поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
08.11.2018 Ана теле

Ана теле: “Тыныңны чыгарма!”. Урынлы киңәшме? Басым мәгънә аңлатамы?

Үткән язмада инандык ки, сөйләмебезне оештыруның телдән башка чараларыннан берсе – тавышның интонация категориясе сөйләм нәзәриясендә һәм гамәлиятендә үтә дә катлаулы, әмма бик әһәмиятле категорияләрдән икән. Үзе бер фәнни система. Сөйләм мелодикасы, темпы, пауза, ритм, тембр, мантыйкый (логик) басым, синтагма басымы, фраза басымы кебек фәнни төшенчәләр – шул системаның аерылгысыз өлешләре.

Боларның һәркайсы турында безгә һәм нәзәри, һәм гамәли  яктан мәгълүматлы булу сорала. Көндәлек тормышта да – җыелыштамы, мәҗлестәме, радио, телевидение ашамы – чыгыш ясау ихтыяҗы туса, интонация нигезләрен белмәү аркасында кыен хәлгә калгалыйбыз. Шул ук вакытта, радио, телевидение тапшыруларын  даими тыңлаучы буларак, без андагы сөйләмгә бик игътибарлы. Телдән сөйләм төзелеше, ягъни интонация дөрес булса, без ул хакта уйламыйбыз да, канәгатьлек кенә кичерәбез, шулай булырга тиеш дип кабул итәбез. Ә менә сөйләм төзелеше аз гына бозылдымы, интонациядә берәр хилафлык килеп чыктымы (аваз әдәби нормада әйтелмәсә, басым дөрес төшмәсә, сөйләм агышы бүленсә яисә төртелеп калса, пауза, ритм, рифма бозылса һ.б.) колак шундук тора, ризасызлык туа, сәбәбен эзли башлыйсың.

Сөйләм берәмлекләре, аеруча әйтмә сөйләмдә, үзенчәлекле. Аларны өн берәмлекләре дип атарга тәкъдим иткән идек. Өн берәмлекләре ике юл белән барлыкка килә: тын берәмлекләре һәм аваз (тавыш) берәмлекләре. Тын ярдәмендә басым чарасы барлыкка килә. Тын басымына карап та авазларның мәгънәсе үзгәрә. Аның белән төгәллеккә, конкретлыкка да, хис-тойгыга да ирешелә. Тамыр сүзләрдә басым бозылу очраклары хәзер бик сирәк. Татар сүзнең соңгы иҗегенә, тезмәдә азаккы сүзгә басым белән әйтә. Бу – телнең асыл кануны– кешегә ана сөте белән бирелә. Һәр татар аңа тумыштан күнегә. Бүтәннәрне тыңлаганда да бу аһәңнең кечкенә генә үзгәрешенә дә бик сизгербез. Хәтерлим, Казан радиостудиясендә эшли башлаган яңа диктор ханымның “Казан сөйли” дигән беренче сүзендә үк нидер тешкә тиеп киткән иде – басым Казан сүзенең беренче иҗегенә күбрәк төшеп, ул тулы а белән әйтелгән икән. Аерма әллә ни зур да түгел үзе, әмма күңелдә ризасызлык тудыруга шул да бик җиткән иде. Сәбәп нәрсәдә? “Сүзнең баш өлешендә килеп, басым алмаган а авазы, язуда а белән күрсәтелүенә карамастан, о (рус “о”сына якын ишетелә) авазы булып әйтелә”, ди Л.Җәләй (Татар орфоэпиясе, 23 бит). Әлеге очракта менә шул кагыйдә бозыла.
 
Әлбәттә, бик тә нәзек, татар гына тоемлый торган үзгәлек бу. Монда чама белү, күнегү, дөресрәге, язганны укыйм, дип түгел, ә бәлки чын татар булып сөйләшәм, дип хис итү кирәктер.
 
Татар димәктән, дикторларыбыз кайвакыт татар сүзен дә дөрес әйтеп бетерми, басымны беренче иҗеккә  төшереп, татар, диләр.
 
Соңгы вакытта төрле сүз төркемнәренә караган омонимнарны әйтелеш ягыннан берничек тә аермау тенденциясе көчәя. Алма, басма (исем дә, фигыль дә), күчмә, язма (фигыль дә, сыйфат та) нәкъ бер төрле әйтелә. Хәлбүки тел галиме Г.Алпаров болай язып калдырган: “Омоним тамырларның борыңгырак чорда басым һәм интонация белән бер-береннән аерылган булулары мөмкин. Моның хәзерге телебездә әле, сизелер-сизелмәс кенә булса да, чагылышы бар: бездә бер иҗекле тамыр сүзләрнең фигыль төркеменә кергәннәре көчле басым белән яки бер дә басымсыз әйтеләләр. Аваздаш сүзләрнең фигыльме, түгелме икәнен без шушы басымнарның көченә карап аера алабыз”  (Сайланма әсәрләр, Татгосиздат, 1945, 44 бит).
 
