поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.11.2018 Тарих

Пашат авылында тарихи вакыйга булды

2 ноябрь көнне Пашат авылында тарихи вакыйга булды – 1812 елдагы Ватан сугышында катнашучы гади солдатларга һəйкəл ачылды. Кара мəрмəр ташка алтын хəрефлəр белəн язылган 40 пашатлының исем-фамилиялəрен мəңгелəштерү – Россиядə беренче тарихи вакыйга.

Бу тантананы əлеге игелекле эшнең төп инициаторы булган һəм аны тормышка ашыруда зур роль уйнаган Рəшит ага Хəсəнов ачып җибəрде. Ул авылдашларын, килгəн кунакларны һəм түрəлəрне Халыклар бердəмлеге көне белəн котлады, ачылачак һəйкəл ташына беркетелгəн исемнəр архивлардан табып алынды, диде. “Бу тарихи вакыйганы Халыклар бердəмлеге бəйрəменə туры китереп ачуыбыз очраклы түгел, чөнки 1612 елда Мəскəүне Польша интервентларыннан азат итүгə дə, аннары 200 елдан соң Франциянең Наполеон җитəкчелегендəге гаскəрлəрен тар-мар итүгə дə бар халык белəн бергə татарлар да зур өлеш керткəн, чөнки 1812 елдагы сугыш- ка Нижгар губерниясе аша илебез хəрби көчлəре резервының 70% узган.
 
Димəк, Ватаныбызны илбасарлардан коткарырга безнең халык та шактый җəлеп ителгəн, шул исəптə пашатлылар да. Бу һəйкəл килəчəк буынны патриотик хислəр белəн бердəмлек рухында тəрбиялəүдə ачык мисал булып торачагына нык ышанасы килə”, - дип сөйлəде Рəшит Хөсəинович. - Халыкның үзаңын үстерүгə һəм чал тарихын белүгə караган бу һəйкəлне булдыручы инвесторларга чын күңелдəн рəхмəт белдереп, аеруча Түбəн Новгородның кардиохирургия үзəген билгелəп үтəсем килə. Шул сəбəпле өлкə иҗтимагый палатасы һəм хəрби көчлəр ветераннары советы исеменнəн бирегə җыелган барчагызны Халыклар бердəмлеге көне белəн тəбрик итəм һəм буын чылбырлары бəйлəнеше символлары булып торган шушындый һəйкəллəрнең бүтəн булмауларын телим. Ышанам, бүгеннəн Пашат авылының даны тагын да үсə төшəчəк, чөнки хəзер ачылачак һəйкəлгə əлегə тиңнəр юк.
 
Беренче Ватан сугышы маршалларына, офицерларына һəйкəллəр бар, ə менə сугыш кырында кан коючы, җиңү китерүче солдатларга, миңа калса, Россиядə бу һəйкəл беренче, - дип йомгаклады үз чыгышын данлыклы хəрби юл үткəн отставкадагы генерал-лейтенант Георгий Гончаров. Аннары К.Октябрь районы башлыклары Рафаэль Ильясов белəн Халит Сөлəйманов микрофон каршына күтəрелделəр, əлеге вакыйганың əһəмиятен ассызык- лап үттелəр һəм бу игелекле гамəлне тормышка ашыруда булышкан иптəшлəрне Рəхмəт хатлары белəн бүлəклəделəр. Районның Земство җыены һəм администрациясе исеменнəн əлеге мактау кəгазьлəре белəн пашатлы Рафек Ниязбаев, Җəфəр һəм Камил Шəймəрдановлар, Рəшит Хəсəнов, Илсур Үмəров, “Коралл” кардиохирургия үзəгенең генераль директор урынбасары
 
Игорь Афонин һəм җаваплы вəкиле Равил Гималдинов бүлəклəнделəр. Символик кызыл тасманы Россия гимны һəм салют яңгыравы астында Рафаэль Нəбиуллович, Георгий Леонидович, Халит Мөхəммəтович һəм Рəшит Хөсəинович кистелəр, яңа һəйкəлгə чəчəклəр салдылар. Җыелган халык бу тарихи вакыйганы көчле алкышларга күмде, əмма тантаналы чара шуның белəн тəмамланмады, сүз тотарга авыл башлыгы Наил Атауллин чык- ты, аннары өлкə Диния нəзарəте рəисе урынбасары Мансур хəзрəт Хөсəинов чыгыш ясады. Алар шулай ук бу һəйкəлне булдыруга зур өлеш кертүчелəрне Рəхмəт хатлары белəн бүлəклəделəр. Нижгар татарлары конгрессы рəисе Гаяр ага Абдрахманов та үзенең җылы уй-телəклəрен җыелган кунакларга һəм пашатлыларга ирештерде.
 
Ə өлкə татар автономиясе рəисе исеменнəн Рушан Идрисов бар- часын җылы сəламлəде һəм бу бəйрəмнең төп инициаторларын бүлəклəде. Тантаналы өлешне үзлəренең патриотик музыкаль чыгышлары белəн җирле мəктəп укучылары йомгаклады.
 
Шуннан соң хөрмəтле кунаклар Пашат мəчете ашханəсендə корылган бəйрəм табыны артында фикер алышуларын дəвам иттелəр, яңа танышлар үзара элемтə урнаштырды- лар. Ə шул вакытта Пашат клубы сəхнəсендə “Туган як моңнары” ан- самбле артистлары матур концерт программасы белəн чыгыш ясарга əзерлек эшлəре алып барды. Һава торышы шактый суык булуга да карамастан, күңел җылы хислəрдəн хозурлык дулкынында чайкалып, киң канəгатьлек белəн тулган иде. “Хəтер барда, килəчəк бар” дигəн уйлар белəн бу көнне газиз халкым өчен чын күңелдəн шатландым һəм аның Рəшит Хөсəен улы кебек лачын уллары барлыгы белəн ихластан горурландым.
 

Олег ӘНДӘРҖӘНОВ
Туган як
№ --- | 21.11.2018
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»