поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.11.2018 Матбугат

«Дождь» каналының туры эфирында – Балтач егете Булат Карипов

«Дождь» телеканалын сирәк кеше карый. Кабель операторларында ул, гадәттә, түләүле. Сайтлары аша карасаң да акча түлисе. Башка матбугат чаралары белән чагыштырганда сүз иреге күбрәк булган әлеге каналда туры эфирда Балтач егете Булат Карипов эшли. Күпләр аның чеп-чи татар районыннан чеп-чи татар егете икәнен белми дә, чөнки бернинди акценты юк. «Матбугат.ру» хәбәрчесе Булатның үзе белән сөйләште.

«Дождь» каналында чагыштырмача күптән түгел кызыклы гына бер проект чыга башлады. «Технический перерыв» дип аталган интерактив тамаша каналның үзендә, «Вконтакте» социаль челтәрендә һәм «ютуб»та туры эфирда бара. Өч яшь егет һәм бер кыз җәмгыять, сәясәт, тормыш, интернет һ.б. темалар турында сөйләшәләр. Кәҗәсе дә, мәзәге дә бар. Кирилл, Юля, Дима һәм Булат – дүрт җилкәнчек сәяси яктан шактый хәбәрдар. Бүген яшьләр сәясәт белән кызыксынмый дигән сүз алар турында түгел.
 
Дүрт алып баручының берсе – Булат Карипов. Тапшыру барышында егетнең берничә тапкыр Балтачны да искә алганы бар. Бу аның туган ягы. Балтач урта мәктәбен тәмамлап ул Мәскәүгә укырга кергән. 
 
 
– Булат, «Дождь» каналына ничек эләктең?
 
– Бу көтмәгәндә килеп чыкты, журналист булырмын дип уйламаган идем, чөнки мин Мәскәүнең Югары икътисад мәктәбенең (Высшая школа экономики) Юридик факультетының 4нче курсында укыйм. Уку йортыбызның туган көненә багышланган бәйрәмдә ток-шоу алып бардым. Аның бер кунагы «Дождь» телеканалының генераль директоры Наталья Синдеева иде. Ул мине күреп алды һәм ток-шоудан соң мине студиягә килергә чакырдылар.
 
– Эфирга чыкканчы берәр әзерлек булдымы?
 
– Продюсерлар безне әзерәк өйрәттеләр. Үзеңне эфирда ничек тотырга кирәген аңлаттылар. Камера булмаганда дусларча ничек сөйләшәсез, шулай сөйләшегез диделәр дә камераны кабыздылар.
 
– Еш кына туган ягың Балтачны тапшыруда искә аласың – бу бик кызык. Махсус шулай еш искә аласыңмы?
 
– Махсус дип тә әйтү дөрес булмас, ләкин Балтач турында күбрәк кеше белүен телим, ул бит минем туган ягым.
 
 
– ТВ да күренә башлагач, таныган кешеләр яза башладымы?
 
– Яза башладылар, ләкин күп түгел, бер нәрсә дә үзгәрмәде. 
 
– Эшең укуга комачауламыймы?
 
– Юк, чөнки ул атнага бер кич кенә. 
 
– Юрист һөнәрен телевидениегә алыштырырга уйламыйсыңмы?
 
– Юрист булырга инде беренче курстан ук теләмим. Реклама һәм телевидение юнәлешендә бара алсам, әйбәт булыр иде.
 
– Мәскәүдәге иң дәрәҗәле уку йортларының берсендә укыр өчен бердәм дәүләт имтиханын ничә баллга тапшырырга кирәк?
 
– ЕГЭны истә тотмыйм, 4 предметтан 350 тирәсе чыкты. Вышкадан тыш МГУ, СПБГУ һәм КФУ турында уйлаган идем, хәзер үземнең сайлавым турында үкенмим. 
 
 
Фото: tvrain.ru, instagram.com/krpvb

 


Әдилә СӘФӘРОВА
Матбугат.ру
№ --- | 26.11.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»