поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
08.04.2010 Җәмгыять

МАЛ ДА, ДУС ТА

– Кәҗә асраган каргыштан чыкмас, дисәләр дә, бүген шул сакаллы хайван белән рәхәтләнеп көн итеп ятам. Әкиятләрдә генә ул бүре башын капчыкка салып йөрердәй батыр итеп сурәтләнгән. Абзар тирәсендә исә бер дә «мөгез» чыгармый. Дөрес, төрле чагы бар. Кәҗә бар җирдә каза була дигәндәй, кәҗәкәем дә «характерын» күрсәтеп алырга ярата анысы. Бер киресенә катсамы? Ул көнне инде ул сиңа каршы гамәлләр кылып тик йөри. Эзләп таба алмаслык итеп адаша яисә күрше-тирәнең яшелчә бакчаларына сәфәр кыла. Хәер, гаепләп тә булмый: урлап ашамаса, кәҗәнең тамагы туймый. Юкка гына: «Бер кәҗә ике күршене сугыштырыр», – димәгәннәрдер. Шулай да кәҗәне малга санамаучылар күпкә ялгыша: менә дигән йорт хайваны ул!

Беренчедән, мөгезле эре терлек белән чагыштырганда, ким дигәндә алты тапкырга азрак ашый. Үзең үстергән һәм җыеп алган ашлыкны җирнең «яңа» хуҗалары үзеңә үк шактыйга арттырып саткан заманда бу – иң мөһиме. Икенчедән, кәҗә зур булмаган хуҗалыкны сөт һәм аннан ясалган продуктлар белән тулысынча тәэмин итеп тора. Карап торганың бер кәҗә булса, көнгә өч литр да, дүрт литр да, хәтта күбрәк тә саварга мөмкин. Кырык эше кырык якта кырылып яткан авыл кешесе өчен ике литрдан артса да куаныч инде. Шулай, кәҗә, ни әйтсәң дә, ярлының сыеры ул. Өченчедән, егерме килограммнар чамасы ите дә бар. Унбиш еллар чамасы дәвам иткән гомере эчендә кәҗә ел саен ике-өч, хәтта күбрәк тә бәти «китерә». Кәҗә асрау белән бер дә таныш булмаганнар, аның сөтен эчә, итен ашый алмыйм – исе килә, диләр. Монысы инде бер дә юкка... Кәҗә ул – чисталык яратучы хайван. Ятканда да иң чиста һәм коры урынны сайлый. Аны тиешенчә караганда, кәҗә тәкәсеннән аерып асраганда, күпләрнең борынын җыерткан теге ис булмый да. Шулай дә кәҗәкәй ялгызлыкны өнәп үк бетерми. Иң яхшысы – ике-өч кәҗәне бергә тоту. Ул әтәч, тавыклар, каз-үрдәкләр белән күрше булып та бик тату яши ала. Сәясәтчеләр әйтмешли, толерант!

 

Без галимнәрнең галиме дип санаган Әбугалисина кәҗә сөтенең файдасы турында күп язган. Ул сәламәтлекне һәм аек акылны сакларга ярдәм итә, дигән мәшһүр табиб. Борынгы мисырлылар исә кәҗә сөтен нервларны тынычландыру чарасы буларак кулланганнар. Гиппократ үз авыруларын чахоткадан кәҗә сөте белән дәвалаган. Швейцария курортларында ял итүчеләр бүген аны анемия, рахит авыруларыннан котылу юлы буларак кабул итә. Ашказаны авырткан кешеләр, кәҗә сөтен файдалана башлагач, аппетит кире кайта, дип сөйлиләр.

 

Кайчак кәҗәкәемдә адәм акыллары күреп шаккатам. Иртән саварга дип килгәч, ул уянырга ашыкмый. Сыерга: «Әйдә, тор!» – дисәң, ул бик тиз «дүрт аяклана». Йокыны шәп итеп «симертергә» яраткан кәҗәкәйне бераз иркәләргә, сыйпарга кирәк. Шуннан соң гына уяна, әкрен генә тора, киерелә. Кечке¬нәдән тәрбияләп үстерсәң, кәҗә синнән калмый инде ул – иң якын дуска әйләнә. Юкка гына татар авылларында кәҗә асраучы ялгыз карчыкларның көне кәҗәсен эзләп, шуның өчен борчылудан янып-көеп үтмидер. Аның бит ни теләгәнен күзләренә карап та белеп була. Тукайның: «Кәҗә рәхмәт укый, сакалын селкетә», – дигән шигырь юллары хаклыкка тулысынча туры килә! Кыскасы, кәҗә мал да, дус та ул. Көнең кәҗәгә калмасын, дигән сүзләрдән һич куркасы юк. Киресенчә, кәҗәдән калмасам ярар иде дип яшәп яткан чак.


Рөстәм ГАЛИУЛЛИН
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»