|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.12.2018 Мәдәният
Кариев театры беренче тапкыр “камерный театр” форматына мөрәҗәгать итәРоссиядә иң популяр яшь драматургларның берсе Юлия Тупикина Низаминың “Ләйлә вә Мәҗнүн” поэмасына нигезләнеп, махсус Кариев театры өчен заманча пьеса иҗат итте. Ике вакыт. Ике йөрәк. Танылган Ләйлә белән Мәҗнүн һәм әле беркемгә дә билгеле булмаган Йолдыз һәм Булатның ике мәхәббәт тарихы. Гашыйкларның аянычлы язмышы хәл ителгән кебек, әмма әлеге тарих гади түгел.
Заманча “Ләйлә вә Мәҗнүн”не 15-16 декабрь көнне тамашачылар сәхнәдә караячак, аларның саны илледән артмаячак.
“Бу безнең өчен зур сынау, дип уйлыйм, чөнки мондый кечкенә форматта уйнаган юк иде. Тамашачылар белән без бер пространствода, тирәлектә булабыз. Ә бу артистлар өчен психологик яктан да шактый кыен.”, – дип уртаклашты режиссер Ренат Әюпов.
Спектакльдә 6 артист катнаша: Алсу Фәйзуллина (Ләйлә), Илфат Гыйбадуллин (Мәҗнүн), Наилә Кәримова, Булат Гатаулин, Халидә Сөнгатуллина һәм Эльдар Гатауллин. Театрның яшь артисты Наилә Кәримова спектакльдә хәзерге заман Ләйләсен - Йолдыз ролен башкара. Бу артистның театрда беренче зур роле.
Эльмир Низамовның да Кариев театрында дебюты – беренче тапкыр спектакль өчен махсус рэп-дуэт иҗат итте. Премьера көнне электрофортепианода композитор үзе уйнаячак. Спектакльдә заманча альтернатив музыка юнәлешендә эшләүче «İttifaQ» рэп төркеменә дә мөрәҗәгать ителә.
Спектакль “Бердәм Россия” партиясенең “Театр-балаларга” Гранты ярдәмендә сәхнәләштерелде.
Премьера 15,16 декабрьдә 18.00 сәгатьттә булачак. Рәхим итегез!
--- |
Иң күп укылган
|