Басым нормаларының бозылуы хакында сүз чыкканда да, кызганычка каршы, артистларыбыз бакчасына таш ыргытырга туры килә. Аеруча җырчыларыбызга. Аларга карата без артык таләпчәндер дә, ахрысы. Чөнки алар йөзендә туган телне саклаучылар, халыкка дөрес әйтү, тел культурасы үрнәген бирүчеләр дип карарга күнеккәнбез. Һәр авазы дөрес әйтелеп, бөтен тын агышы, басым ритмикасы үз урынында булган сөйләмне, җырны тыңлавы нинди рәхәт, җанга нинди ләззәт! Гөлсем Сөләйманова, Рәшит Ваһапов традицияләрен Илһам Шакиров, Флера Сөләйманова дәвам иттерде. Бүгенге җырчыларыбыздан Рафаэль Ильясов, Гөлзадә Сафиуллина, Айдар Фәйзерәхмановлар үзләренең тавыш аһәңенә, җыр культурасына бик таләпчән.
 
Җыр тыңлаганда кеше бөтен диккатен шуңа төйнәгән була, күңеле кыллары тәмам киерелгән була, табигый тавыш, авазлар аһәңе ул кылларны рәхәт тибрәтә, ә табигый булмаган, бозылган, ятлары тупас тарткалый. Күңелдә канәгәтьсезлек, ризасызлык, хәтта ачу куба. Кәеф кырыла. Бар әле моңы, көе булып та аваз, сүз әйтелешенә игътибарсыз җырчылар.
 
Синтагма басымы аеруча әһәмиятле категория. Синтагма дигәндә бер бөтен мәгънә белдерүче төшенчәне күздә тотабыз. Сүз белән синтагма бер үк тә кебек, әмма аерыла да. Сүз ул тел берәмлеге, ягъни аның семантик мәгънәсе даими, синтагма исә сөйләм процессында гына оеша. Бер сүз бер синтагма була ала. Әмма гадәттә синтагма ике яки берничә сүздән (ягъни сүзтезмәдән) тора. Синтагма ике төрле була: ситуатив һәм даими (ныгыган). Ситуатив, контекстуаль синтагма мәгълүм ситуация өчен генә барлыкка килә:Сәлимнең кайтуы зур бәйрәм булды. Ныгыган синтагмалар: һава торышы, әйттем исә кайттым, үги ана яфрагы һ.б.
 
Синтагманың төзелешенә һәм әйтелешенә менә мондый катгый интонация таләпләре куела: 1) синтагма бер басым астында әйтелә; 2) синтагманы оештыра торган берәмлекләр янәшә тора һәм уңай тәртиптә була; 3) синтагма эчендә пауза ясалмый. Менә шушындый шартларда синтагма үзенең әйтелеш сыйфатлары булган мөстәкыйль сөйләм берәмлегенә әверелә. Мәсәлән, синтагма составына кергән сүзләр  басымнарын югалта, басымсызга әверелә. Һәрхәлдә сүз аерым торганда ничек әйтелсә, синтагмада алай әйтелми башлый. Ритмик-интонацион бөтенлек татар телендә элек-электән мөстәкыйль берәмлек ясау чыганагы булып килгән: сарут, кузгалак, алмагач, табагач, быел, Агыйдел һ.б.
Синтагмада мөстәкыйль берәмлекләрнең үзгәрүенә мисаллар:дәүәни, капкара, алмагач, киләалмадым, югыйде, аягөсте, баралмый, китабалдым, салыпбирдем, карурман һ.б. (Бүгенге радиотапшырулардан).
 
Сизәсездер, татарда басым сүзнең соңгы иҗегенә төшкән кебек, синтагмада да азаккы берәмлеккә төшә. Төшәргә тиеш. Кызганычка каршы, менә шушы гади генә канун да еш кына үтәлми. Мондый кимчелек юк-юк та радио, телевидение сөйләмендә дә очрый. Сәбәбен дә әллә кайдан эзлисе юк. Радио материаллары асылда язып әзерләнә. Осталык, белем, тәҗрибә җитмәгәнлектән, язу белән әйтү арасындагы аерма чамалап бетерелми. Бит язуда, ягъни сүзтезмәдә һәр сүз аерым-аерым басылганлыктан, алар мөстәкыйль укылалар да, ә әйтү синтагмага кергән берәмлекләр тын алу, тавыш ритмы һәм басым ярдәмендә бер-берсенә тәмам укмашып, бер берәмлеккә әверелеп килә. Алдан язылган текстны укыганда бу каршылыктан котылу җиңел түгел, күрәсең. Еш кына хәтта тәмам береккән, фразеологизм хәленә килгән синтагмаларны “вату” очракларына юлыгасың: һава торышы, мөгезле эре терлек, ни җитте кеше, әдәм рәтле кием, килде-китте товар, мин сиңа әйтим һ.б. берәмлекләрендә һәр сүзне аерым-аерым әйтеп карагыз. Яисә менә бервакыт радиода: “Кимчелекләр белән килешми мөмкин түгел”, фразасында соңгы синтагманың сүзләре бүленеп-бүленеп әйтелде дә, берни аңлашылмады.
 
