поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
05.12.2018 Шоу-бизнес

Элвин Грей ничек итеп тугыз мең кешене җыйды?

Бу җырчы егет, эстрадага аяк баскан көненнән бирле, халыкта каршылыклы фикерләр уятты. Берәүләр аны җырлый белмәүдә гаепләсә, икенчеләре аның өчен җан ата. Беркемгә ярарга тырышмавын да исбатлап күрсәтте инде ул. Аннан, тугыз меңгә якын тамашачыны сыйдыра алырлык “Татнефть-Арена” бинасын кайсы җырчының тутырганы бар әле? Узган шимбәдә Элвин Грей (Радик Юлъякшин) моның мөмкин булуын раслады.

Тарихи көнгә кадәр
 
Концерт 1 декабрьдә узды. Моңа кадәр социаль челтәрләрдә, концертны үткәрмәскә дип, петициягә имза җыя башлаганнар иде. Бу шау-шу урыс реперлары Хаски, Элджей, IC3PEAK (Айспик) төркеменең Россия төбәкләрендәге концертларын тыюдан соң барлыкка килде. Аларның җыр текстларында корал, үз-үзеңә кул салу, көчләү тематикасын чагылдырган урыннар бар. “Ә Элвин Грейның җырлары колакны “көчли” – татар-башкорт йолдызының тамашасын шушы сәбәп белән тыярга кирәк.” Әмма, киртәләргә карамастан, Элвин Грейның тамашасы узды.
 
“Әйдәгез, бүген оялмыйк!”
 
Элвин Грейның иҗатына кагылышлы матбугат очрашуына шактый соңарып килгәнен яхшы хәтерлибез. Концерты да соңга калып башланды. Сәхнәгә Элвин Грей чыгар дип көтсәләр дә, билгесез бер егетнең җырлавына карап, халык “җылына” торды. Менә аннан соң инде чараның төп каһарманы үзе күренде. “Красивая&Хороший” җыры белән Элвин Грей концертын башлап җибәрде. Шушы җыр аркасында ул Гүзәл Уразова белән авторлык хокуклары буенча бәхәскә кергән иде. Концертта Элвин Грей әлеге җырның урыс телле куплетларын гына башкарды.
 
Җырдан соң Грей тамашачысына мөрәҗәгать итте. “Казан, сәлам! Кәефләр ничек? Әйдәгез, бүген оялмыйк, биик!” – татар-башкорт-урыс телләрен бергә кушып, Элвин Грей тамашачысын “кыздырып” җибәрде.
 
Җырчы егетнең репертуарына яңа җырлар да өстәлгән. Дөресрәге, элекке җырларны яңача яңгыратты. Рәсим Низамов башкаруындагы “Ак каеннар арасында” җырын Радик “эксклюзив”  дип атады, чөнки аны тәүге тапкыр башкаруы икән.
 
Элвинның чын җанатары булганнар гына аның концертындагы кайбер кимчелекләрне гафу итә алгандыр. Күпләрне җырчыларның сүзләрен аңлап булмавы борчыды. Җырдан тыш сөйләнгән сүзләре дә халыкка авырлык белән генә барып иреште, җырларының аерым өлешләре йотылып калды, кайбер мизгелләрдә нинди телдә башкарылуы да аңлашылмады. Радикның үзенә дә бу ошамады, билгеле.
 
Җырчының чын фанатлары искиткеч күп иде. Һәр җырына кушылып, биеп, Элвинның һәр хәрәкәтен телефонына төшерүчеләр ничәмә-ничә кул! Күпчелеге кызлар, әлбәттә. Радик Юлъякшинның иҗаты белән күптәннән кызыксынучы Энҗе Ризванова тамашаны көтеп алган.
 
 
Аның һәр яңа җыры телефонымда көн дәвамында әйләнергә мөмкин. Ни өчен иҗатын шулкадәр яратамдыр, аңлата алмыйм. Барысы да югары дәрәҗәдә: музыка, ут, яраткан җырлар, сәләтле җырчылар һәм тәэсирләр ташкыны! – диде ул хисләрен тыя алмыйча.
 
Элвин Грей күптән түгел үзенең лейблын булдырды. Ягъни, ул яшь артистларны сәхнәгә чыгарачак. 1 декабрьдә иҗади чирканчыкны Вилдан Шәмсетдинов (Вилли исеме астында чыгыш ясый) алды. Тамашачы башта гаҗәпкә дә калды кебек: сәхнәдә ике  Элвин Грей басып тора диярсең! Татар халык җыры “Ай, былбылым”ны Вилли оста башкарды. Тугыз меңнән артык халыкның “Агыйделнең камышы” дип моңлануын Элвин Грей концертында гына күреп буладыр ул, мөгаен. Моннан тыш, концертта Элвин Грейның иҗатташ дуслары − Бабек Мамедрзаев һәм Эльбрус Джанмирзоев чыгыш ясады.
 
Башкорстанның атказанган артисты лейбл белән генә чикләнмичә, парфюмерия, кием һәм аш-су нокталарын булдыру турында ниятен дә әйткән иде. Концертта яңа идея туды: Элвин Грей исемендәге ЗАГС кирәк! Ник дигәндә, концертларда тәкъдим ясаулар ешаеп китте. Бу кичтә дә Айгөл исемле туташ кәләш булып куйды. Ә Радикның иҗат төркемендә исә барысы да өйләнмәгән егетләр икән әле.
 
Биеп арыгач...
 
Элвин Грейның концерты тәмамлангач, халык өйләренә ашыкты. 9 мең тамашачы белән җырчы егетнең фотога төшүе  турында сүз булырга да мөмкин түгел иде. Тамаша исә концерттан соң да дәвам итте:“Татнефть-Арена” каршында концерт башланганчы да, беткәч тә “бөке”ләр пәйда булды, бина эчендә татар телендә җырлаган тамашачы әле җәмәгать транспортында да Радик җырларын көйләде. Концерт үткәрү масштабы буенча башка эстрада җырчыларын узып киткән Элвин Грей чираттагы аншлагны Уфада, 8 декабрь көнне җыймакчы.
Фото: Барс медиа

Чулпан ГАРИФУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 05.12.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»