|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.12.2018 Мәдәният
Кариев театры үз логотибын сайладыКариев театры үзенең яңа логотибын сайлавы турында игълан итте. Җиңүче - Фешин исемендәге Казан рәсем сәнгате училищесы студенты Ангелина Филимонова. Театр коллективы җиңүчене “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында онлайн уздырылган матбугат конференциясендә котлады.
Театр сентябрь аенда үз стилен булдыруга конкурс игълан иткән иде. Коллективның яңа директоры Гүзәл Сәгыйтова ул вакытта Фешин исемендәге уку йорты студентларына зур өметләр баглавы турында әйтте.
Театр җитәкчелеге матбугат конференциясендә хәбәр итүенчә, конкурска кабул ителгән 43 эшнең күбесе студентлар тарафыннан әзерләгән.
Икенче турга 18 эш сайлап алынган. Шушы 18 эштән театр коллективы өч эшне финалга чыгарган. Әлеге өч эш социаль челтәрләргә тавыш бирүгә чыгарылды. Финалга чыгарылган өч эшнең авторлары – Казан рәсем сәнгате училищесы студентлары Айгөл Гыйльметдинова, Ангелина Филимонова һәм танылган дизайнер Илдар Әюпов.
Гүзәл Сәгыйтова беренче урын алган эшкә социаль челтәрләрдән файдаланучыларның да күпчелек тавыш бирүен, театрның баш режиссеры Ренат Әюповның шушы вариантка тукталуын, үзенең дә шушы вариантны сайлавын әйтте.
Фото: Солтан Исхаков
--- |
Иң күп укылган
|