поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
16.11.2018 Җәмгыять

Әгъдәс Борһановның гыйльми мирасын саклыйк

Мәскәүдә танылган галим, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы Әгъдәс Хөсәен улы Борһанов вафат булган.

1920 елда туган Әгъдәс Борһанов сугыш алдыннан Бөтенсоюз юридик институтын тәмамлый, ә Бөек Ватан сугышы башлангач, Ватанын дошманнан сакларга китә.
 
Сугыштан соң Әгъдәс Хөсәен улы прокуратура тикшерүчесе булып эшли. Ә 1950 елдан башлап ул фән һәм педагогия өлкәсенә кереп китә. Нәтиҗәдә, Әгъдәс Борһанов өч йөзләп фәнни хезмәт яза һәм 15 китап чыгара, 98 яшендә дә язудан туктамый.
 
Әгъдәс ага Самараның дәүләт университетына килеп лекцияләр укый иде. Әлбәттә, килгән-килгән, Самарада яшәүче татарларның иҗтимагый тормышы белән дә кызыксынып, “Бердәмлек” һәм “Азан” газеталары белән даими бәйләнешкә керә. Мәрхүм Рәфгать Әһлиуллинның өендә дә еш кунак иде ул. Рәфгать Нәбиулла улының хатыны Фатыйма апа аның тик холестеринсыз ат ите генә ашавын хәтерли. “Төннәр буе бәхәсләшәләр иде Рәфгать белән. Бик үҗәтле, акыллы, татар халкының киләчәген кайгыртып яшәүче кеше иде ул”, - дип истәлекләре белән уртаклашты ул.
 
2005 елда, “Азан” газетасы әле гөрләп эшләп торганда, Әгъдәс Хөсәен улы Халыклар дуслыгы йортына да килеп, редакцияне күреп чыккан, аннары бер төркем татар яшьләре белән очрашкан иде. Яшьләрнең сораулары бик четерекле булуына карамастан, кунак үз позицияләреннән бик акыллы җаваплар биргән иде. Бу турыда “Азан” газетасының баш мөхәррире Шамил Галимов язып чыкты. Менә шул архивларны күтәреп, Әгъдәс Борһанов турында язылган “Уважать свою культуру и наследие предков” мәкаләсен укып, хәйран калдык. Васыять әйткән бит ул!
 
Хөрмәтле газета укучыларыбыз бу бөек кешенең ничегрәк фикер йөрткәнен белсеннәр өчен, яшьләргә биргән берничә җавабын китереп үтүне кулай күрәбез.
 
Регион башлыкларын сайлау турында
 
- Хәзерге тормыш шартларын исәпкә алып, шундый фикергә киләм: губернаторларны яисә республикалар президентларын сайлыйбызмы, юкмы - мөһим түгел. Безнең илебез, нигездә, бюрократик системада яши. 300 ел буе Россия хөкүмәтендә, бюрократиядән кала, башка идарә итүче класс юк. Заманында ул дворяннарның бер өлешен, буржуазияне һәм интеллигенцияне кабып йотты. Безнең илдә ялланып эшләүчеләр хөкем сөрә. Димәк, нинди генә сайлаулар булмасын, андый җәмгыятьне сатып алырга була.
 
Тик җитешле тормышта яшәүче, кол булмаган ирекле кешеләрнең генә үз фикере була ала. Димәк, халыкның өчтән икесе хосусый милек хуҗасы булгач та, илдә демократик сайлаулар үткәрергә мөмкин булачак.
 
Татар халкының киләчәге һәм глобализация
 
- ХХ гасыр башында язучы Гаяз Исхакый “Ике йөз елдан соң инкыйраз” дип аталган хикәя язган. Мин аның фи-керләре белән килешә алмыйм.
 
Әгәр дә Россия хөкүмәте, беренче чиратта үз-үзен саклау нияте белән хәзерге дәүләт төзелешен үзгәртә алса, татар халкын да, башка милләтләрне дә саклап калырга мөмкин булачак. Моның өчен үз милли җыелышлары, идарәсе һәм бюджеты, салым түләү системасы һәм кануннары булган милли-мәдәни автономияләр Федерация Советы субъектлары булырга тиешләр. Милли үзәкләр республикаларның башкаласыннан идарә ителсә, бигрәк тә яхшы булыр иде. Мәсәлән, Казан дөньядагы бөтен татарларның да башкаласы булсын. Хәер, 1917 елда Садри Максуди Россия төрек татарларының автономиясен оештырган булган инде. Ләкин большевиклар, моның көчен аңлап, 1918 елда аны бетергәннәр.
 
1996 елдан бирле гамәлдә булган канун буенча милли-мәдәни автономияләр милли культураларны сакларга һәм үстерергә, милли телләрне укыту эшен үз кулына алырга тиеш. Ләкин иҗтимагый оешмаларда акча булганын күргәнегез бармы? Бу канун - үле туган бала.
 
Татар яшьләренең урыны
 
- Сәламәт булмаган җәмгыятьтә яшәүче кешеләрнең башларында начар уйлар туарга мөмкин. Нинди генә начар хәлгә тарсаң да, гаепне үзеңнән эзләргә кирәк. Безнең илдәге хәлләрдә Америка да, Израиль дә гаепле түгел. Ниндидер эшегез барып чыкмый икән, үз башыгызга кереп карагыз, башкалардан күреп эш итмәгез.
 
Татар тормышында ислам дине
 
- Уйлавымча, ислам дине ике өлештән тора: Аллаһыга ышану һәм шуңа бәйле гореф-гадәтләрне үтәп яшәү рәвеше. Бер генә диндә дә хатыннарның һәм ирләрнең тәнен чисталыкта тотуына ул хәтле игътибар бирелми. Һәрвакыт тәһарәтле йөргән мөселман кешеләре элек тә, хәзер дә йогышлы авырулар белән авырмаган, диярлек. Ислам дине безне милләт буларак саклап калган, шуңа күрә аны хөрмәт итәргә, өйрәнергә, Аллаһы кушканнарны үтәп яшәргә кирәк. Ислам - ул халкыбызның югары культурасы, рухи мирасыбыз.
 
Менә шулай, үз-үзен карап, үз башы белән уйлап, башкаларны кайгыртып яшәгән Әгъдәс Хөсәен улы Борһанов йөз яшенә җитәр-җитмәс вафат булды. Ә без аның Самара яшьләренә сөйләп калдырган гыйльми мирасын саклап, буыннардан буыннарга тапшырып яшик.
 
Шамил ГАЛИМОВ.
 
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА

---
Бердәмлек
№ --- | 16.11.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»