Синтагмада сүзләрне бер сулыш, бер ритм, аһәң белән әйтү өчен дә сингармонизм законын үтәү зарур. Моны шагыйрьләр нечкәрәк тоемлый. Шуңа күрә алар синтагманы язганда да әйтүгә туры китереп язарга тырышалар. Күнегәлми моңа кайберәүләр... (Р.Зәйдулла. Т.я., 1987, 20 июнь); Кич булдисә, ай көтәм (Кызыл таң, 1987, 21 янв.);Нинди генә якты йолдызлар да//Алар арасына кералмый... (Ш.Маннап. Т.я., 1986, 31 июнь); Авызлыклап яңадан бер//Меналсаң икән аңа (Нури Арслан).
 
Артистларыбыз, җырчыларыбызның осталары моңа шулай ук диккать итә. Илһам Шакиров “Тәфтиләүне ”И мөкатдәс, моңлы сазым//Уйнадың син ник бигаз?” дип җырлаганда, кайбер яшьләр бик аз, дип, язылганча җырлап азаплана.
Дөрес, синтагма эчендә чагыштырмача мөстәкыль берәмлекләр, ягъни сүзләр күп булган саен басым эзлеклелеген азагынача җиткерү шактый кыен, шулай да моңа күнегергә мөмкин – кеше бер тынга җиде-сигез берәмлек сыйдыра ала, шул тында синтагма басымын саклап була. Түбәндәге синтагмаларны тынны бүлеп, ягъни ялгыш һәм тынны бүлмичә, ягъни дөрес әйтеп карагыз: Ленин исемендәге күн, костюмнар тегү берләшмәләрендә...; халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү пунктлары...; Гражданнар һәм Бөек ватан сугышларында катнашучылар...; сугыш һәм хезмәт ветераннары...; кибетнең аяк, өс киемнәре бүлегендә...
 
Сизенгәнсездер, бу синтагмаларда күн, терлек, халыкка, гражданнар, сугыш, аяк сүзләреннән соң тынны өзеп, басымны берникадәр шуларга алу буталчыклыкка, мәгънәсезлекләр килеп чыкмасын, дип курку, үзеңне саклау инстинкты өстәмә чаралар күрергә мәҗбүр итә. Уңышлы тормыш дип ишетелмәгәе дигән шиктән, мәсьәлән, уңышлы рәвештә тормышка ашырыла, алдынгы дуңгыз булмый дигән шиктән алдыңгы дуңгыз караучыны дуңгыз караучы алдыңгы дип, яисә бүтәнчә боргалап маташулар бар. Язма сөйләмдә мондый сакланулар урынлы да кебек, чөнки күпчелегебез язганны интонация белән укырга күнекмәгән, безне аңа өйрәтмиләр дә. Ә менә язылганны радиодан яисә сәхнәдән укыганда андагы әлеге артыклыкларны кабатлау, ягъни интонацияне санга сукмыйча, аның мөмкинлекләреннән файдаланмау чыннан да мәгънәсезлек һәм исрафлык. Мисалларны күпләп китерергә мөмкин. Дөресе:Ленин орденлы Бауман исемендәге Казан ветеринария институты. Бауман Ленин орденлы икән дип уйламасыннар дип (бер кем дә, бер кайчан да алай уйламаса да) Бауман исемендәге Ленин орденлы дип ялгыш мәгънәле синтагма язалар. Бу – еш очрый торган типик җитешсезлек. Кызыксынып, Казандагы һәм башка шәһәрдәге татарча эленмә язуларга игътибар итегез әле.
 
Димәк, синтагманың бер мәгънәле, бер тын белән әйтелә торган бөтен икәнлеген тоемларга күнегү бик мөһим. Аның эчендә мәгънәнең бүтән бер төсмерен дә белдерергә телисең икән, бу индебер синтагма була алмый. Бу очракта синтагма нинди генә кыска булса да аны бер тын белән әйтергә ярамый, бүленергә, аз гына булса да басым ясарга яисә пауза бирергә яки тавыш тибрәнешенә үзгәреш кертергә кирәк, димәк, бу очракта ике йә берничә синтагма барлыкка килә. Яңа савылган сөт – бер мәгънәле бер бөтен синтагма, Ачлы-туклы үгез белән җир сукалау, ашык-пошык сыерларга ашату фразаларын ике синтагмага бүлеп әйтергә кирәк.
 
