поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
10.11.2018 Җәмгыять

Алмаз Хәмзиннан Шәле бәлеше (телне йотарлык!)

Безнең якта дуслар белән яшерен генә берәр эш башкарырга маташканны сизсәләр: «Бәлеш пешерә алдыгызмы соң?» — диләр. Телевидениедә эшләгәндә, мин дә шул серле эшне майтарып карарга булдым. Әлбәттә, инде аңа байтак еллар узды.

Нишлим?.. Җыям дусларны: Шәрәфи, Таҗи, Сәхәби, Җәләл, үзем – барабыз Шәле авылына – пешерәбез бәлеш!.. Нәрсә, безнең кулдан килмәстәйме бу? Шуның өстенә ни хәтле мәзәге дигәндәй…
 
Иң элек, Шәлегә барып, кемгә кагылырга, ягъни кем бездәй «егетләргә» үз өендә бу осталыкны үткәрергә рөхсәт бирә, шуны җайлау бурычы тора. Бик мәшәкатьлеге эш кебек тоелса да, кыенлыгы булмады, урамда очраган һәр кеше, бәлеш пешерергә җыенганыбызны белгәч, үзенә чакырды.
 
– Монда чаклы килеп пешереп йөрмәсәгез?! – дигән булалар.
 
– Пешерсәң, нәкъ менә Шәленең үзендә тәмле пешә икән ул татарның иң затлы ризыгы! – дигәч, аптырап карап торалар да:
 
– Ә кәк же! – диләр.
 
Шәле халкы шундыйрак инде ул, Казан базарында бәрәңгеләрен дә: «Шәле бәрәңгесе!» – дип мактап саталар. Марка үстерәләр! Марка саклыйлар! Катыгы, эремчеге, сөте, әйрәне дә бик тәмле инде аларның – мактанырлыклары бар! Милли татар күлмәкләрен киеп килә бит апалары, абыйларының башында түбәтәй булыр. Күренекле рәссам Харис Якупов та юкка гына «Шәле чибәркәйләре»н тач үзләренә охшатып ясап, үзенең бөеклеген кабат расламагандыр! Шәлеләр турында һич язып бетерерлек түгел, әле аларның уңганлыгын дустым, язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, шул авылның «продукты» Камил Кәримов та язып бетерә алмый.
 
Тик менә шул үкенечтә калган, бәлеш пешерергә кергән хуҗабикәнең исемен күңелемнән җуйганмын. Без аңа «апа-җаный» дип кенә эндәшкән идек шул чагында да. Менә барыбыз да җыелышып Шәледә – әлеге апада. Бәлеш пешерү эшен бүлешергә тотындык: уклау тотып, кем очка беренче чыга, шул камыр баса һәм җәя, аннан астагысы ит, суган турый, өченчесе бәрәңге әрчи, дүртенчесе тоз-борыч сибә. Ә Сәхәби ухватын тотып, мич авызы янына баскан да: «Мин бәлешне мичкә тыгучы булачакмын!» – ди.
 
Мәш киләбез. Һәрберебез үз гомерендә беренче мәртәбә нинди ризык пешергәнен искә төшерә. Мин дә токмачлы аш пешергәнемне сөйләдем.
 
…Хатыным әниләренә кайтып киткән чак иде. Нәрсә ашатыйм икән бу балаларга дип, баш кашып торгач, токмачлы аш пешерергә булдым. Нәрсәсе бар инде аны пешерүнең?.. Итен сәгать ярымлап кайнатасың да, әлбәттә, суган, соңрак бәрәңге саласың. Аннары камырын җәясең. Әбием Мәликәнең ашап туймаслык эре токмачлы ашларын искә төшердем дә, шул чама кискәләп, шулпага салдым. Өскә күпереп чыкса, пеште дигән сүз инде ул. Салып бирдем балаларга. Булдырам бит дип, куанып торганда, ни күрим: болар токмач белән уйнарга тотындылар. Калакка алалар да: «Ол-лә-лә-лә!» – дип, өскә күтәрәләр. Пешмәгән килеш әбинеке хәтле итеп кискән токмачларым бүртеп, тагын да киңрәк һәм озынрак булганнар икән. Шулай уйный-уйный ашап, бөтен кәстрүлне сыпырып куймасыннармы?! Үземә дә калмады.
 
