|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.11.2018 Әдәбият
Татарстан китап нәшрияты аудиокитаплар җитештерә башлады - тыңлау БУШЛАЙКитап сөючеләр өчен шатлыклы яңалык. Татарстан китап нәшрияты гаять зур әдәби проектка алынды - хәзер ул аудиокитаплар җитештерә башлый. Бүгеннән башлап, Татарстан китап нәшрияты сайтында мәшһүр татар әдипләренең, бүгенге иң популяр язучыларның, шагыйрьләрнең әсәрләрен укып кына түгел, тыңлап та булачак. Моның өчен www.tatkniga.ru сайтының «Аудиокитаплар» бүлегенә керергә кирәк. Тыңлау бушлай һәм теләгән һәркемнең файлны үзенә күчереп алу мөмкинлеге бар. Машинада, өйдә, һәркайда рәхәтләнеп тыңлагыз! Әлеге проектны тормышка ашыру Татарстан Республикасы җитәкчелеге һәм “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникцияләр агентлыгы ярдәме белән башкарыла. Бүген студиядә эш кайный, әзер булган әсәрләр сайтка эленә бара. Габдулла Тукайның тылсымлы әкиятләрен, Фатих Әмирхан, Дәрдмәнд, Мәҗит Гафуриның кабатланмас әдәби үрнәкләрен монтажлау төгәлләнде.
Китапларны Камал һәм Тинчурин театры артистлары, телевидение һәм радио дикторлары укый. Мәсәлән, татар халык әкиятләрен Хәлим Җәләй, Луара Шакирҗанова, Дания Нурлы, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Идел Кыямов, ә Фатих Әмирхан әсәрләрен Фәнис Җиһанша белән Зөлфия Шәмсуарова уку күздә тотыла.
--- |
Иң күп укылган
|