Менә бу фразаларны башта басымны үзгәртмичә, пауза ясамыйча, аннары үзгәртеп әйтеп карагыз: Бу аның беренче җыры (Буаның...); Бар да кара; Әйтеп кенә булмый; Сагыну булган икән; Бер серле кеше (Бүсерле...).
 
Басымны үзгәртү мәгънәне конкретлаштыру максатында гына түгел, ә бүтән, мәсәлән, әдәби-образлылык, стиль максатларында да булырга мөмкин. Дәрдмәнднең шигъри юлларын исегезгә төшерегез: “Йөз аклыгы өчен//Авызың булсын йозаклы.”
Мондый омоним һәм омографлар максатлы уйлап чыгарылганда каламбур, җор сүз рәвешендә уңай эффект бирә, ә очраклы килеп чыкса, тискәре тәэсир ясавы да ихтимал: Чи әле җир (Чияле җир); Каты кашыйсың (Катык ашыйсың); Тик эшерәләр (Тикшерәләр); Эчеп үлгәннәр (Чүп үләннәр).
 
Башка кешеләрне, радио, телевидение чыгышларын тыңлаганда да интонациягә игътибар итәргә күнегелә. Монда гадәттә нинди типик кимчелекләргә игътибар ителә? 1) Сингармонизм законы бозылып, аваз, сүзләрнең нормадан тайпылып ишетелүе (мисалларны күрсәтеп киттек инде); 2) Басым дөрес төшмәү кәсәфәтендә төрле-төрле аңлашылмау, икеле-микелелек, буталчык, кире, көлке мәгънәләр килеп чыгу очраклары (мисалларны шулай ук күрсәттек); 3) Синтагмалар бәйләнгән ноктада басым дөрес төшмәү яисә пауза сакланмау аркасында урынсыз өстәмә мәгънәләр туып торуы: Симертүдәге үгезләр өчен быел елга буендагы болынлыкта ачык мәйданчык төзү планлаштырабыз (Октябрь юлы, 1988, 7 апр.).
 
Басымны максатчан (юри белеп) бозу очраклары да була. Моның белән кайбер җырчылар мавыга: Җырлап җúббәрә микән… Әмма, күпчелек очракта, халык җырларын башкарганда гына түгел, гомумән дә, мондый үзгәреш тискәре генә тәэсир калдыра. Менә, мәсәлән,радиода зоотехник үзе алдан язып килгән текстын укый (1988, 30 март). Интонация башыннан алып беткәнче бер көйдә: фраза фигыльләргә тәмамлана, анда да әле бер заманныкы. Басым, табигый инде, гел фигыльгә төшә. Максат хәбәр итү, хикәяләү белән генә чикләнмичә, бәлки берәр нинди хис-тойгы кузгатуны да күздә тотса, бу очракта интонация шиксез үзгәрер иде, логик басымны башка актуаль кисәккә төшерү ихтыяҗы туар иде.
Дөрес, әле телгә алынган тапшыруның азагында шундый ихтыяҗ сизелеп китә-китүен – автор тәнкыйть итәргә, өндәргә дә омтыла. Әмма ул инде бер башланган ритмнан ычкына алмый; күрәсең, кирәк тә санамый. Сүлпәнлек күрсәтәләр, игътибар итмиләр дигән тәнкыйть фикерен әйткәндә дә интонациясе үзгәрми. Басым актуаль кисәгенә төшәсе урынга, баштагы тонда дәвам итеп, ярдәмче фигыльләргә төшә: сүлпәнлек күрсәтәләр, игътибар итмиләр.
 
Йомгаклыйк. Тавышның,– аерым алганда интонациянең бер сыйфаты басымның,–  мәгънә һәм хис белдерүдә иң көчле экстра,-паралингвистик чара икәненә инандык шикелле. Өстәвенә әле гәп барышында төшендек ки:  адәм баласының тавыш  белән бәйле тагын  күпме әгъзәсе хәрәкәткә килә (тел, иреннәр, күз, каш, кул, бармаклар, ияк, муен, кулбаш, гәүдә, аяк һ.б.), шулар белән нинди генә мәгънә һәм хис төсмерләре белдерелгән ым, ишарә, хәрәкәтләр ясалмый! Хәер, боларның үзенә бер язма тәгаенләү сорала икән.
                                         Илдар Низамов,
                            филология фәннәре докторы.
 

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 08.11.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»