа пешерәм, ә ит күптән ашаганым юк инде...” – дигәннәрен ишеткәч, елыйсылар килә. Монда Казанның бөтен почмагыннан киләләр, хәтта кием алу өчен авыллардан килүчеләр дә бар, көненә 200ләп кеше килеп китә. “Соңгы ун-унбиш елда үземә кием сатып ала алганым юк, улым”, “шушындый кием алу турында хыялланган идем, акчам юк”, – дигән әбиләр, апалар исәпсез-чутсыз. Кайберләре, оялып, бирегә кеше күрмәгәндә, караңгы төшкәч кенә килә. Күп балалы гаиләләр, студентлар, йорт-җире янганнар, чегәннәр, төрле сәбәп белән урамда калганнар килә. Тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында кайнар чәй сорап килсәләр дә, бер стакан кайнар чәй, прәннек-печенье бирәбез. Гомумән, кешеләр белсеннәр иде: мохтаҗлар бик күп. Сезнең язманы укып, бәлки “Приют”ка үзләреннән арткан киемнәрне, бозылмый торган азык-төлек, яшелчә, чәй, ярма, чиста су китерүчеләр табылыр. Акчалата ярдәм итүче байлар, түрәләр табылса да рәхмәтле булыр идек, чөнки безнең чыгым шактый зур, бензинга, арендага, хезмәт хакларына ай саен 300 меңләп акча китә. Волонтерларга ихтыяҗ зур. Әнә, Гөлшат мескеннең көне буе кием аралап биле калмый инде, аңа ярдәм итүче кирәк. Ул мохтаҗларга ашны яки ботканы өендә пешерә, Руслан машина белән барып ала, зур термосларга тутырып бирегә алып киләләр. Кафелар, рестораннар калган ризыкларын безгә бирәләр, аларны барып алабыз.
 
Аллаһ ярдәм бирә, булышучылар табылып тора үзе. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, “Ярдәм” мәчете, бүтән мәчетләр булыша. Мәрхәмәтле кешеләр савыт-саба, прәннек, печенье китерәләр. Аллаһ ризалыгы өчен ярдәм итүче юмарт мөселманнарыбыз бар. Бер оешма барлык павильонга бушлай видеокамералар урнаштырып бирде. Хәзер бик уңайлы: “Приют”ка кем килә, кем китә, анда нәрсә эшли – компьютерымнан, телефонымнан карап мин дә беләм, полиция хезмәткәрләре дә күреп тора. Эшли-эшли кемнең-кем икәнен таный башлыйсың. Алдакчы, чынлыкта мохтаҗ булмыйча, мескенгә сабышып йөрүчеләрне дә тиз сизеп алабыз. “Сез бик ешладыгыз, җитте, без мохтаҗларга гына ярдәм итәбез”, – дип, андыйларны матур гына озатып җибәрәбез.
 
Әңгәмәдәш – Назилә САФИУЛЛИНА.
 
P.S. “Приют”ка ярдәм итүгә бәйле өстәмә сораулары туган кешеләр 216-44-01, 212-15-81, 89274923666 номерларына чылтырата ала. 
Фото: ачык чыганаклардан

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 16.12.2018
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»