…Бәлеш осталары, табага мин җәйгән камырны каплагач, итен, тоз-борычын, лавр яфрагы болгатылган бәрәңгене салдылар да, тышкы дизайнын көйләргә керештеләр. Өслек җәймәсен аскысына ябыштыралар, бөрәләр, бер сүз белән әйткәндә, бизиләр. Җитмәгән җиренә җәймәне тарта торгач, камыр ертылып та киткәли, аны заплатка куеп ямыйлар. Тора-бара бәлеш өсте гел ямауга калды. Хет яңадан җәеп капла. Хәлим Җәләй: «Бигрәк чибәр, сипкелле килеп чыкты бу безнең бәлеш!» – дип өстен үбеп тә алды. Яңа җәймә җәеп тормадылар, болай да пешә ул дигән карарга килеп, инде күптән томаланган мичкә тыктылар. Сәхәби капкачын ябып куйды. Таҗи зур канәгатьлек белән: «Менә, Америка Президенты Рейган бәлеш ашаган кешеме? Ә бәлеш ашамаган кеше кешеме?» – дигәч, көлешеп алдык.
 
Хәзер нәрсә – өч сәгатьләп көтәргә кирәк бәлешнең пешкәнен. Түр якта мәзәклектә ярышырга булдык. Кем күпме мәзәк сөйләргә тели, шулхәтле көлдерергә тиеш. Бетә торганмы соң ул мондый кешеләрдә? Хуҗабикә дә бик күңелле кеше булып чыкты, авыл кешеләре дә: «Бәлешегез пештеме әле?» – дигән сылтау белән кергәләп йөрделәр… Өч кенә түгел, дүрт сәгать вакыт үткәнен сизми дә калдык.
 
– Менә сезнең гарип бәлешегез, пешкәндер инде! – дип, өстенә чиккән тастымал белән каплаган бәлешебезне күтәреп килеп керде хуҗабикә. Гүләп алдык. Табынга куелган бәлешнең бөкесен Шәрәфи ачып җибәрде. Таҗи шулпа салды. Хәлим абзый капкачын туракларга кереште. Сәхәби пешә-пешә ашарга тотынды. Бүлмәгә теләсә кемнең ашказанында мәхәббәт уятырлык бәлеш исе таралды. Күз ачып йомганчы бәлеш төбенә төштек, бәләкәйрәк булган ахры. Тәмле әйбер әз була, диләрме әле?
 
Шулчак түр якка яңадан хуҗабикә килеп керде. Кулындагы тастымал өстендә тагын бер бәлеш нур бөркеп тора иде.
 
– Монысы миннән бүләк! – ди. Бәлеше шундый матур! Кай арада өлгергән соң әле ул?! Татар апалары менә шундый уңганлыклары белән кеше күңелен, бигрәк тә ир затларын көл итә инде алар!
 
Соңыннан әйтте:
 
– Болардан бәлеш пешерү килеп чыкмас дип уйлап, күршеләребездә мич яктырып, шунда әзерләдек. Сез дә булдырасыз икән!
 
И рәхмәт, апа-җаный! Синең хәер-фатихаң белән, бәлеш тирәсенә бөек шәхесләребезне җыйдык, шуны телевизордан күрсәтеп, халкыбызның күңелен күтәрдек, бергәлектә, дуслыкта яшәүнең кадерен, әһәмиятен таныттык, матур итеп гомер кичерүнең фәлсәфәсенә төшендердек кебек! Ә бит, югыйсә, бәлеш кенә пешердек!..
 
Бәлеш өчен кирәк: ит, бәрәңге, суган, тәмләткечләр.
 
Әзерләү:
 
Ике йомырка, тоз, ярты стакан су, ярты стакан сөт, ярты стаканнан артыграк сыек май салып, болгатабыз. Он кушып, камыр басабыз.
 
Сыер итен турап, шуңа каз ите, эче-башын, бәрәңге, суган ваклап салабыз. Эчлегенә эретеп бераз каз мае да өстәргә дә була. Камыр белән бәлеш формасы ясыйбыз, уртасында тишек кала. Башта 200-220 градус мичтә пешереп алабыз, бу – өсте кетердәсен өчен. 20 минуттан мичне 180 градуска кадәр кысасы, өч сәгатьтән бәлеш әзер була. Өсте көймәсен өчен камырдан капкач ясарга да була.
 

Бәлешкә дусларыгызны чакырырга да онытмагыз! Тәмле булсын! 


---
Идел
№ --- | 09.11.2018
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»