поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
07.12.2018 Җәмгыять

"Мине тудырганда табиблар әнигә наркозны күбрәк биреп ташлый, минем хакта онытып җибәрәләр"

Еш кына сау-сәламәт кешеләр­нең тормыш авырлыгына зарланганын ишетәбез. Аяк-кул­лары йөреп торса да, күзләре күреп, колагы ишетсә дә, адәм баласына барыбер нидер җитми. Ә менә физик мөмкин­леге чикләнгән Марат белән Алинә яшәү ямен тапканнар.

– Әтием дә,  әнием дә инвалид иде. Әти ике аягы булмаса да, гармун уйнады. 1999 елны аның турында бер газетада матур язма чыккан иде. Үзе хакында язганнарына сөенгән иде. Тик менә йөрәге генә бу шатлыкны күтәрә алмады, шул ук көнне үлеп китте, – дип искә ала Марат Кадыйров.
 
–  Әнием дә оста тегүче иде. Аяклары начар йөрсә дә, бер дә зарланмады. Мине тудырганда авырлык килмәсен дип, табиб­лар әнигә наркозны күбрәк биреп ташлый. Алар әнинең аңга килгәнен көткәндә, минем хакта онытып җибәрәләр. Озак ятып, нерв системасына зыян килгән.
 
Марат бер дә тик утырырга яратмый. 2011 елдан бирле Казанның Киров районында урнашкан инвалидлар җәмгыяте җитәк­чесе. Бу эшне ул акчага башкармый. Зарланмый да.
 
– Бар нәрсәне дә акчага кайтарып калдырып булмый. Шөкер, гаиләм бар. Хатыным Алинә дә –  инвалид. Ике кызыбыз үсеп килә. Энҗегә – 18, Мәдинәгә 4 яшь тулды. Алар сау-сәламәт. Шуңа шатланып яшибез, – ди ул. – Авыру дип тормадык, ничек тә балаларны үстердек. Хәзер менә алар­ның рәхәтен күрәбез. Кечке­нә­сенә кадәр үзенчә ярдәм итә, булышып йөри. Олы кызыма машина алдык. Кирәк җиргә ул йөртә.
 
Марат белән Алинәнең башкарган эшләрен санап бетереп булмый. Быел физик мөмкинлеге чикле балалар өчен 52 бәйрәм уз­дырганнар! Әле кечкенә кызлары йөри торган балалар бакчасында ата-аналар комитетында да эшлиләр икән. Марат “Уңай­лы мохит” программасы буенча җәм­гыять белгече дә булып тора. Иминият фондыннан бирелә торган биләүсәләрне дә таратырга булыша икән.
 
Инвалидлар декадасы алдыннан күп кенә кешеләргә бәйрәм бүләк итәргә дә өлгер­гәннәр  инде. Башкаладагы театрларга бару мөмкинлеген тапканнар. Барысын да Марат оештырган.
 
– Булганга сөенәбез, балалар өчен яшибез. Кызларымның дуслары да бик ярата үзебезне. Туган көннәргә килгәч, сезнең әти-әниегез искиткеч дип әйтәләр икән, – ди Марат. – Биргәнне генә көтеп утырып булмый. Әгәр кеше  алма пешеп, авызына төшкән­не көтеп ятса, мүкләнә башлый. Аралашырга кеше булмыйча, усаллана. Дөньядагы матурлыкны күрмәскә әйләнә. Шуңа да мин актив тормыш алып барырга, гел хәрәкәттә булырга тырышам.

 


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 07.12.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»