|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.11.2018 Хәвеф-хәтәр
Айдар Метшин Прости авылын башка урынга күчерүгә бәйле планны кире кактыТүбән Кама районы хакимияте Прости авылында (октябрь аенда аның янәшәсендә санкцияләнмәгән полигон янган иде) яшәүчеләрне башка урынга күчерергә җыенмый. Түбән Кама шәһәре мэры һәм район башлыгы Айдар Метшин «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде. «Биредә авыл кешеләрен башка урынга күчерү турында сүз бармый. Киресенчә, максатыбыз – вәзгыятьне контрольдә тоту һәм авылда яшәргә мөмкинлек тудыру», - диде Айдар Метшин.
Хәзерге вакытта полигонның торышына тәүлек әйләнәсе мониторинг үткәрелә, биредә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тәүлек буе кизү тора, дип яза агентлык.
19 октябрьдә Прости авылы янындагы 6 мең квадрат метрга якын мәйданны биләгән санкцияләнмәгән чүплеккә ут капкан. 24 октябрьдә янгын сүндерелгән.
Прости авылы әлеге урыннан ике километр ераклыкта урнашкан. Биредә 390 йортта 661 кеше яши, аларның 128е – балалар.
--- |
Иң күп укылган
|