|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.11.2018 Әдәбият
"Камыр Батыр" әкиятен бүгеннән аудиокитап буларак тыңларга мөмкинТатарстанда аудиокитаплар җитештерелә башлавын хәбәр иткән идек. Аларны телефондагы махсус кушылма аша бушлай тыңларга мөмкин. Әлеге зур һәм мөһим проектны Татарстан китап нәшрияты башкара. Татарстан китап нәшрияты сайтында мәшһүр татар әдипләренең, иң популяр язучыларның, шагыйрьләрнең әсәрләрен тыңлау өчен www.tatkniga.ru сайтының «Аудиокитаплар» бүлегенә керергә кирәк. Тыңлау бушлай һәм теләгән һәркемнең файлны үзенә күчереп алу мөмкинлеге бар. Мәсәлән, бүген "Аудиокитаплар" бүлегендә яңа китап - мәшһүр "Камыр Батыр" халык әкияте. Машинада, өйдә, һәркайда рәхәтләнеп тыңлагыз!
--- |
Иң күп укылган
|